Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Менә син дә дөнья куйдың, әнкәй..."

"Менә син дә дөнья куйдың, әнкәй..."

Менә син дә дөнья куйдың, әнкәй —Бала түгел инде мин бүтән…Кулларыма алдым, иңнәремә,Уйларымда сине тирбәтәм.Кайгы-хәсрәтләрең белән бергәАлып киттем сине күтәреп,Гомерем буйларына йөртер өчен…Рәхмәт,...

Менә син дә дөнья куйдың, әнкәй —
Бала түгел инде мин бүтән…
Кулларыма алдым, иңнәремә,
Уйларымда сине тирбәтәм.
Кайгы-хәсрәтләрең белән бергә
Алып киттем сине күтәреп,
Гомерем буйларына йөртер өчен…
Рәхмәт, әнкәй, көчем җитәрлек:
Бөтенесен синнән алдым бит мин,
Сабыр булсам — синең сабырлык;
Синнән килгән моңнар бар дөньяның
Сагышларын сыйдыра алырлык.
Алып барам, әнкәй, алып барам,
Иңнәремә салып, җаныма:
Куйсам сине, куялырмын бары
Үзем дөнья куйган чагында…
Харрас Әюп
Фото: pixabay
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи