Журнал «Безнең мирас»

"Бер кочак чәчәген иркәләп кочакта, Язлармы кышлардан наз даулый?!"

Төн шаулый. Күңелнең кубарып бозларын,
Әрнетеп бәгырьне, төн шаулый.
Бер кочак чәчәген иркәләп кочакта,
Язлармы кышлардан наз даулый?!
Төн сулый. Җир исен сибенеп үзенә,
Елгалар иркәли ярларны.
Нәрсә бу? Чыланган аягым өшүе
Язлардан назлармы? Зарлармы?
Төн исә. Иркәләп яңагын имәннең,
Язлардан исереп төн исә.
Бу язда кабаттан уянды бөреләр,
Бөреләр - өметләр, минемчә.
Төн җырлый. Сөюләр ефәге урaлып,
Төн бии ташулар эчендә.
Шул ук яр. Шул ук моң. Шул ук хис йөрәктә.
Төн җыры сырланган хисемдә.
Төн шаулый. Кабаттан бирелеп хисләргә
Төн җырлый һаман да күңелдә.
Ташулар ярсуын эчемдә саклаган
Төннәрем сылуы үзем дә.
Гөлзилә Фәхретдинова
Фото: pixabay

Теги: Гөлзилә Фәхретдинова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру