Әдәби мирас Уку өчен 4 минут

Айгөл Хәбибрахманова: «Мең дәрья, мең шәһәр кичәрлек»

Айгөл Хәбибрахманова: «Мең дәрья, мең шәһәр кичәрлек»

(Кукмара)

 

   * * *

 

Мең дәрья, мең шәһәр кичәрлек,

Мең кабат әйләнер Җир шарын,

Ихлас җан, һичшиксез, бер мәлдә,

Очратыр гомерлек тиң ярын!

Ал гөлләр үрелеп язмышка,

Һәрбер таң төренеп сафлыкка,

Бу сүзләр ул җанның күңеленә үрелеп,

Һичшиксез, әйләнер аклыкка!

Җан ул – син, ә тормыш – тик мизгел,

Һәр мизгел синеке, бары бел!

Сабырлык сынатмый, көтәргә кирәк тик,

Ә сөю янәшә яшидер!

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи