«Милләт өчен егълаган милләт улы»
Габдулла Тукайның вафатыннан соң аның шәхесенә, иҗатына игътибар бермә-бер арта. Вакытлы матбугатта кайгы уртаклашулар, шагыйрь хакында хатирәләр, истәлекләр күпләп басылып чыга, дөньяның татарлар яшәгән почмакларында «Тукай көннәре» үткәрелә башлый. Үзе бу фани дөньяны калдырып китсә дә, бөек шагыйребезнең рухы, исеме, үлемсез әсәрләре газиз милләте арасында яшәвен дәвам итә. Тукай барлык татарлар өчен милләт, миллилек символына әверелә.
Татарлар гына түгел, башка милләтләр дә Тукай һәм аның иҗатына зур хөрмәт белән караганнар, зыялылар өчен ул «милләт өчен егълаган милләт улы, бөек шагыйрь» булган. Әмма үзе исән вакытта төрки халыклар арасында татар шагыйренең иҗаты белән таныш затлар аз булган. Бу хәлнең сәбәбен Г.Тукайның Казан татарларының әдәби телендә иҗат итүе белән бәйләгәннәр.
1914 елның 14 маенда «Вакыт» газетасында дөнья күргән «Төрек матбугатында Тукай» дигән мәкаләдә шагыйребезнең садә, ягъни гади телдә – «төрекчәнең мәхәлли бер шивәсе» булган Казан татарлары телендә иҗат итүе хакында әйтелә: «Шунлыктан шималь төрекләре (татарлар) Тукаевның әсәрләрен сөя-сөя укыдыклары хәлдә, башка төрекләр (төрки халыклар) укый алмыйлар». «Тәрҗеман» газетасы да милли шагыйрьнең чиста Казан татарлары телендә язуын аның башка төрки халыклар арасында артык популяр булмавының төп сәбәбе итеп күрсәтә. Шулай да, авторның билгеләвенчә, эш шагыйрьдә һәм аның ничек язуында гына түгел, ә төрки халыкларның уртак теле булмауда, гомумән төрки халыкларда әдәбиятка булган карашта да. Газетаның мөхәррире, «Телдә, фикердә, эштә берлек» шигарен югары күтәргән Исмәгыйль Гаспралы, барлык төрки халыклар өчен «аңлаешлы», «чиста», «нәзек» гомуми әдәби тел тарафдары буларак, мәдәни якынлыкны иң беренче чиратта тел якынлыгы аша күргән. Шуңа да, автор уенча, әгәр гомуми телдә иҗат итсә, Тукай татар халкының гына түгел, барлык төрки кавемнең улы, милли шагыйре булып танылыр иде.
«Тәрҗеман» газетасы Тукайның вакытсыз үлемен зур бәхетсезлек дип саный, татарларның аны олылап озатуларын, чын күңелләреннән кайгыруларын, милли бер фаҗига дип кабул итүләрен халыкның иҗтимагый фикере уянуын күрсәтүче изге фал дип атый.
Төрки дөнья өчен Тукай – татар халкының язмышын, тарихын, уй-хыялларын гәүдәләндергән олуг әдип ул. ХХ гасыр башында аның фикерләрен дәвам итү, исемен, рухын яшәтү, васыятен тормышка ашыру кардәш милләтләр өчен дә изге бурыч саналган. Бүген Тукаебызның үлемсез әсәрләре дөньяның бик күп телләрендә тәрҗемә ителгән, Тукайны һәркайда беләләр, укыйлар, яраталар.
Игътибарыгызга әлеге мәкаләне тәкъдим итәбез.
Милләт углы[*]
Шагыйрь Тукаев... Бу исемне Кырым вә Кавказ вә Төркестан белмәс, чөнки кичә (артта) калдыгымыз, лисансызлыгымыз (уртак телнең булмавы), әдәбиятта мөбтәдилегемез (яңа башлап җибәрү) боңа манигътыр (киртә). Әгәр дә иртәҗә (элек) дәвер һиммәт итеп лисан гомумиягә малик булган булса идек, бичара Тукай, бәгыре янык, күзе яшьле, сүзләре атышлы Тукай һәр тарафта мәгълүм булыр иде, чөнки шагыйрь Тукаев хакыйкать милләт шагыйре, там (чын) мәгънәсе илә төрек углы иде.
Бер кач (һәр) көн мөкатдәм (элек) вафатын тәәссеф (кайгы) илә хәбәр бирмеш идек. Бу көн алдыгымыз Казан, Оренбург гәзитләре мәрхүм шагыйремез вафатына, тәрҗемәсенә вә шигырьләренә даир бәхәсләр илә тулыдыр.
Бөтен шималь төрекләре (татарлар) яэсләнеп (нәүмизләнеп) егълыйлар. Бөек өметләр биргән вә язулары йылдырым (яшен) кеби парлаяк (искиткеч) өметләр биргән 26 яшендәге шагыйрьне гаиб итмәк (югалту) иң бөек бер бәдбәхетлектер (бәхетсезлектер).
Шагыйрь Тукай биш-алты яшәрендә атадан-анадан аерылып, чарасыз бер ятим калмыш иде. Ил алдында, ил капусында хурлык илә үсеп, хезмәтчелек илә бер көн ач, бер көн тук булып, бу фани дөньяның һәртөрле ачысын, агусын чикмеш, йотмыш иде. Алмазны балчык капламас улдыгы кеби, Тукайга әхсән (күркәм, бик гүзәл) ителмеш табигате шигъриясе, һәр нәсел исә сүнмичә, аз-маз тәхсил итдеге (укылуы) исә көнеш (кояш) кеби яна башлаган иде. Дөнья мәшәкате Тукайның рухына галәбә (өстенлек) булса да, вөҗүденә зәгыйфь биреп, вәремгә (шешкә, чиргә) дучар итмеш иде; дәһа камәлән ачылмыш бу гөл, бу кәнеҗ (яшь) шагыйремез бу мәризның (авыруның) корбаны булды.
Казанлылар мәрхүмгә бөек җеназа алае тәртип иттеләр, җеназа көнне әксәр (күпчелек) көтебханәләр мәрхүмгә хөрмәтән ачылмады; «Кояш» гәзите чыкмады; бәгъзе Тукай ядкярләре, Тукай шигырьләре илә гәзит битләре тутырылды. Казанлыларның бу кадәр шенаслыгы (аңлаулары), әфкяр гомумиямезнең (гомуми фикер) ачылдыгына дәлил уларак, безне хәйле (яхшы ук) мөтәсәлли (юанган) иттеләр.
Мәрхүм шагыйрьнең тәрҗемәи хәле илә шимали төрекләренең тарихы арасында якын мөнәсәбәт бардыр. Шимали төрекләренең бер чук хәлләре Тукай вөҗүден (яшәешен) тәҗәссем итмеш (гәүдәләндерү) иде. Шигырьләренең үтеше, вафатының тәэсире – гаибәнә (күрмичә, үзе юкта) булсын – бу саядәдер (күләгәдә).
Тукаев Казан шивәсендә яза иде. Язулары, шигырьләре ләгънәт ягъни вә кафия (рифма) уйдырмасы түгел иде, һәр сәтырында (юлында) җан, һәр җөмләсендә фикер ишетелер иде.
Тукай, мәрхүм Тукай, күзе яшьле, күңеле нурлы Тукай, милләт өчен егълаган милләт улы, бөек шагыйрь иде. Вәрем (шеш, үпкә авыруы) кеби гаддар (залим) мәриз (авыру, хаста) илә уграша-уграша, каләме илә казанып артдырдыгы биш йөз рублясен бер кеше укытмага вакыф итеп җан бирмештер.
Шагыйремезнең биш йөз рублясенә дәһа (тагы да) ничә йөзләр кушып, фикерен вә исемен тәкъдис итмәк (багышлау) – вөҗдан милли икътизасыдыр (теләгедер).
Тукай вакыфына кушма улмак үзрә (өстенә), «Тәрҗеман» идарәсеннән 100 рубля кайд ителәсен (теркәләсен) лязем килгәннәрдән тәмәнни итәбез (телибез, өмет итәбез).
[*] Мәкалә «Тәрҗеман» газетасының 1913 елгы 10 апрель санында басылып чыккан.
«Безнең мирас». – 2025. – №4. – Б.65-67.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА