Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Муса Җәлил. Авырудан соң

Муса Җәлил. Авырудан соң

Авыру үтте. Башны айлар буеЧолгап торган томан сүтелде.Маңгайда тир... гүя җәйге таңныңБеренче саф чыгы шикелле.Фото: pixabayМин күземне ачтым, дөнья якты,Шатлык аңкый һәрбер сулышта.Шундый сәер миңа,...

Авыру үтте. Башны айлар буе
Чолгап торган томан сүтелде.
Маңгайда тир... гүя җәйге таңның
Беренче саф чыгы шикелле.
Фото: pixabay
Мин күземне ачтым, дөнья якты,
Шатлык аңкый һәрбер сулышта.
Шундый сәер миңа, беренче кат
Аяк баскан төсле тормышка.
Хәят, яшьлек, сөю һәм бәхетнең
Шат сурәте булып каршымда
Басып тора көләч больниц кызы,
Мамык кулы минем башымда.
1943, октябрь
#Муса Җәлил #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи