Дини мирас Уку өчен 1 минут

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбу Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Намазында тәһарәте бозылган кешенең, тәһарәтле булганчы, намазы кабул булмас».Ибн Гомәр разыйаллаһу ганһү рив...

Әбу Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Намазында тәһарәте бозылган кешенең, тәһарәтле булганчы, намазы кабул булмас».

Ибн Гомәр разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Хәрам малдан сәдака кабул булмаган кебек, пакьлектән (тәһарәттән) башка намаз да кабул булмас».


Әбу Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Тәһарәт вәсвәсә белән генә тиеш булмас, мәгәр тавыш яки арттан җил чыгу булмаса».


Гали разыйаллаһу ганһү риваять итә: «Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәлламнән мәзи турында сорадым». Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйтте: «Мәзи бүленеп чыкса, тәһарәт алу тиешле, мәни чыкса, госел алу тиешле».


Гали (Аллаһ аны хөрмәтләсен) риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Кырын ятып яки сузылып ятып йоклаучы адәм тәһарәт алсын».


Әбү Әюб әл-Әнсари разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Хаҗәтханәгә керсәгез, кыйблага каршы йә арка ягы белән булмагыз, бәлки, кояш чыгыш йә батыш тарафына булыгыз».


Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.


«Безнең мирас». — 2022. — №4. — 75 б. 


Фото: pixabay




Хәдисләр Шәех әл-Камил Вәли әд-Динмөхәммәд бине Габделхатыйб әт-Тәбризинең «Мишкәтүль мәсабих» китабы буенча әзерләнгән һәм 1913 елда 3 китапта басылып чыккан.
#Әхмәдвәли Рәхими #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи