Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Әгәр чынлап яратмасаң...

Әгәр чынлап яратмасаң...

Әгәр мине яратмасаң,Төшемә дә кермәс идең.Шатланып һәм канатланып,Янымда да йөрмәс идең.Әгәр чынлап яратмасаң,Кулың бирер идеңмени?..Эшең ташлап, җил-җил атлап,Янга килер идеңмени?..Әгәр мине яратмаса...

Әгәр мине яратмасаң,
Төшемә дә кермәс идең.
Шатланып һәм канатланып,
Янымда да йөрмәс идең.
Әгәр чынлап яратмасаң,
Кулың бирер идеңмени?..
Эшең ташлап, җил-җил атлап,
Янга килер идеңмени?..
Әгәр мине яратмасаң,
Күзгә туры бакмас идең.
Күңелеңнең иң түрендә
Наз елгасы акмас иде.
Әгәр чынлап яратмасаң,
Мине кочар идеңмени?..
Сөйләшкәндә сүзләреңә
Сөю кушар идеңмени?..
Әгәр мине яратмасаң...
Әгәр чынлап яратмасаң...
Ленар Шәех
Фото: pixabay
#Ленар Шәех #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи