Журнал «Безнең мирас»

Якташым Ганиев Шәмси – сугыш каһарманы.

Немец фашистлары безнең илебезгә 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсендә явызларча басып кергәннәр. Сугыш 1945 нче елның 9 нчы маена кадәр дәвам иткән. Сугыш кырында бик күп солдатлар үлеп калган. Бик күпләр әсирлеккә эләгеп һәлак булганнар, шуңа да карамастан ул вакытта совет солдатлары бик күп батырлыклар күрсәткәннәр, хәбәрсез югалганнар. Алар туган ил өчен соңгы тамчы каннарына кадәр сугышканнар, шуңа фашистларны җиңгәннәр дә.
9 нчы май Бөек Җиңү көне дип атала. Быел шушы Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәм ителәчәк. Бу көнне сугыш кырыннан кайта алмаганнар искә алына, исәннәргә зур хөрмәт күрсәтелә.
Сугыш каһарманының берсе - Ганиев Шәмси Мөхәммәтгазиз улы. Ул 1915 нче елның 24 нче октябрендә элекке Тымытык районы Күктәкә авылында туган.
Сугыш башланган елны ук Ганиев Шәмси фронтка китә. Ул разведчик була. Ленинград фронтында сугыша . Ленинград блокадасын кичерә.Шунда минага эләгеп яралана. Сугышта күп батырлыклар күрсәтә. Шуңа күрә аның күкрәген орден һәм күпләгән медальләр бизәгән. Хәзер ул мәрхүм инде, ләкин аның батырлыгын исбатлаган орденнары һәм медальләре аның кызында саклана.
Сугыштан соң да Шәмси абыйхезмәтен дәвам итә, бик күп төрле эшләрдә эшләгән. Бурятиядә урман кискән, бригадир булган. Туган авылына кайткач та, колхозда бригадир булган. ”Бик күп авырлыклар күрдек, ләкин бирешмәдек. Җиңү көнендә әтиебезне бик хөрмәтлиләр иде”, - дип горурланып сөйли кызы Флера ханым.
Җиңү көнендә сугышта үлеп калганнарны да, сугыштан исән кайтып, тырышып хезмәт иткәннәрне дә, авылдагы һәйкәл янына җыелып, искә ала авыл халкы. Укучылар да аларга багышлап шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар. Авылдашлары аларны сагынып, хөрмәтләп искә алалар . Авылдагы батырлар хөрмәтенә торгызылган һәйкәлгә чәчәкләр куялар. Шушы һәйкәлгә фронтта үз-үзен аямыйча көрәшкән Ганиев Шәмсинең исеме дә мәңгелеккә уелып язылган.
Лилия Ренат кызы Гыйләҗева, Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми урта белем бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
шамси 001

Теги: Лилия Гыйләҗева

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру