Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Ахрысы, якты бу дөнья Бездән дә кала бугай"

"Ахрысы, якты бу дөнья Бездән дә кала бугай"

Тукта, бер үткән гомернеИскә төшерим дисәң,Искә төшереп, бурычныӨстән төшерим дисәң.Башка мәшәкатьләреңнеңКарамый барлыгына,Ялгызың тот та кырга чык,Карабодай кырына.Иртән дә, көндез дә түгел,Көт кояш...

Тукта, бер үткән гомерне
Искә төшерим дисәң,
Искә төшереп, бурычны
Өстән төшерим дисәң.
Башка мәшәкатьләреңнең
Карамый барлыгына,
Ялгызың тот та кырга чык,
Карабодай кырына.
Иртән дә, көндез дә түгел,
Көт кояш баеганын,
Көт шәфәкъка манылганын
Ышнада каеннарның, -
Карабодай чәчәгенә
Йогар шәфәкъ сарысы,
Хисләргә йогар сарысы,
Уйнар күңел сагышы.
Ахрысы, якты бу дөнья
Бездән дә кала бугай,
Офыклар артына батып
Бара күк карабодай.
Сибгат Хәким 
Фото: pixabay
#Сибгат Хәким #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи