Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Балачаклар адашкан да калган Кашык белән бәлеш арасында"

"Балачаклар адашкан да калган Кашык белән бәлеш арасында"

Әнисләрең, әни, өлгерешкән -Коелалар кагылмаган килеш.Чәчәк чакта ап-ак булгандыр да,Орлыклары кара - ул да җимеш.Учларыңда уып, киптерергәСин аларны җыеп ала идең.Кышкы кичтә ит бәлеше пешә,Орлыкларн...

Әнисләрең, әни, өлгерешкән -
Коелалар кагылмаган килеш.
Чәчәк чакта ап-ак булгандыр да,
Орлыклары кара - ул да җимеш.
Учларыңда уып, киптерергә
Син аларны җыеп ала идең.
Кышкы кичтә ит бәлеше пешә,
Орлыкларны кушып сала идең.
Биш кашыкның бәлеш тирәсендә
Биегәне - күзем алмасында.
Балачаклар адашкан да калган
Кашык белән бәлеш арасында.
Әй, әнием! Җанның уртасында
Мең сагышка уйдым яшерен оя,
Тоясыңдыр син үзен дә, әни,
Әнисләрең орлыкларын коя...
Фәридә Ибраһим
Фото: pixabay
#Фәридә Ибраһим #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи