Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Баш куясы иде алларыңа...

Баш куясы иде алларыңа...

Баш куясы иде алларыңа,бармакларың чәчне тарасын...Ераккарак миннән киткән саен,якыная гына барасың.Баш куясы иде алларыңа.Талгын гына аккан җырыңнытыңлар идем дәшми,тояр идемсерләреңне,йөрәк җылыңны....

Баш куясы иде алларыңа,
бармакларың чәчне тарасын...
Ераккарак миннән киткән саен,
якыная гына барасың.
Баш куясы иде алларыңа.
Талгын гына аккан җырыңны
тыңлар идем дәшми,
тояр идем
серләреңне,
йөрәк җылыңны.
Баш куясы иде алларыңа.
Сөюеңне килә тоясым.
Күз алдымда тузган чәчең белән,
елмаюың белән торасың.
Баш куясы иде алларыңа,
түземнәрем җитмәс күк инде...
Күзләреңә карап әйтер серләр,
сөйләшәсе сүзләр күп инде.
Кадыйр Сибгатуллин
Фото: pixabay
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи