бүлмәмдәге вакыт агышларынкагышлары йөрәгемнеңсаный.таныймкабат сиңа җиңелүем,чигелүен исемеңнеңкалагыма,колагымдаяңгыравын тик бер көйнең,минем өйнең син булуын,көн тууын тик бер уйлар белән,шулар бе...
бүлмәмдәге вакыт агышларын
кагышлары йөрәгемнең
саный.
таныйм
кабат сиңа җиңелүем,
чигелүен исемеңнең
калагыма,
колагымда
яңгыравын тик бер көйнең,
минем өйнең син булуын,
көн тууын тик бер уйлар белән,
шулар белән
озатылуларын
бер-бер артлы.
бер-бер атлыйм,
ятлый-ятлый сүзем.
һәм мин - түзем!..
...һәм үземә үзем
кабат-кабат
юатулар көйләвемне
таныйм
... ә бүлмәмдә
вакыт агышларын
кагышлары йөрәгемнең
саный.
Ләйлә Хәбибуллина (Карлыгач)
Фото: pixabay
кагышлары йөрәгемнең
саный.
таныйм
кабат сиңа җиңелүем,
чигелүен исемеңнең
калагыма,
колагымда
яңгыравын тик бер көйнең,
минем өйнең син булуын,
көн тууын тик бер уйлар белән,
шулар белән
озатылуларын
бер-бер артлы.
бер-бер атлыйм,
ятлый-ятлый сүзем.
һәм мин - түзем!..
...һәм үземә үзем
кабат-кабат
юатулар көйләвемне
таныйм
... ә бүлмәмдә
вакыт агышларын
кагышлары йөрәгемнең
саный.
Ләйлә Хәбибуллина (Карлыгач)
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала