Base Уку өчен 1 минут

Актер Шамил Бариевның тууына 70 ел

Актер һәм педагог, ТАССРның атказанган артисты (1986), М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (1988) Шамил Мәсгуть улы Бариев 1950 елның 14 ноябрендә Саба районының Олы Арташ авылында туган.1...


Актер һәм педагог, ТАССРның атказанган артисты (1986), М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (1988) Шамил Мәсгуть улы Бариев 1950 елның 14 ноябрендә Саба районының Олы Арташ авылында туган.


1969 елда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кино институтына укырга керә. 1972 елда исә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли башлый. 1980-1991 нче елларда – Казан театр училищесында, ә 1991-1994 нче елларда Казан мәдәният институтында укыта. Ш.Бариев уйнаган кайбер рольләр: Крутицкий («Күктән яуган акча», А.Островский), Кияү («Кияү белән кәләш», М.Байҗиев), Офицер («Ике сәгать – бер гомер», Р.Хәмид), Ирназар («Ахырзаман», Ч.Айтматов) һ.б.


Ш.Бариев 1994 елның 11 мартында Казанда вафат булды.

#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре #Хәтер сандыгы # һаман да истә!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи