Шагыйрь, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мөхәррәм Әхмәтнур улы Каюмов 1941 елның 3 февралендә Башкортстанның Борай районындагы Бустанай авылында туган.М.Каюмов, урта мәктәпне тәмамлаганн...
Шагыйрь, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мөхәррәм Әхмәтнур улы Каюмов 1941 елның 3 февралендә Башкортстанның Борай районындагы Бустанай авылында туган.
М.Каюмов, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөре педагогия институтында белем ала. Казанга килеп, газета-журнал редакцияләрендә төрле вазыйфалар башкара.
Төп басма китабы – «Торналар чылбыры» (1998, кереш сүз авторы – Г.Садә). Шагыйрь һәм аның иҗаты турында Р.Гаташ, Г.Гыйльманов һәм Ә.Мәхмүдов мәкаләләре дөнья күрде.
М.Каюмов 2003 елның 14 декабрендә вафат булды.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала