Актриса Мәрзия Миңлебаеваның тууына 110 ел
ТАССРның халык артисты (1970) Мәрзия Галимбай кызы Миңлебаева 1911 елның 11 августында Сарапул өязендәге Ижау шәһәрендә (Вятка губернасы) туган.
1931 елда ул Татар театр техникумын тәмамлый һәм Казан эшче театрында эшли башлый. 1936 елдан – Татар академия театрында.
Башкарган рольләре: Галиябану («Галиябану», М.Фәйзи), Гөлйөзем («Наемщик», Т.Гыйззәт), Зөбәрҗәт («Зөбәрҗәт», Ф.Сәйфи-Казанлы), Хатирә («Һиҗрәт», Н.Исәнбәт), Халидә («Тормыш җыры», М.Әмир) һ.б.
М.Миңлебаева 2000 елның 20 августында вафат булды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА