Халык шагыйре таҗын кигән Тукай
Дөньяның төрле кыйтгаларында сибелеп яшәгән милләттәшләребез өчен Тукай һәрчак туган ил һәм миллилек символы булып тора. Тукай шәхесе, аның тормышы, үлемсез әсәрләре аша яшь буында милли рух, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә.
Ерак Шәрыкта дөнья күргән вакытлы матбугатта иң күп яктыртылган темаларның берсе булып Тукай шәхесе һәм иҗаты торуы да шуның белән бәйле. Һәр татар гаиләсендә, Коръән белән беррәттән, туган илдән алып килгән Тукай китабы сакланган. Шагыйрьнең әсәрләрен тарату, таныту, аның мирасын саклау өчен мөһаҗирләр үзләре дә Тукайның китапларын бастырып чыгарган, дәреслекләргә шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләрен керткән.
1932 елда Харбинда Хөсәен Габдүшнең «Татар шагыйре Габдулла Тукай (үлеменә 19 ел тулу уңае белән)» дигән 8 битлек китапчыгы басылып чыга. Токиода татар мөһажирләре оештырган «Матбагаи исламия»дә 1933 елда «Габдулла Тукай. Мәҗмугаи асаре» дигән китап дөнья күрә. Ул әдипнең вафатына 20 ел тулу уңаеннан әзерләнә. Китапта шагыйрьнең бик җентекле тәрҗемәи хәле бирелә, анда «Тукаевның шигырьләре хакында мөляхазә», «Тукаев тугрысында матбугат» дигән бүлекләр бар. Моннан тыш, шагыйрьнең берничә фотосурәте, тормышының төрле чорларына караган иллюстрацияләр, кулъязма васыяте тәкъдим ителгән.
1938 елда шагыйрьнең вафатына 25 ел тулу уңаеннан Мукден шәһәрендә «Габдулла Тукай (1913-1938, апрель)» дигән шактый күләмле (98 бит) китап басылып чыга. Ерак Шәрык Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының дини-милли мәркәз шөгъбәсе тарафыннан нәшер ителгән әлеге китапның тышлыгында Тукайның «Үз-үземә» дигән билгеле шигыреннән мондый юллар китерелгән:
«Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын!»
Китап Җамал Вәлидинең 1913 елда язылган мәкаләсе белән башланып китә. «Тукай – татар тарихында мәңге онытылмаслык бер исем! Киләчәк бик киң. Безнең халыкка да, әлхәмдүлилләһ, фәйзъ (белем, файда) бабы ачылып тора. Киләчәктә [...] ил эчендә күп бөекләрне көтәбез. Тукай да – шулар рәтенә тезеләчәк бер төймәдер. Ул безгә һичбер яңа гыйлем кәшеф (ачу, мәйданга чыгару) итмәсен, мөстәкыйль бер фикер сөйләмәсен, хәтта аның әсәрләрендә халкыбызның гасырыбызның рухын тәҗәссем итәчәк (гәүдәләндерәчәк) үлмәслек вә парлак (якты, ялтырап торган) шигъри тәмаселләр (охшашлык, бертөслелек) дә булмасын, бонлар аңа бөекләр тезмәсенә тезелергә манигъ (киртә) булмаячак. Аны арабызда яшәтер өчен, татарча иң матур сүзләр сөйләү [...] җитәчәктер». Сүз башы итеп Җ.Вәлиди мәкаләсен бирүдә (аны мөһаҗирлектәге татарлар үзләре дә яза алган булыр иде) милләтнең бердәм, бербөтен икәнлеген күрсәтү максат ителгән.
«Мәркәз мәгариф шөгъбәсе» исеменнән язылган кереш сүздә, әлеге китапның максатын һәм әһәмиятен ассызыклап, болай диелә: «Чит илдә үсә торган яшьлекне Тукай белән таныштыру өчен [...] махсус рисалә чыгару карарын кабул иттек. [...] Шагыйрьнең 25 еллык истәлеге уңае белән чыгарыла торган рисаләсендә үзе исән вакытта ук «халык шагыйре» таҗын кигән Тукайны ил шагыйре төсендә искә аладыр, мөһаҗәрәтебез күңелендә керсез-тапсыз көенчә саклануын күрсәтергә омтыладыр».
Җыентыкта татар мөһаҗирләренең Тукайга һәм аның тормыш юлына, иҗатына багышланган егерме язмасы туплап бирелгән. Авторлар арасында Гаяз Исхакый, Хөсәен Габдүш, Сәгадәт, Мадъяр Шәмгуни, Әхмәд Виргаз, Рокыя Мөхәммәдиш кебек билгеле шәхесләр бар. Мәкаләләрдә Тукай әсәрләрен мәктәптә өйрәнү (Маһирә Кадәки), милли матбугатта Тукай шәхесенең чагылышы, Тукайның төркитатарларны тәрбияләүдәге роле (Хөсәен Ибраһим) кебек темалар күтәрелә, шагыйрь хакында хатирәләр туплап бирелә. Кереш сүздә әйтелгәнчә, яшьләрне таныштыру максат ителсә дә, чынлыкта китап Тукай шәхесенә, аның иҗатына күпкырлы, тулы бәя бирүче басма буларак та кызыксыну уята, шагыйрьнең мөһаҗирлектә яшәгән татарлар өчен ни дәрәҗәдә кадерле һәм әһәмиятле булуын күрсәтә.
***
Тагын бер үзенчәлекле басманы искә алып китик. Ул – «Рәсемле Тукай» дигән китапчык. Китап 1933 елда, әдипнең вафатына 20 ел тулу уңаеннан, Харбин шәһәрендә «Тукай һәйәте» тарафыннан нәшер ителә. Шагыйрьнең башка китаплары белән чагыштырганда, әлбәттә, эчтәлеге бик ярлы, бик аз – бары тик алты әсәрне генә үз эченә алган, заманча эшләнеш ягыннан караганда да примитиврак күренә. Ләкин бу аның әһәмиятен һич тә киметми, чөнки китапчык кече яшьтәге балаларга тәгаенләнгән һәм анда Тукайның иң мәгълүм, һәрбер татар баласы белергә тиешле шигырьләре – «Туган тел», «Туган авыл», «Таян Аллага», «Бала белән күбәләк», «Гали белән кәҗә», «Карга» әсәрләре туплап бирелгән. Күренеп тора: китапчыкны әзерләүче мөһаҗирлектәге балаларның кечкенәдән иң бөек милли шагыйребезне белүен һәм аның әсәрләре белән таныша башлавын максат иткән. Басма ике төрдәге иллюстрацияләр белән бизәлгән: аерым әсәрләрнең эчтәлеген ачуга ярдәм итүче кулдан ясалган рәсемнәр (аларның авторы күрсәтелмәгән) һәм Тукайның тормыш юлына бәйле фотосурәтләр – Тукай укыган мәктәп бинасы, туган авылы Кушлавыч күренеше һ.б.
***
Тукай һәм аның әсәрләре мөһаҗәрәттәге татарларга милли барлыкны, туган телне сакларга, гореф-гадәтләрдән читләшмичә, чит дөньяда татар булып калырга ярдәм иткән.
"Безнең мирас". – 2024. – №4. – Б. 21-23.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА