Дини мирас Уку өчен 1 минут

Петербург һәм Мәскәү музейлары казанлыларны Болгар мәдәнияте белән таныштырачак

Петербург һәм Мәскәү музейлары казанлыларны Болгар мәдәнияте белән таныштырачак

Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан Милли музейда «Идел Болгарстаны. Бөек мирас» дип исемләнгән уникаль күргәзмә ачыла. Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен экспонатлар...

Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан Милли музейда «Идел Болгарстаны. Бөек мирас» дип исемләнгән уникаль күргәзмә ачыла. Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен экспонатларны илнең өч мәшһүр музее: Санкт-Петербургта урнашкан Россия этнография музее, Эрмитаж, Мәскәүдә урнашкан Дәүләт тарих музее тәкъдим итәчәк.
Белгәнебезчә, урта гасырларда Идел Болгарстаны югары үсеш алган цивилизация булган. Татар мәдәниятеннән кала, чуваш, башкорт, мордва, удмурт, мари һәм башка Идел буе, Урал алды халыклары мәдәниятенә дә зур йогынты ясаган. Гасырлар аша буыннан-буынга күчеп килгән дәвамчанлыкны күрсәтү максатыннан борынгы Болгар мәдәнияте һәм XIX гасыр-XX гасыр башы халык мәдәнияте бер яссылыкта чагыштырылачак.
Күргәзмә 11 нче августта 15.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда ачылачак. Дикъкать: ул нибары өч атна дәвам итә.
#Тарихи мирас #Музейларыбыз #Редакция хәбәрләре #Тарих-архитектура ядкәрләре #Тарихи

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи