Оренбург губернасы татарларының мәдәни-мәгърифәти үсешендә сизелерлек эз калдырган гүзәл затларыбызның берсе – тарихыбызда мәшһүр эшмәкәр һәм хәйрияче буларак урын алган Шакир Рәмиевнең тормыш иптәше Гәүһәр Рәмиева.

Мәхүбҗамал Рәмиева. «Бертуган Рәмиевләр» китабыннан
Гомумән алганда, бертуган Рәмиевләр – төбәктә татар мәгарифен матди яктан тәэмин итүчеләр, ә аларның хатыннары татар балаларына белем һәм тәрбия бирүне оештыручылар буларак яхшы билгеле. Бу нисбәттән, Закир Рәмиевнең тормыш иптәше Мәхүбҗамал абыстайны һәм Шакир Рәмиевнең җәмәгате Гәүһәр ханымны ассызыклап үтү дөрес булыр.
ХIХ гасыр ахырында Каргалы авылында танылган сәүдәгәр һәм эшмәкәр Гани бай Хөсәенов акчасына кызлар мәктәбе ачыла. Мәктәпнең беренче мөгаллимәсе итеп Оренбургта белем алган Фатыйма Әдһәмова (Адамова) билгеләнә. Мәхүбҗамал ханым Рәмиева исә мәктәптә күзәтчелек эшләрен башкара. Аның тырышлыгы белән приисклар урнашкан җирләрдә дә ир һәм кыз балалар өчен мәктәпләр ачыла. Рәмиевләр сәләтле балаларга юл күрсәтүне, аларны шәһәр мәдрәсәләренә, гимназияләргә юллауны үзләренең бурычлары итеп саныйлар һәм укуларын матди яктан тәэмин итәләр.
.jpg)
Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, сәнәгатькәр, алтын приискылары хуҗасы Закир Рәмиев (Дәрдемәнд)
Тарихка «Адамова мәктәбе» исеме белән кереп калган кызлар мәктәбен оештыруда да Закир Рәмиев җәмәгатенең роле зур була.
1905 елда Юлык авылында Рәмиевләр иганәсенә төзетелгән таш мәчет каршында да кызлар мәктәбе ачыла. Аның оештыручысы Оренбург шәһәре тумасы (нәсел-нәсәбе Каргалыдан) Гәүһәр Рәмиева була. Соңыннан ул кул һөнәре өйрәтү курслары оештыра. Аның буенча үзе дә укыта. Имтиханнар һәм төрле бәйрәмнәр вакытында шәкертләрен һәрчак бүләкләр белән шатландыра, авылга яңаданяңа китаплар, матур әдәбият үрнәкләрен кайтаруда да зур эш башкара.

Гәүһәр Рәмиева. «Казан утлары» журналыннан (1994, №3)
Гәүһәр Рәмиева үз мәктәбенә мөгаллимәләр туплауга да бик җитди карый, Оренбург шәһәрендә белем алган педагогларны чакыртып ала һәм аларга яхшы хезмәт хакы да түли. Гәүһәр ханым үз мәктәбе өчен мөгаллимәләрне еш кына үзе, Оренбургка барып, Адамова мәктәбеннән сайлап алып кайта торган була.
Гәүһәр Рәмиева, гаиләсендә кабул ителгәнчә, татар балаларына яхшы белем бирү юлында көчен дә, акчасын да кызганмаган, дәрес бүлмәләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә тырышкан. Ул аеруча укучы кызларның мәктәптән тыш тәрбиясенә дә зур игътибар биргән. Юлыкта, мәсәлән, балалар өчен һәрдаим уен-җырлы төрле кичәләр, бәйгеләр оештырган, җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр белән куандырган.
.png)
Татар сәнәгатьчесе, алтын приискалары хуҗасы, хәйрияче, нашир, 1 нче гильдия сәүдәгәр Шакир Рәмиев
1900 елда Шакир Рәмиев гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күченә. 1912 елда җәмәгате фаҗигале рәвештә вафат булганнан соң да, Гәүһәр ханым милләтенә хезмәт итүен, тормышының төп максаты итеп сайлаган татар кызларына аң-белем бирү эшен ташламый.

Каргалыда Гәүһәр Рәмиева мәктәбе мөгаллимәсе Әминә Габдрахманова. «Сөембикә» журналыннан (1914, №18)
Гәүһәр ханым Каргалыдагы үзе тарафыннан тәрбия кылына торган кызлар мәктәбенә дә заманының педагогика фәне үсешендәге яңалыкларны кертүгә зур игътибар бирә. Бу чорда мәктәпләрдә, аеруча кызлар мәктәпләрендә, уку елы азагында, мәктәпне тәмамлаганда җәмәгать имтиханнары үткәрү гадәткә керә. Анда укучыларның төрле фәннәр буенча җавап бирүләрен тыңлау белән беррәттән, аларның уку елы дәвамында башкарган кул эшләре белән дә танышырга мөмкин була. Аеруча уңышларга ирешкән кызларга Гәүһәр абыстай бүләкләр бирә. 1914 елның май аенда Гәүһәр Рәмиева мәктәбендә шундый имтиханнар уза. Кызларның татар тарихы, физика, татар морфологиясе, рус теле кебек фәннәрдән бик яхшы җавап бирүләрен күргән әниләр һәм башка ханымнар соклануларын белдерәләр. Алар имтихан алучыларның сорауларына аңлы, ачык итеп җавап бирүләре, үз-үзләрен иркен, шул ук вакытта тәрбияле тотулары белән җәмәгатьчелекнең мәхәббәтен яулыйлар.
Кул эшләре күргәзмәсендә бу якларда моңарчы һич күренмәгән әйберләр – Пенза һәм Оренбург шәлләре, соңгы мода белән тегелгән күлмәкләр, бик нәзек җепләрдән ыспай итеп бәйләнгән оекбашлар, үтә нәфис итеп башкарылган сурәт-картиналар, шамаилләр, чигелгән сөлгеләр, челтәр кием, мендәр читләре, сугылган паласлар – ниләр генә булмый. Имтиханнар тәмамланып, берничә көн узганнан соң, балаларның эшләре белән танышырга әтиләренә һәм башка ир затларына да рөхсәт ителә, алар да әлеге матурлыкны күреп шаккаталар. Имтиханнарда катнашучылар бу гүзәл эшне башлап җибәргән, аңа җан өргән Гәүһәр ханымны ихлас күңелдән, мөхтәрәмә милләт анасы, дип зурлыйлар, аңа изге теләкләрен юллыйлар.
Мәктәпнең мөгаллимәсе Әминә ханым Габдрахманова һәм берничә укучы кыз әлеге имтиханнар вакытында җыелган ханымнар алдында тәэсирле нотыклар белән чыгыш та ясыйлар. Әминә ханым кыз балаларга уку-язу һәм йорт эшләрен белү белән генә чикләнергә ярамый, урта һөнәри яисә югары уку йортларында да белем алырга тырышырга кирәк дигән фикер белдерә. Татарлар арасында бигрәк тә акушеркаларга, хатын-кыз фельдшерларга, табибәләргә ихтыяҗ зур, кыз балаларга белем биргәндә аеруча шул юнәлешләргә игътибар итәргә кирәк, халыкның иҗтимагый һәм икътисади дәрәҗәсен күтәрер өчен, хатын-кызларның да ир-атлар белән бергә кулга-кул тотынышып мәйданга чыгулары тиешлеген аңлата. Ул әле хатын-кыз тәрбиясе һич игътибарга алынмый торган заманда мәйданга чыгып, Аллаһ ризалыгы өчен үз малыннан мәктәп салдыруга өлеш чыгарган, моңа ихлас күңелен биргән, зур тырышлыклар кылган, шулай итеп милләтебезнең матур киләчәген тәэмин итәчәк кыз балаларыбызны тәрбия кылуга зур ярдәм күрсәткән Гәүһәр ханым Рәмиевага олы рәхмәтләрен юллый. Барлык катнашучылар Гәүһәр абыстайның шушы шәүкәтле эшендә төп ярдәмчесе, уң кулы һәм таянычы булган, инде бакыйлыкка күчкән тормыш иптәше, милләтебезнең бөек бер ире Шакир әфәнде Рәмиев җәнапларының рухына дога кылалар, Каргалы хатын-кызларының тәрәкъкые, мәгариф өлкәсендәге уңышларында бу ике затның бер үк дәрәҗәдә өлеш кертүләрен, әлеге ике исемнең хаклы рәвештә беренче сәхифәдә язылырга тиешлеген ассызыклыйлар. Укучы кызлар үзләренең остазлары Гәүһәр ханымның иҗтиһады аркасында шундый зур нәтиҗәләргә ирешүләрен тәкърар итеп, алга таба да аның йөзенә кызыллык китермичә, милләт файдасына хезмәт итәчәкләренә ышандыралар, мәктәп ачып, киләчәктә үзләре милләтебезне тәрбияләячәк кыз балаларга тәгълим һәм тәрбия бирү юлында зур эшләр башкарган Гәүһәр абыстайга рәхмәт укыйлар.
Гәүһәр Рәмиеваның Юлыктагы мәктәбе дә, үзе Оренбургка күченеп киткәннән соң да, эшчәнлеген ул салган юл буенча дәвам итә. Милләтебезне үстерүдә, аның киләчәген аңлы аналар тәрбияләүдә күргән мәктәп җитәкчелеге һәм мөгаллимәләр, теләкмаксатларын чынга ашыру өчен, халкыбызның асылын саклауда ярдәм итәрлек юллар эзлиләр, төрле чаралар, кичәләр үткәрәләр. ХХ гасыр башында татар җәмгыятендә Мәүлид бәйрәмнәрен зурлап үткәрү гадәте тарала. Мәктәп-мәдрәсәләрдә махсус кичәләр оештырыла, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы, аның динебезне саклау һәм ныгытудагы зур эшләре искә алына. Бу чараларда уку-укыту эшләренең әһәмияте турында эчтәлекле нотыклар сөйләнелә. Гәүһәр Рәмиеваның Юлык авылындагы кызлар мәктәбендә дә Мәүлид кичәләре үткәрелә. 1915 елның 14 гыйнварында уздырылган шундый бәйрәм турында «Вакыт» газетасындагы мәкаләдә тасвир ителә.
Иртәнге сәгать 9дан алып көндезге 2гә кадәр дәвам иткән Мәүлид мәҗлесендә 200дән артык хатын-кыз катнашкан. Анда Коръән укылган, пәйгамбәребез (с.г.в.) рухына багышлап дога кылынган. Шәкерт кызлар тарафыннан салаватлар әйтелгән, шигырьләр укылган, мөгаллимә Зәйнәб ханым хатын-кызларның белем алулары хакында гаять гүзәл эчтәлекле нотык сөйләгән, катнашучыларны кызлар тәрбиясен тагын үстерү кирәклеге, моңа һәркемнең ярдәм итә алуы турындагы фикерләре белән рухландырган. Чарада катнашучылар мәктәпкә нигез салган, туры юл күрсәткән Гәүһәр абыстай Рәмиеваның ата-аналары, тормыш иптәше рухына дога кылганнар, үзенә сәламәтлек теләгәннәр. Укучы кызлар беравыздан: «Яшәсен безне тәрбия кылган Гәүһәр абыстаебыз, вафат булганнарның рухлары шат булсын!» – дип теләк теләгәннәр, бу кичәне оештырган мөгаллимәләре Рәйханә Әдһәмовага һәм Әсма Габбасовага рәхмәт укыганнар.
Укучы кызлар үзләренә «якты юл күрсәткән шәфкатьле ана»ларын беркайчан да онытмаганнар. «Вакыт» газетасында дөнья күргән тәэсирле язмалар – шуның дәлиле. Кызлар, Гәүһәр абыстайны олылап, аңа үзләренең олуг рәхмәтләрен юллаганнар: «Без фәкыйрәләрне онытмаган, безгә гыйлем вә мәгърифәт хасыйл итеп, дөнья вә ахирәт сәгадәтенә ирешергә тырышкан бу мәрхәмәтле анамызга чын күңелдән тәшәккер бәян итәмез!» Мәгърифәтче өчен шәкертләре тарафыннан бирелгән бәя, шиксез, иң зур бәя.
Оренбург төбәгенең мәшһүр эшмәкәрләре һәм хәйриячеләре, «Вакыт» һәм «Шура» кебек атаклы вакытлы матбугат басмаларының наширләре бертуган Рәмиевләр татар мәгарифе үсешенә керткән зур чыгымнарны үз милләтләренә хезмәт итүнең изге бер үрнәге буларак кабул иткәннәр, бу юлда зур иҗтиһадлар күрсәткәннәр. Гәүһәр Рәмиеваның эшчәнлеге дә – шуның асыл бер мисалы.
* Мәкаләне әзерләүдә Оренбургта дөнья күргән «Вакыт» газетасында басылган язмалар (Каргалыдан язалар // Вакыт, 1913, 7 май; З.И. Каргалыда Гәүһәр ханым Рәмиева мәктәбе // Вакыт, 1914, 8 май; Каргалыда Гәүһәр ханым Рәмиева мәктәбе // Вакыт, 1914, 9 май; Юлыкта Гәүһәр ханым Рәмиева мәктәбендә Мәүлид // Вакыт, 1915, 31 гыйнвар һ.б.) һәм Рәмиевләр гаиләсе тарихын өйрәнгән язучы Лирон Хәмидуллинның хезмәтләре файдаланылды.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала