Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Апрель

Апрель

Зәңгәр күзле күккә сипкел төшкән —Болытлары яна төрткел-төрткел.Канат очларына җылы элеп,Батыр кошлар кайта төркем-төркем.Чат ябышып түбә кыегына,Боз малае елый ачуланып.Бөдрә гөрләвекләр кочагынаЕгыл...




Зәңгәр күзле күккә сипкел төшкән —
Болытлары яна төрткел-төрткел.
Канат очларына җылы элеп,
Батыр кошлар кайта төркем-төркем.


Чат ябышып түбә кыегына,
Боз малае елый ачуланып.
Бөдрә гөрләвекләр кочагына
Егылалар апрель тамчылары.


Җир-әнкәнең мамык куеныннан
Чирәм яшел томшыкчыгын сузган.
Каен кызы кыенсынып кына,
Тез йомрысын юып тора суда.


Кыйгач-кыйгач бизәк кош юллары,
Очкыч сызган сукмак — ак маяк.
Яфрак чыгарырга маташмакчы
Көтү куалыйсы тал таяк.


Сут йөгергән агач бөреләре
Шертләп ярыла — җанда кайтавазлар.
Көйсез кышны елатыплар куып,
Туган җиргә кабат кайта язлар!





Фәридә Ибраһим
Фото: pixabay
#Фәридә Ибраһим #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи