Ерак юлга әгәр чыга калсам,Уңсын дисәм юлым, сәфәрем,Биштәремә иң беренче салганЮлдашларым: дисбе, сәгатем.Туры юлдан ялгыш читкә чыксам,Абына калсам, җиңсә гадәтем,Һәр күзәнәгемне чымырдатырГазиз бүл...
Ерак юлга әгәр чыга калсам,
Уңсын дисәм юлым, сәфәрем,
Биштәремә иң беренче салган
Юлдашларым: дисбе, сәгатем.
Туры юлдан ялгыш читкә чыксам,
Абына калсам, җиңсә гадәтем,
Һәр күзәнәгемне чымырдатыр
Газиз бүләк: дисбе, сәгатем.
Төймәләрен берәм-берәм барлап,
Тәсбих тартам, фарыз көн-кичен.
Бармак очларымнан җан-тәнeмә
Иман иңә - Әни дисбесе!
Бар нәрсәне колач итеп алсам,
Башка һич калмаса тәкатем.
«Сабыр төбе сары алтын!», диеп
Әйтә кебек Әти сәгате!
Гомер үтә шулай бер-бер артлы,
Шатлык тоям, тоям хәсрәтен...
Саклыйм газиз әти-әниемнең
Язмыш фалын - дисбе, сәгатен.
Миңзифа Әхмәтшина
Фото: pixabay
Уңсын дисәм юлым, сәфәрем,
Биштәремә иң беренче салган
Юлдашларым: дисбе, сәгатем.
Туры юлдан ялгыш читкә чыксам,
Абына калсам, җиңсә гадәтем,
Һәр күзәнәгемне чымырдатыр
Газиз бүләк: дисбе, сәгатем.
Төймәләрен берәм-берәм барлап,
Тәсбих тартам, фарыз көн-кичен.
Бармак очларымнан җан-тәнeмә
Иман иңә - Әни дисбесе!
Бар нәрсәне колач итеп алсам,
Башка һич калмаса тәкатем.
«Сабыр төбе сары алтын!», диеп
Әйтә кебек Әти сәгате!
Гомер үтә шулай бер-бер артлы,
Шатлык тоям, тоям хәсрәтен...
Саклыйм газиз әти-әниемнең
Язмыш фалын - дисбе, сәгатен.
Миңзифа Әхмәтшина
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала