Әдәби мирас Уку өчен 3 минут

Алсирә МӨХӘММӘТҖАНОВА: «Канатымны йолкыдыгыз, Ә мин очтым...»

Алсирә МӨХӘММӘТҖАНОВА: «Канатымны йолкыдыгыз, Ә мин очтым...»

Алсирә Якуб кызы Мөхәммәтҗанова 1966 елның 15 мартында Чирмешән районының Югары Кәминкә авылында туа. Түбән Кама педагогика училищесын тәмамлый. Казан педагогика институтында татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген ала. Чаллы шәһәрендә яшәп, гомерен укытучы һөнәренә багышлый. Аның хикәяләре һәм шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә дөнья күреп тора. Шигырьләренә җырлар иҗат ителә. «Тузганак» исемле шигырьләр җыентыгы һәм «Бәхет кисәге» дигән хикәяләр китабы авторы.

ГАРМУН УЙНЫЙ ЕГЕТ

 

Хәйран калам тыңлап,

Көйне көйгә ялгап,

Гармун уйный егет өздереп,

Бергә үткән көннәр,

Таң аттырган төннәр

Күз алдыма килде тезелеп.

 

Гармун уйный егет,

Нәкъ ул синең кебек,

Мин яраткан көйдән башлады…

Сак белән Сок төсле,

Нигә икебезне

Ике якка язмыш ташлады?!

 

Көйләр сайлый гармун,

Моң агыла талгын,

«Гөлҗамал», «Асылъяр», «Уел»ны…

Белә микән егет,

Йөрәкләрне телеп,

Сагышка салганын уены?!

 

Бер гармунын куймый,

Серен сөйләп туймый,

Дускаена куйган башкаен…

Моңлы булып туган,

Сөюгә сусаган,

Югалтканмы әллә җанкаен?!

 

Нигә икән моңга

Күңелем шулай тула,

Ишетсәм дә гармун тавышын?!

Аңлап хәлләремне,

Кушып хисләремне,

Моңнарына сала сагышын…

 

 

СОҢГЫ ЯФРАК

 

Соңгы яфрак җиргә төште

Өзелде дә…

Соңгы көне була икән

Көзләрнең дә.

Карлар яуды өеп-өеп

Өсләренә.

Анда калды минем баскан

Эзләрем дә.

Киек казлар һавалардан

Очып үтте,

Колагымда тавышлары

Торды күпме.

Соңгы буран дулый-дулый

Килер җиргә,

Ап-ак карга бөтен дөнья

Төренер дә,

Бар өметләр сүнеп беткәч,

Бер могҗиза:

Умырзая калкып чыгар,

Терелер дә.

Умырзая мәңге яшәр

Өшесә дә,

Килер бер көн сүнәр минем

Соңгы шәм дә.

Сары яфрак төсле җаным

Булыр көндә,

Булырсыңмы, иркәм, шунда

Янәшәмдә?!

...Соңгы яфрак җиргә төште

Өзелде дә,

Соңгы көне була икән

Көзләрнең дә…

 

 

КАНАТЫМНЫ ЙОЛКЫДЫГЫЗ…

 

Канатымны йолкыдыгыз,

Ә мин очтым,

Күз яшемнән чыланса да

Каурый очым.

Ишегемне шакысагыз,

Барып ачтым,

Кем булса да аркасыннан

Кагып кочтым.

Аермадым кешеләрне –

Тигез күрдем,

Күңелемнең иң түреннән

Урын бирдем.

Өшегәндә авыр сүздән

Йөрәккәем,

Сулып калгач уй-хисләрем,

Теләкләрем,

Язларымда бөреләргә

Үрдем, төрдем,

Мин терелдем!

Куркыттыгыз, яратырга

Юк дип хакым,

Җан җылымны таратырга

Курыкмадым!

Дисәгез дә: «Эзләмә дә,

Табалмыйсың,

Син сандугач беркайчан да

Булалмыйсың!»

...Таш яуса да юлларыма,

Югалмадым,

Киләчәккә өметемне

Югалтмадым,

Йөгем тартыр хәл калмагач,

Төртеп бардым,

Бик арыдым.

Кысылганда сулышларым,

Үлеп тордым...

Мамыкланды канатларым!

Канатландым!

...Ныклыгымны сыный калсаң,

Язмыш, тагын,

Бертуктамый кабатлармын:

«Туган ягым!

Синдә таптым басып сайрар

Нечкә талым!»

 

 

УРАП УЗМА, СӨЮ

 

Урап узма, сөю, кермәсәң дә,

Шакып үт син күңелем ишеген.

Талмас йөрәккәем мәңге риза

Тирбәтергә синең бишегең.

 

Килер булсаң, кил син ташкыннардай,

Көтмәгәндә, берни сорамый.

Кабатланыр хисләр ялкынланып,

Гомер көзләренә карамый.

 

Кил, син, сөю, кил син, сазым булып,

Кушылырлык йөрәк җырыма.

Күмелермен татлы моңнарыңа,

Чак кагылып нечкә кылыңа.

 

Саташтырма тик син, адаштырма,

Ялгышлардан сакла, фәрештәм!

...Беләм, җаным, син – ут, ә мин бары

Шәмдәлдәге калган соңгы шәм…

 

 

КИСӘТҮМЕ?

 

Мамык төсле ап-ак карлар ява,

Хәтерләтеп кышкы иртәне.

Кышларым соң әллә соңардымы?

Язларыма әле иртәме?!

 

Аңлый алмыйм,

Синең фасылларың,

Адаштылар бугай тормышта,

И Табигать,

Син дә дучармыни

Кеше төсле ачы язмышка?!

 

Карлар ява,

Кичә генә әле

Язлар килгән иде өр-яңа…

Бер агартып, бер каралтып җирне,

Кисәтүме фани дөньяны?

 

 

КАРЛАР САЛКЫН…

 

Тәрәзәдән карадым тышка:

Кара көзем әйләнгән кышка.

Тулган идем сары сагышка,

Көтүләрем булмаган бушка.

 

Тәрәзәдән карадым тышка,

Кышым килгән, китәм, дип мартта.

И күңелем, бу бит озакка,

Эләгәсең тагын тозакка.

 

Тәрәзәдән карадым тышка:

Агачларым төренгән акка,

Тынып калган дөнья-җиһан да,

Көзләремә куйган ул нокта.

 

Тәрәзәдән карамыйм кышка,

Карлар салкын җылы карашка,

Бураннарны җаным тарсына,

Ә күңел яшь, язга ашкына.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи