Язучы Гомәр Толымбайның тууына 120 ел
Күренекле язучы, фольклорчы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гомәр Толымбай (Габделхак Җәләлетдин улы Шаһиәхмәтов) 1900 елның 14 апрелендә хәзерге Татарстанның Буа районындагы Толымбай (Адав-Толымбай) авылында туган.
Совет режимы оештырган репрессияләрнең иң котырган вакытында – 1937 елның 8 июнендә Г.Толымбай кулга алына. Кайбер каләмдәшләренең әйтүенә караганда, ул, бер елга якын дәвам иткән сорау алулар вакытындагы җәза-кыйналулар нәтиҗәсендә, акылыннан яза һәм аны шул ук елда, ягъни 1938 елның 8 маенда Пләтән төрмәсендә атып үтерәләр.
Г.Толымбай 1934 елдан бирле СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Фото: wikipedia
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА