Журнал «Безнең мирас»

Дин дәресләре

Унтугызынчы дәрес
Тәнне пакьләү. Киемне пакьләү. Намаз укый торган урынны пакьләү. Тәһарәт


Мөгаллим: Без үткән дәресләрнең берсендә дога вә гыйбадәт турысында сөйләгән идек. Шулай бит?



Шәкерт: Шулай, сөйләгән идегез.



Мөгаллим: Гыйбадәт нәрсә дигән идек әле, Габдуллаһ?



Шәкерт: Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкерана кылу дигән идек.



Мөгаллим: Бик дөрес әйттең. Гыйбадәт ул – Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкерана кылу. Аллаһы Тәгалә үзе кушканча шөкерана кылу. Яле, сөйлә, син нинди гыйбадәтләр беләсең?


Шәкерт: Намаз һәм рузаны беләм.


Мөгаллим: Бик дөрес әйттең: намаз, руза – гыйбадәт шул. Аннан башка тагы зәкят һәм хаҗ дигән гыйбадәтләр дә бар. Мин боларның барысын да сезгә сөйләрмен әле. Хәзер сезгә намазны сөйләячәкмен. Намаз ул – бер гыйбадәт. Ул гыйбадәтне кылганда Аллаһы Тәгаләгә үзеңнең бәндәчелегеңне төрлечә күрсәтәсең. Ул гыйбадәткә аягүрә басып керешәсең. Аңа керешү белән, дөнья сүзләреннән һичбер сүз сөйләмисең, әйләнеп-нитеп карамыйсың. Үзеңне Аллаһы хозурында торган итеп тотасың. Анда Коръән сүрәләре укыйсың, төрле догалар кыласың. Бөгеләсең, утырасың, ятасың. Шулай итеп, Аллаһы Тәгаләгә үзеңнең бәндәчелегеңне төрлечә күрсәтәсең. Син намаз укый беләсеңме? Намаз укыганың бармы?


Шәкерт: Укый белмим.


Мөгаллим: Син бәләкәй шул әле. Мин сезгә өйрәтермен. Ә укыган кешене күргәнең бармы?


Шәкерт: Бар, әткәй-әнкәй һәрвакыт намаз укыйлар. Мәчеттә дә намаз укыганны күргәнем бар.


Мөгаллим: Алайса бик яхшы. Әнә шул намазны укырга безгә Аллаһы Тәгалә куша. Шуңа күрә без аны укырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аркылы аны ничек укырга тиеш икәнлеген пәйгамбәребезгә (с.г.в.) өйрәткән. Пәйгамбәр (с.г.в.) аны сәхабәләргә өйрәткән. Алар соңгы буыннарга өйрәткәннәр. Шулай итеп, аны мөселманнар буыннан-буынга өйрәнеп килгәннәр. Менә миңа да аны хәлфәм өйрәтте. Әткәләрегез һәм әнкәләрегезгә дә хәлфәләре, абыстайлары өйрәткәннәрдер. Менә мин дә хәзер сезгә өйрәтермен.


Намаз укый башлау белән Аллаһыга гыйбадәт кылабыз, Аның хозурында булабыз. Шунлыктан, намазга керешкәнче, элек безгә чистарынырга-пакьләнергә кирәк. Пычрак көенчә намазга керешергә, Аллаһы хозурында торырга ярамый, шулайдыр бит?


Шәкерт: Әлбәттә, шулай.


Мөгаллим: Билгеле, шулай. Бер-бер җиргә кунакка барасың булса да, башта юынасың, пөхтәләнәсең, киемнәреңне чистартасың. Шулай булгач, Аллаһы хозурына басканда, әлбәттә, чиста-пакь булырга кирәк. Намазга керешкәндә намаз укый торган урының, тәнең, киемең пакь булырга тиеш. Шунсыз намазга керешергә ярамый. Аның соңында тагы юынып та алырга кирәк. Мондый намаз укыр өчен юынуга шәригатьтә тәһарәт алу дип әйтәләр. Тәһарәтне ничек алырга кирәклекне дә безгә пәйгамбәр (с.г.в.) өйрәткән. Аңа исә Җәбраил фәрештә өйрәткән, мин дә сезгә өйрәтәчәкмен. Әйдәгез әле, балалар, тәһарәт алып карыйк. (Мөгаллим балалар белән тәһарәтханәгә китә.)


Менә мин тәһарәт алам, сез бик яхшылап карап торыгыз! (Мөгаллим, җиңнәрен сызганып, бөтен шартларын китереп, тәһарәт ала. Шәкертләр дикъкать белән карап торалар. Мөгаллим тәһарәт алып бетергәч, башка мәсих кылуны: «Моңа башка мәсих кылу, дип әйтәләр», – дип, аерым аңлатып китә. Шулай ук читекләргә мәсих кылуны да һәм үзенең иртәнге намазда аягын юып кигәнлеген, читекле булгач, хәзергә, юмыйча, бары мәсих кылганлыгын, асылда аяк юу тиешлеген аңлата. Мөгаллимнең иренмичә читеген салып аягын юып күрсәтүе бигрәк тә күркәм-гүзәл булачак. Тәһарәткә керешкәндә ару булмаса, «сәбиләйн»не (ике юл) юарга кирәклекне дә аңлату мәслихәт.)


Менә, балалар, тәһарәт алу шушылай була инде. Җәбраил фәрештә пәйгамбәребезгә (с.г.в.) шулай тәһарәт алырга кушкан. Без дә шулай тәһарәт алабыз. Яле, Гариф, минемчә тәһарәт алып күрсәт әле.


(Гариф тәһарәт ала, мөгаллим гаять дикъкать белән шәкертнең килмәгән җирләрен төзәтә. Тәһарәт алу шушы юл белән берничә шәкерттән үтәтелә.)


Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.


"Безнең мирас". - 2023. - №3. - Б. 82-83.


Фото: pixabay

Теги: Сөнгатулла Бикбулат Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру