Бала чакны безнең әйтмә инде,Тау шуганбыз җәфа өстеннән.«Үсмәсләр», дип әти, сабыры бетеп,Чәчебездән тартып үстергән.Хәзер безнең әрсез йөрәкләрдәЧәчрәп тора зәһәр үткерлек;Усал аталарның күбесен без...
Бала чакны безнең әйтмә инде,
Тау шуганбыз җәфа өстеннән.
«Үсмәсләр», дип әти, сабыры бетеп,
Чәчебездән тартып үстергән.
Хәзер безнең әрсез йөрәкләрдә
Чәчрәп тора зәһәр үткерлек;
Усал аталарның күбесен без дә
Мыегыннан тартып чүктердек.
Безнең юлга цемент коелмаган,
Дәрьяларга күпер салмаган;
Үзебез үк ясап күчәрен дә
Кигезәбез бүген арбага.
Без төзибез тормыш өр-яңасын,
Кыенлыклар белән көрәшеп;
Үз көнебезне үзебез тудырабыз,
Үзебезчә кабызып кояшын.
Муса Җәлил
Фото: pixabay
Тау шуганбыз җәфа өстеннән.
«Үсмәсләр», дип әти, сабыры бетеп,
Чәчебездән тартып үстергән.
Хәзер безнең әрсез йөрәкләрдә
Чәчрәп тора зәһәр үткерлек;
Усал аталарның күбесен без дә
Мыегыннан тартып чүктердек.
Безнең юлга цемент коелмаган,
Дәрьяларга күпер салмаган;
Үзебез үк ясап күчәрен дә
Кигезәбез бүген арбага.
Без төзибез тормыш өр-яңасын,
Кыенлыклар белән көрәшеп;
Үз көнебезне үзебез тудырабыз,
Үзебезчә кабызып кояшын.
Муса Җәлил
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала