Журнал «Безнең мирас»

Дин дәресләре

Бишенче дәрес
Дөнья яралтылу, фәрештәләр. Иблис вә шайтаннар. Истигазә-сыгыну


Мөгаллим: Сез барыгыз да белдегез инде: элек бернәрсә дә булмаган: күк тә, җир дә, адәмнәр дә, хайваннар да. Бары кем генә булган?


Шәкертләр: Аллаһы Тәгалә генә булган.


Мөгаллим: Шулай шул. Элек Аллаһы Тәгалә генә булган. Аллаһы Тәгалә дөньяны нәрсәдән яралткан әле?


Шәкерт: Юктан бар кылган.


Мөгаллим: Әйе, юктан бар кылган. «Яралткан» дигән сүз үзе – юктан бар кылган дигән сүз. Аллаһы Тәгалә бөтен дөньяны юктан бар кылган. Безгә күренгән нәрсәләрне дә, күренмәгән нәрсәләрне дә Ул яралткан. Беләсезме, безгә күренмәгән нинди зат бар?


Шәкерт: Аллаһы Тәгалә бар.


Мөгаллим: Безнең бөтен җир йөзе күренә торган дөньядан санала. Ә аңардан башка без күрми торган нәрсәләр дә бар. Әнә, күктә без кояшны, айны һәм йолдызларны күрәбез. Анда без күрмәгән әллә нәрсәләр бардыр әле. Әнә шул безгә күренгән вә күренмәгән бөтен Галәмне Аллаһы Тәгалә яралткан. Аллаһы Тәгалә боларны нәрсәдән яралткан әле?


Шәкерт: Юктан бар иткән.


Мөгаллим: Аллаһы Тәгалә иң башлап фәрештә дигән мәхлукны яралткан. Ул вакыт әле безгә күренгән дөнья да, без дә, хайваннар да – берсе дә яралтылмаган булган. Ул фәрештәләр безгә күренмиләр, чөнки алар безнең кебек гәүдәле түгелләр. Алар кайвакыт икенче сурәткә дә керә алалар. Аллаһы Тәгалә фәрештәләрне шулай итеп яралткан. Алар элек заманнарда изге кешеләргә кеше сурәтендә күренгәннәр. Фәрештәләр һәрвакыт Аллаһы Тәгаләнең хезмәтендә торалар. Аңа коллык (гыйбадәт) кылалар. Фәрештәләр арасында Җәбраил исемле бик олуг бер фәрештә бар. Аның соңында һәр кешене андый-мондый начарлыкка, һәлакәткә төшүдән саклый торган һәм эшләгән эшләрен, кылган яхшылык-яманлыкларын язып тора торган фәрештәләр дә бар. Боларга «сакчы» вә «язучы» фәрештәләр диләр. Аннан соң җан алучы фәрештә дә бар. Фәрештәләр һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылалар, дигән идек. Алар һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә буйсынганнар. Тик фәрештәләрнең берсе, бик тәкәбберлек кылып, Аллаһы Тәгаләнең бер әмерен тыңламаган. Шунлыктан Аллаһы Тәгалә аны хозурыннан сөргән. Менә сез әгәр ата-аналарыгызның сүзләрен тыңламасагыз, алар сезне тиргиләр, кайвакыт куып та чыгаралар бит. Шулай түгелме?


Шәкерт: Шулай, мөгаллим әфәнде.


Мөгаллим: Ә менә Иблис Аллаһының әмерен тыңламаган, аңа карышкан һәм шуңа күрә сөрелгән. Иблиснең аның бик күп иярченнәре дә бар. Аларга «шайтан» диләр. Ә бөтен шайтаннарның башлыгы Иблис. Иблис вә бөтен шайтаннарның эшләре кешеләрне начарлыкка котырту, аздыру гына. Шулай булгач, алар яхшы мәхлуклар булалармы, яманмы?


Шәкертләр: Әлбәттә, начар, әлбәттә, яман.


Мөгаллим: Шулай шул. Алар бик яман затлар. Иблис һәм шайтаннар гел адәм балаларын котырталар, безне гел яман юлга кертергә тырышалар. Алар безгә күренмәсәләр дә, һәрвакыт безне начарлыкка өндәп кенә торалар: хәлфәгә карышырга, ата-аналарның сүзләрен тыңламаска, сабак укымаска кушалар. Шулай түгелме?


Шәкерт: Шулай.


Мөгаллим: Әнә шундый эшләрнең барысына да безгә күренмәгән шайтаннар өнди. Шулай булгач, безгә алардан качарга, аларның явызлыкларыннан сакланырга кирәк. Иблис һәм шайтаннарның явызлыкларыннан котылуны Аллаһыдан сорарга кирәк. «Йа, Раббым, шайтанның явызлыгыннан Сиңа аркаланабыз, Сиңа сыенабыз», – дияргә кирәк. Дөресме, балалар?


Шәкертләр: Дөрес, хәлфә, дөрес.


Мөгаллим: Әлбәттә, дөрес. Менә син берәр нәрсәдән курыксаң, хәзер әнкәңнең кочагына атыласың бит. «Әнкәй, әнә, миңа тия», – дип, хәзер аңа йөгерәсең. Шулай ук без, Аллаһы бәндәләре дә, шайтанның явызлыгыннан Аллаһыга сыенырга тиеш. Тик безгә аны да гарәпчә итеп әйтергә кирәк. Беләсезме ничек?


Шәкертләр: Ничек?


Мөгаллим: Менә, белмәсәгез, өйрәтәм: «Әгүүзү-билләәһи-минәшшәйтаанир-раҗиииим». Йә, Габдуллаһ, белдеңме инде?


Шәкерт: Мин моны элек тә белә идем, әнкәй өйрәткән иде.


Мөгаллим: Син аны белә идең, фәкать нәрсә икәнлеген, мәгънәсен генә белмәгәнсез. Менә аның мәгънәсе ничек: «Рәхәттән сөрелгән шайтанның явызлыгыннан Аллаһы Тәгаләгә сыенам». Менә бу сүзне һәрвакыт әйтергә, ятканда да, берәр эшкә керешкәндә дә – гел кабатларга кирәк. Бигрәк тә Коръән укырга керешкәндә әйтү тиеш. Син Коръән укый беләсеңме әле?


Шәкерт: Белмим.


Мөгаллим: Йәле, шайтаннан ничек сыенырга кирәк?


Шәкерт: Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗиииим...


Мөгаллим: Афәрин, шулай кирәк. Йәле, барыбыз бердән әйтик: «Әгүүзүбилләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗиииим».


Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.


Безнең мирас. - 2021. - №11. - 66-67 б. 


Фото: pixabay

Теги: Сөнгатулла Бикбулат Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру