Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Роберт Миңнуллин. Бәхетле булыгыз

Роберт Миңнуллин. Бәхетле булыгыз

Сез ир-егет икән әгәр,Эш тотсын кулыгыз.Кулыгыздан килгән кадәрИгелек кылыгыз.Бәхетле булыгыз!Кызлар, арагызда берүкБулмасын толыгыз.Матур булсын, батыр булсынКызыгыз, улыгыз.Бәхетле булыгыз!Онытмасын...

Сез ир-егет икән әгәр,
Эш тотсын кулыгыз.
Кулыгыздан килгән кадәр
Игелек кылыгыз.
Бәхетле булыгыз!


Кызлар, арагызда берүк


Булмасын толыгыз.
Матур булсын, батыр булсын
Кызыгыз, улыгыз.
Бәхетле булыгыз!


Онытмасын әнкәйләрне


Кечегез, олыгыз.


Озын гомер кичерегез,


Чәчегез, урыгыз.


Бәхетле булыгыз!


Сезгә дигән теләгем бер:


Бәхетле булыгыз!


Һәммәгез дә минем шушы


Теләктән уңыгыз!


Бәхетле булыгыз!


Фото: pixabay
#Роберт Миңнуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи