Сәйдәшкә музыка дөньясына юл ачкан шәхес
Чүпрәле төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр арасында атаклы журналист, педагог, «Мәктәп» журналының редакторы, халык шагыйре Габдулла Тукайның дусты, Салих Сәйдәшевның тәрбиячесе Шиһаб Әхмәров та бар.
Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәров 1882 елның 30 декабрендә Сембер губернасындагы Буа өязенең Яңа Задур авылында дөньяга килә. ХIХ гасыр ахырларында Казан губернасындагы иң борынгы уку йортларының берсе булган атаклы Буа мәдрәсәсендә белем ала.
Хезмәт эшчәнлеген ул Бөгелмә өязенең Әлмәт авылында (хәзерге Әлмәт шәһәре) мөгаллим булып башлап җибәрә. Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә заманча, дөньяви дәреслек-әсбапларның җитешмәвен, кайбер фәннәр буенча бөтенләй дә булмавын үз күзләре белән күргән Шиһаб бу мәсьәләне хәл итүнең юлларын эзли башлый. Беренче тәҗрибәнең нәтиҗәсе буларак, 1908- 1909 нчы елларда ике кисәктән торган «Мөнтәхаб әлифба» дәреслеге дөнья күрә. 1908 елда яшь педагог Казан шәһәренә килә һәм дәреслекләр, уку китаплары бастыру белән шөгыльләнә торган «Сабах» нәшриятына эшкә урнаша. Китап сату белән беррәттән, ул дәреслекләр язучы авторлар, педагоглар белән эшли: алар белән элемтәгә керә, бастырачак әсәрләрне сайлый, типографиядә нәшер итү өчен тәкъдим итә. Озакламый бу нәшриятның үз типографиясе барлыкка килә, күпмедер вакыттан соң ул Иван Харитонов типографиясе белән берләштерелә һәм иң актив, күп эшләүче басмаханәләрнең берсенә әверелә. Шиһаб Әхмәров 1909 елда, бу өлкәдә туплаган тәҗрибәсенә таянып, татар матбугаты тарихына багышланган, татар китабы үсешендә зур роль уйнаган, татарлар арасында «Харитон бабай» исеме белән билгеле булган Иван Харитоновның юбилеена багышлап язылган «Матбагачылык тарихы» дигән хезмәтен бастырып чыгара. Галимнәрнең раславынча, әлеге китап татар китабы тарихы буенча беренче зур хезмәт була.
Ул үзен оста оештыручы, актив җәмәгать эшлеклесе итеп таныта. Татар дөньясында гына түгел, Россиянең бөтен төрки-мөселман галәмендә беренчеләрдән булып оешкан Шәрык клубының эшчәнлеген Шиһаб Әхмәровтан башка күз алдына китереп булмый. Ул, беренче чиратта педагог буларак, Шәрык клубы кысаларында балаларга тәрбия бирү, аларны мәдәни, зәвык ягыннан агарту мәсьәләсен күтәреп чыга. Шиһаб Әхмәров бу уңайдан балалар кичәләре оештыруны тәкъдим итә. 1912 елның 16 февралендә 260 татар баласы катнашында Шәрык клубында беренче шундый кичә оештырыла, Мәүлид бәйрәмен балалар белән бергәләп билгеләп үтү гадәте барлыкка килә.
1913 елда татар дөньясында тәүге фәнни-педагогик басма – «Мәктәп» журналы чыга башлый. Уку-укыту, журналистика өлкәләрендә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән Шиһаб Әхмәровны журналның мөхәррире итеп билгелиләр. «Мәктәп»тә татар мәктәбе, мәдрәсәләр, аларны заманча оештыру турындагы мәкаләләр дөнья күрә. Беренче империалистик сугыш башлангач, 1914 елның көзендә журнал басылудан туктый. Шиһаб Әхмәров, 1918-1919 нчы елларда Галимҗан Ибраһимов белән берлектә, «Мәгариф» журналын чыгара, 1920-1922 нче елларда Татар дәүләт нәшрияты идарәсе әгъзасы вазыйфаларын башкара.
1923 елда бер төркем татар зыялылары – Әхмәтгәрәй Хәсәни, Мәхмүт Бөдәйли һ.б., татар язучыларының әсәрләрен бастырып чыгару һәм тарату максаты белән, «Яңа китап» ширкәте оештыра, Ш.Әхмәров ширкәт идарәсе рәисенең урынбасары итеп билгеләнә. Кызганыч, 1929 елда, «халык дошманнары» әсәрләрен бастырып чыгаруда гаепләнеп, әлеге оешма ябыла.
1920 нче елларда җире аз булган татар авылларын Идел елгасының уң як ярына күчереп утырту хәрәкәте башлана. Шушы чорда Нариман, Кызыл Байрак кебек авыллар барлыкка килә. Шиһаб Әхмәров бу хәрәкәтнең алгы сафында була. Кызыл Байракка иң әүвәл килеп урнашучылар да Әхмәровлар гаиләсе була. Иҗат интеллигенциясе вәкилләренең ял итү урыны саналган әлеге авылның җыр-музыка сөючеләр арасында «Сәйдәш аланы» исеме белән билгеле булуында да Шиһаб Әхмәровның роле бар. Хатыны Әминәнең бертуган энесе, киләчәктә татарның иң мәшһүр композиторы булып танылачак Салих Сәйдәшевне бу авылга җизнәсе Шиһаб алып килә.
Шиһаб Әхмәров әдәбият һәм сәнгатьне ихлас күңелдән ярата. Габдулла Тукай белән дус булуы, аңа ярдәм итүе шуның белән дә бәйледер, мөгаен. Бик сирәк кешеләр белән генә якыннан аралашкан шагыйрь Әхмәровлар гаиләсендә еш була. Үлем түшәгендә яткан Тукайның соңгы фотосурәтен алуны да ул – дусты Шиһаб оештыра.
Ә Салих Сәйдәшевкә килгәндә, аларны музыкага мәхәббәт кенә түгел, туганлык мөнәсәбәтләре дә бәйли: 1912 елда Шиһаб Әхмәров Салихның бертуган апасы Әминәгә өйләнә. 12 яшьлек ятим үсмер әнисе белән бергә җизнәсе йортына күченеп килә һәм алар зур бер гаилә булып яши башлыйлар. Гармунда бик оста уйнарга өйрәнгән Салих, ни сәбәптәндер, җизнәсе алдында әдәп саклый, ул өйдә булмаганда гына уйнарга тырыша. Берни аңламаган Шиһаб беркөнне малайны кызык итә: өйгә вакытыннан алда кайтып керә. Гармунда уйнап утырган Салих нишләргә дә белми, аптырап кала. Җизнәсе аның иңнәренә кулын куеп: «Ник син миннән качып уйныйсың, дустым? Музыка белән шөгыльләнү бик мактаулы, күркәм эш бит ул!» – ди. Шул көннән башлап Салих гармунда тагын да тырышыбрак уйный башлый, ә җизнәсе аңа уңайлырак шартлар тудырырга тырыша. Күп тә үтми, Шиһаб Әхмәров кечерәк кенә бер рояль кайтарта, музыка серләренә тирәнрәк төшендерү, нотага өйрәтү өчен, заманының иң атаклы музыканты, татарның беренче халык композиторы, пианист, «Тукай маршы»ның авторы Заһидулла Яруллинны чакыра. Озакламый, җизнәсенең тырышлыгы белән, өйдә «Шредер» фирмасының өр-яңа пианиносы пәйда була. Кечкенә музыкант Салихның татар милләтенең иң яраткан, иң мәшһүр композиторы, татарның легендасы Салих Сәйдәшев булып җитлегүендә Чүпрәле төбәгенең горурлыгы, күренекле педагог, нашир һәм журналист Шиһаб Әхмәровның да йогынтысы зур булган дисәк, һич тә ялгышмабыз.
"Безнең мирас". – 2023. – №10. – Б. 31-33.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА