Күзләреңдә – язгы кояш нуры,Иреннәрең тоташ бал гына.Яшәү ямем, сулмас чәчәгем син,Үземнеке булып кал гына.Карашларың җанны иркәләсә,Елмаюың – йөрәккә дәва.Календарьда бүген – синең бәйрәм,Теләкләрнең...
Күзләреңдә – язгы кояш нуры,
Иреннәрең тоташ бал гына.
Яшәү ямем, сулмас чәчәгем син,
Үземнеке булып кал гына.
Карашларың җанны иркәләсә,
Елмаюың – йөрәккә дәва.
Календарьда бүген – синең бәйрәм,
Теләкләрнең изгесе ява.
Табигатьтә инде – яңа сулыш,
Моңлы җырдай, тамчылар тама.
Сөюемнең саекмас чишмәсе,
Илһамчым булудан туктама.
Бөреләр дә назга сусап тулган,
Тансыклаган җылы нурларны.
Синнән башка тагын берәр затны
Шагыйрь күң(е)ле шулай зурлармы?!
Бар тереклек бүген сине котлый,
Насыйп яр да булдың, ана да.
Балаңа син – җәннәтнең ачкычы,
Кадерлесе иргә дөньяда.
Иреннәрең тоташ бал гына.
Яшәү ямем, сулмас чәчәгем син,
Үземнеке булып кал гына.
Карашларың җанны иркәләсә,
Елмаюың – йөрәккә дәва.
Календарьда бүген – синең бәйрәм,
Теләкләрнең изгесе ява.
Табигатьтә инде – яңа сулыш,
Моңлы җырдай, тамчылар тама.
Сөюемнең саекмас чишмәсе,
Илһамчым булудан туктама.
Бөреләр дә назга сусап тулган,
Тансыклаган җылы нурларны.
Синнән башка тагын берәр затны
Шагыйрь күң(е)ле шулай зурлармы?!
Бар тереклек бүген сине котлый,
Насыйп яр да булдың, ана да.
Балаңа син – җәннәтнең ачкычы,
Кадерлесе иргә дөньяда.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала