Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Бурнаш йокысы

Муса Җәлилнең Мәскәүдәге фатирының ишеге беркайчан да бикле тормаган. Каләмдәшләре, дуслары хуҗа үзе өйдә юкта бүлмәгә кереп, чәй эчеп, сөйләшеп утыра торган булган, кирәк булса, йоклап та калалар икә...

Муса Җәлилнең Мәскәүдәге фатирының ишеге беркайчан да бикле тормаган. Каләмдәшләре, дуслары хуҗа үзе өйдә юкта бүлмәгә кереп, чәй эчеп, сөйләшеп утыра торган булган, кирәк булса, йоклап та калалар икән.
Бер тапкыр Мәхмүт Максуд, Мансур Крыймов белән тагын берничә сәнгатькяр Муса Җәлилдән башка гына сөйләшеп утыра икән. Өй хуҗасы соң гына Фәтхи Бурнаш белән кайтып керә.
– Кайда булдың, Муса? – дип сорый кунаклар.
– Театрга бардым.
– Нәрсә карадың соң?
– Островскийның «Абзый йокысы» дигән спектаклен карарга барган идем дә, Бурнаш йокысын карап кайттым.
Юлдан арып килгән Бурнаш театр­да йоклап утырган икән.

#Салих Баттал #Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи