Алмаларның якты кызыллыгыЙөзләреңдә синең чагыла төсле,Әллә алма синең йөзең төсле,Әллә йөзең синең алма төсле.Бер карасаң, күзең кара төсле,Бер карасаң, үзе коңгырт төсле,Әллә шомырт синең күзең төсл...
Алмаларның якты кызыллыгы
Йөзләреңдә синең чагыла төсле,
Әллә алма синең йөзең төсле,
Әллә йөзең синең алма төсле.
Бер карасаң, күзең кара төсле,
Бер карасаң, үзе коңгырт төсле,
Әллә шомырт синең күзең төсле,
Әллә күзең синең шомырт төсле.
Тияр-тимәс ачык иреннәрең,
Алар берсен-берсе сөя төсле,
Әллә чия синең иренең төсле,
Әллә иренең синең чия төсле.
Син торасың карап күзләремә,
«Мин бит синең җырың!» дигән төсле,
Белмим, белмим, кызый, ахрысы мин,
Ахрысы мин сине сөям төсле.
Әхмәт Фәйзи
Фото: pixabay
Йөзләреңдә синең чагыла төсле,
Әллә алма синең йөзең төсле,
Әллә йөзең синең алма төсле.
Бер карасаң, күзең кара төсле,
Бер карасаң, үзе коңгырт төсле,
Әллә шомырт синең күзең төсле,
Әллә күзең синең шомырт төсле.
Тияр-тимәс ачык иреннәрең,
Алар берсен-берсе сөя төсле,
Әллә чия синең иренең төсле,
Әллә иренең синең чия төсле.
Син торасың карап күзләремә,
«Мин бит синең җырың!» дигән төсле,
Белмим, белмим, кызый, ахрысы мин,
Ахрысы мин сине сөям төсле.
Әхмәт Фәйзи
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала