Әтәч белән тавыклар
Кояш баю белән тавыклар:
– Кыт-кыт-кыт, кунакларга вакыт! – дип, берәм-берәм кетәккә кереп, кунакчаларга менеп кунаклыйлар икән, ди. Әтәч тә кунакчага менә, ятар түшәге булмагач, ачуы килеп, төн уртасында тора да шулай дип кычкыра, имеш, ди:
– Кикрикү-ү-үк!
Өс бөтен, тамак ту-у-ук!
Тавыгым кү-ү-үп,
Баш астына мендәр юу-ук! Кук-ку-ук!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА