Журнал «Безнең мирас»

Айга кырын карама (17-23 май)

🏷 Admin

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!


17 май (шимбә). Зөлкагдә аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.23 сәгатьтә калка, 6.03 сәгатьтә бата.3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.23 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь.


Эч кипкәндә
Эч кибеп интектергәндә, 100 грамм йөземне иттарткычтан чыгарып, шуңа каһвәтарткычта тарттырылган 2-3 аш кашыгы җитен орлыгы кушалар, 50 грамм кассия (сенна) яфрагы өстиләр, 100 әр грамм бал һәм зәйтүн мае салып, яхшылап болгаталар да, суыткычта саклыйлар. Кич йоклар алдыннан 1 чәй кашыгы кабалар, ярты стакан кайнаган су эчәләр.


18 май (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 0.50 сәгатьтә калка, 7.30 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.27 сәгать.
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.


Ногыт сихәте
Ногытта (төрек борчагы) 80 төрле туклыклы матдә бар. Калий һәм кальцийга бай ногытны куллану сөяк, мускул, тешләрне ныгыта. Йод җитешмәгәндә, ул калкансыман биз өчен файдалы. Андагы селен яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүдән саклый. Ногыт нервлар какшаганда, холестерин нормадан артканда, диабет интектергәндә ярдәм итә, кан тамырларының тышчасын ныгыта, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Организмны чистарту өчен, ярты стакан борчакны кайнаган суда төн буена (8 сәгать) бүрттерәләр, аннары иттарткычтан чыгарып, көн дәвамында аз-азлап ашап бетерәләр. Дәва курсы – 1 атна. Аннары 1 атна ял итәләр дә, тагын кабатлыйлар. Чистарынуның
тулы курсы – 3 ай.


19 май (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 1.07 сәгатьтә калка, 9.02 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.30 сәгать.
Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.


Бөтнек чәе
Баш авыртканда, 1 аш кашыгы вакланган бөтнек үләнен 1 стакан кайнар суда сүрән утта 15 минут пешерәләр, 45 минут суыткач, сөзәләр һәм стакан тулганчы кайнаган су өстиләр, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, яртышар стакан эчәләр.


20 май (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 1.18 сәгатьтә калка, 10.35 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.34 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.


Бөерне чистарту
Хроник пиелонефриттан интеккәндә, бөерне болай чистартып була. 1 стакан фасольне эмальләнгән кәстрүлдәге 1 литр суда, өстен каплап, сүрән утта 2 сәгать пешерәләр. Аннан соң суын башка савытка бушатып, фасольне изәләр. Көн буена әз-әзләп ашап бетерәләр, суын эчәләр. Башка ризык ашамыйлар. 1 атна буе шундый диетада утырсаң, пиелонефриттан тулысынча диярлек савыгып була.


21 май (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 1.26 сәгатьтә калка, 12.07 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.37 сәгать.
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.


Күз күремен яхшырту
Юка кабыклы 6 лимон, 1 стакан әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, май аенда җыелган 0,5 литр балга кушалар, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар.


22 май (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.34 сәгатьтә калка, 13.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.40 сәгать.
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.


Диетасыз ябыгу
Бернинди диетасыз да аена 5 килограммга ябыгып була. Моның өчен кичке 7 дән соң ашамаска гына кирәк. Кичке сәгать 7 белән 8 арасында 1 бүлем сарымсак ашап, 300 грамм кефир эчәләр. Әмма панкреатиттан интегүчеләргә болай ябыгырга ярамый.


23 май (җомга). Зөлкагдә аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.39 сәгатьтә калка, 15.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.44 сәгать.
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.


Ананаслы кекс
2 йомырка, 75 г шикәр, 100 г атланмай, 150 г он, 6-7 консервланган ананас боҗрасы, 7 г камыр көпшәкләндергеч, ванилин, бер чеметем тоз кирәк. Миксерда йомырканы шикәр белән туглап күпертәләр, аннары йомшартылган атланмай, ванилин, тоз, камыр көпшәкләндергеч кушып тагын туглыйлар, әкренләп он өстиләр. Куе камыр барлыкка килә. Форманы майлап, камырны пластик яки агач калак ярдәмендә җәяләр, өстенә матурлап ананас боҗраларын батыралар. 180 градуслы газ мичендә 40-45 минут пешерәләр. Мондый камырдан йөземле
кекс та пешерергә була.

 

Алсу Зәйдуллина

«Мәдәни җомга» газетасы

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру