Журнал «Безнең мирас»

Шәүвәл ае уразасы

Һиҗри календарь буенча Рамазан ае тәмамлану белән шәүвәл ае башлана. Бу айның беренче көнендә мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Шәүвәл ае турында пәйгамбәребез гәләйһиссәлләм хәдисләрендә күп тапкырлар аның фазыйләтләре турында әйтелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: "Бу Рамазан уразасыннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тотучыга тулы ел дәвамында ураза тоткан кебек савап булыр, чөнки безнең шәригатебездә бер изгелеккә ун өлеш саваптан ким булмас". Шулай ук Расүлуллаһ әйтә: "Бер кеше Рамазаннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә бу кешенең тәнен тәмугка хәрам кылыр. Һәр көне бәрабәренә кырык шәһид (сугышта шәһид булган сәхабәләр) савабын бирер, һәр көне бәрабәренә бу кеше өчен оҗмахта бер бина кылыныр". Әлеге хәдисләрдән күренгәнчә шәүвәл аенда ураза тоту фарыз, вәҗиб гамәл булмаса да, безнең иманыбызның Рамазан аенда пакьләнүе, җаныбызның сафлануы өчен зур мөмкинчелек булып тора. Хәтта пәйгамбәребезнең бер хәдисендә әйтелә: “Шәүвәл аенда алты көн уразасына кеше дөньяга килгән сабый бала кебек гөнаһсыз булыр", - ди.



Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту фазыйләтләре:


- беренче көн өчен ул кешенең кырык еллык гөнаһысы ярлыканыр, Аллаһы Тәгалә ул кешегә гамәл дәфтәрен кыямәт көнендә уң кулына бирер. Ул кешегә Аллаһы Тәгалә оҗмах ияләреннән кырык хөллә кидертер. Ул кеше өчен кырык дәрәҗә бирелер;


- икенче көн ураза тоткан өчен җитмеш хаҗ савабы язылыр;


- өченче көн ураза тоткан өчен ике йөз шәһид савабы язылыр. Бу кешенең каберен һәр көнне йөз фәрештә зиярәт кылыр, кыямәт көнендә бу кеше өчен изгелекләр язылыр;


- дүртенче көн өчен Аллаһы Тәгалә бу кешенең дөнья һәм ахирәт хаҗәтләреннән җитмеш хаҗәтен үтәр. Һәр көнне бу кеше өчен җитмеш мең фәрештә мәгьфирәт теләр, ягъни: "Йа, Рабби! Бу бәндәнең гөнаһысын ярлыка", - дип дога кылырлар;


- бишенче көн өчен Аллаһы Тәгалә аның догасын кабул итәр. Ул кешенең кабер газабын күтәрер. Кыямәт көнендә бу кешенең йөзе нурлы булыр;


- алтынчы көн өчен бу кешегә Аллаһы Тәгалә алтмыш ел ураза савабын язар. Әгәр шушы арада вафат булса, шәһид булып китәр;


Бу шәүвәл аенда ураза тоту чәршәмбе вә пәнҗешәмбе көнендә булса, савабы күбрәк язылыр. Бу хакта пәйгамбәребез гәләйһиссәлләм әйткән: "Бер кеше Рамазан аенда ураза тотып, шәүвәл аенда алты тапкыр чәршәмбе вә пәнҗешәмбе, кече җомга көн ураза тотса, оҗмахка керер".


Аллаһ Раббыбыз рәхмәте белән Рамазан уразасын тотып чыгарга насыйп булды, шәүвәл аенда да шушы изге гамәлне дәвам итеп, һәрбарчабызга шәүвәл уразаларын тотарга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә!


Айзилә Мөхәммәтҗанова


Фото: pixabay

Теги: Айзилә Мөхәммәтҗанова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру