Журнал «Безнең мирас»

Язучы Тәүфикъ Әйдинең тууына 80 ел

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), 1982 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, публицист Тәүфикъ Әйди (Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинев) 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсенең Шатура районындагы Туголеевский Бор бистәсендә туган. Бала һәм үсмер чагы Татарстанның Апас районындагы Түбән Балтай (1941-1951; 1955-1957), Олы Бакырчы (1954), Омск өлкәсенең Азов районындагы Төк (1951-1953) авылларында уза. 1983-1985 нче елларда ул Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укый. Т.Әйдинең балалар өчен язган беренче хикәяләре «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Ялкын» журналы битләрендә 1967 елда басыла.


Әдипнең кайбер китаплары: «Боҗра» (1978), «Яңа уен» (1988), «Безгә ни булды?» (1991), «Елан угы» (1991) һ.б.


Т.Әйди 2001 елның 2 апрелендә Казанда вафат булды. Мәрхүмнең җәсәде Биектау районының Әлдермеш авылы зиратында җирләнде.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре Хәтер сандыгы һаман да истә!

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру