Журнал «Безнең мирас»

Әниемә

Бик сагынып кайттым сине, әнкәй,
Кулларыңны кыстым зарыгып.
Синнән күчкән кайнар хисләр миндә
Ялкын булып китте кабынып.
Катырак та кыстым бугай кулың,
Мөлдерәмә тулды күзләрең.
Мөлдерәмә тулы күзләреңдә
Әйтелмәгән үпкә сүзләрең...
Сагынып ла кайттым, әнкәй, сине,
Ничек әле синең хәлкәең?
Дөнья куып үтеп китә вакыт,
Кичер инде безне, әнкәем!
Сызланса да тəнең, сыкранса да,
«Әйбәт, улым!» диеп дәшәсең.
Синең сабырлыкка кем генә соң
Сокланмыйча түзеп яшәсен?!
Бик сагынып кайттым сине, әнкәй,
Күкрәгемә кыстым зарыгып.
Синнән күчкән хисләр йөрәгемдә
Ялкын булып китте кабынып.
...Бик зарыгып килдем сиңа тагын,
Ничек әле синең хәлкәең?
Тын бүлмәдә иңри кайтавазым:
- Кичер мине, кичер, әнкәем!..
Фарсель Зыятдинов
Фото: pixabay

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Теги: Фарсель Зыятдинов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру