Дини мирас Уку өчен 1 минут

Уразада нәрсә ярый, нәрсә ярамый?

Уразада нәрсә ярый, нәрсә ярамый?

Рамазан аенда көн саен ураза тоту балигъ һәм акылы булган һәр мөселман өчен фарыз гамәл булып санала.Уразада түбәндәгеләрне кылырга ярамый:1) файдасыз сүзләр сөйләү;2) мунчага кереп озак утыру;3) суга...

Рамазан аенда көн саен ураза тоту балигъ һәм акылы булган һәр мөселман өчен фарыз гамәл булып санала.
Уразада түбәндәгеләрне кылырга ярамый:
1) файдасыз сүзләр сөйләү;
2) мунчага кереп озак утыру;
3) суга чумып коену;
4) берәр ризыкны татып карау;
5) берәр ризык яисә сагыз чәйнәү;
6) ифтар ашамыйча, ике көн рәттән ураза тоту;
7) авыздан үбү;
8) нинди дә булса гөнаһлы гамәл кылу;
9) авыруыңның көчәюен белеп, ураза тоту.
Уразада түбәндәгеләрне кылырга мөмкин:
1) сатып алыначак малны татып карау;
2) балага ризык чәйнәп бирү;
3) күзгә сөрмә тарту;
4) мыек һәм иренне майлау;
5) тешләрне чистарту;
6) кан алдыру;
7) сөлек салдыру;
8) комган белән госел коену;
9) мунчага кереп аягүрә тирләп чыгу;
10) сабын белән юыну.
Уразаны бозучы өч гамәл:
1) борчак кадәр генә булса да берәр ризык яисә дару йоту;
2) бер тамчы кадәр генә булса да су йоту;
3) якынлык кылу.

Чыганак: Гыйбадәте Исламия - Казан: "Хозур" - "Тынычлык" нәшрият йорты, 2017 - 176 б.


Фото: pixabay

#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи