Язучы Госман Бакировның тууына 125 ел
Язучы, 1955 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында хәзерге Арча районының Югары Курса авылында туган.
Ул, 1915 елда Беренче бөтендөнья сугышына алынып, Украинада Австрия-Венгрия гаскәрләренә каршы сугышларда, аерым алганда, Тернополь шәһәрен азат итүдә катнаша. 1942 елда Г.Бакиров үзе теләп фронтка китә һәм аңа янә Тернополь каласын азат итүдә, Берлинны алу сугышларында катнашырга туры килә.
Г.Бакировның кайбер китаплары: «Сиртмәле кое» (1949), «Партизан малай» (1953), «Классташлар» (1955), «Укытучым» (1964), «Утлы тегермән» (1966), «Укытучы апам» (1976), «Бормалы юллар» (1982).
Г.Бакиров 1982 елның 12 мартында Казанда вафат булды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА