Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Дамир Гарифуллин. Аңламыйсың шуны

Дамир Гарифуллин. Аңламыйсың шуны

Уянуга искә төшәсең син,Уйламаган көнем юктыр ла.Утлар йотуларым хәттин ашкан,Син дә инде утлар йоттырма.Эчем пошкан чакта сөйләшергә,Серләшергә миңа син кирәк.Бер мыскал да шатлык тапмаганда,Сагышлар...

Уянуга искә төшәсең син,
Уйламаган көнем юктыр ла.
Утлар йотуларым хәттин ашкан,
Син дә инде утлар йоттырма.

Эчем пошкан чакта сөйләшергә,
Серләшергә миңа син кирәк.
Бер мыскал да шатлык тапмаганда,
Сагышларым җыям мин, көрәп.

Сөйләшердәй ятлар бар инде ул,
Серләшердәй кеше кирәк ич;
Туңган чакта җанга җылы өреп,
Эндәшердәй кеше кирәк ич.
Әрләшергә күпләр бардыр да ул,
Гөрләшердәй кеше син генә.
Моны инде күптән аңладым мин,
Аңламыйсың шуны син менә.
Фото: pixabay
#Дамир Гарифуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи