Журнал «Безнең мирас»

Әти кабере янында

Менә, әти, тагын килдек әле
Хәл-әхвәлләреңне белергә,
Ташка уйган сурәткәеңдәге
Елмаюың кабат күрергә.
Ничек анда: кемнәр синең янда,
Аралашыр җаннар таптыңмы?
Безне сагынуың үтми бугай -
Син төшләргә шуңа кайттыңмы?
Вакыт уза - олыгайган саен
Ешрак уйландыра балачак,
Безнең өчен көеп яшәүләрең
Тирән эзләр булып калачак.
Гомерең буе авыр йөк тартсаң да,
Сыгылмадың - булдың чыдамлы,
Әмма балаң чирләп китте исә,
Керфекләрең яшькә чыланды.
Шаярышсак, "талкан коры" иде -
Күзләреңә генә караттың,
Ә шулай да безнең һәрберебезне
Ана назы белән яраттың.
Шуңадыр да, кичләр җиткән саен,
Җыелыштык синең яныңа:
Барлык гадәт, барча һөнәреңне
Сендердең һәр балаң канына.
Өйдән яшьли очкан һәммәбезгә
Булдың бит син терәк, дирбия -
Чит җирдә дә юлдан яздырмады
Бишектән үк салган тәрбия.
Ни кызганыч: иртә китеп бардың,
Күрә алмый калдың бу көнне,
Тик "аннан" да безнең һәр адымны
Күзәтәсең кебек шикелле:
Төшкә кереп, безне кисәтәсең,
Явыз көчкә киртә корасың,
Зыян салыр кебек тоелганны
Якын җибәрмичә торасың...
Сине юксынуны җиңә алмый,
Кайчакларда сабыр, көч сына,
Җыйган бурычларны да, ичмасам,
Түли алмый калдык без сиңа.
Һәр ел саен бергәләшеп, әти,
Кайтырбыз да синең яныңа,
Ризалыгың, якты рухың өчен
Хөрмәт белән чиксез рәхмәтләрне
Дога итеп уеп калдырырбыз
Кабереңдә үскән талыңа.
Флера Тарханова
Фото: pixabay

Теги: Флёра Тарханова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру