Журнал «Безнең мирас»

№22 Айга кырын карама (7-13 июнь)

🏷 Admin

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

 

7 июнь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 11 нче көне.  12 нче Ай тәүлеге. Ай  Чаян йолдызлыгында, 16.29 сәгатьтә калка, 1.00 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  17.21 сәгать.

Шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

 

Карлыган сихәте

Киптергәндә, карлыгандагы С һәм Р витаминнары саклана. Ышык урында киптерелгән бөре һәм яшь яфракларның 1 аш кашыгын ярты литр кайнаган суда чәй кебек пешерәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 15-20 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Мондый эчемлек ревматизм, подагра, бөер ташы авырулары, бәвел куыгы ялкынсыну, диатез вакытында хәлне җиңеләйтә.

 

8 июнь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 12 нче көне.  13 нче Ай тәүлеге. Ай  Чаян йолдызлыгында, 17.50 сәгатьтә калка, 1.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  17.23 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

 

Неврастениядән – кура җиләге

Кура җиләге тамырын һәм картайган ботакларын яхшылап юып, 1 өлешкә 10 өлеш су кушалар, сүрән утта 30-40 минут пешерәләр. Сөзеп, көненә 3-6 тапкыр яртышар стакан эчү неврастения, хроник чирләр вакытында хәлне җиңеләйтә.

 

9 июнь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көне.  14 нче Ай тәүлеге. Ай  Укчы йолдызлыгында,  19.10 сәгатьтә калка,  1.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  17.25 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

 

Лимонлы бал

Йөрәк авыруларын дәвалау өчен, 175 мл җылымса кайнаган суга ярты лимон согын сыгалар, 1 аш кашыгы бал кушалар һәм йокларга ятар алдыннан вак-вак йотымнар белән эчәләр. 10 көн дәвалангач, 1 атна ял итәләр, аннары тагын 10 көн эчәләр һәм 4 көн ял итәләр, аннан соң кабат 10 көн дәваланалар. Бер дәва курсына 15 лимон һәм 1 литр бал кирәк. Ярты елдан соң кабат шулай дәваланырга мөмкин.

 

10 июнь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай  Укчы йолдызлыгында,  20.27 сәгатьтә калка, 1.32 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.26 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

 

Суган согы

Суган согы витаминнарга, минераль тозларга, фитонцидларга бай. Бөер ташы авыруы, геморрой, томау, ашкайнату әгъзалары чирләре вакытында 1 аш кашыгы суган согына шулкадәр үк бал кушып эчү файдалы. Ташларны эретү өчен исә мондый рецепт тәкъдим ителә: 500 г суганны турап, сүрән утта 30 минут пешерәләр, суынгач, шуңа 300 г бал кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар.

 

11 июнь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 15 нче көне.  16 нчы Ай тәүлеге. Ай  Укчы йолдызлыгында, 21.33 сәгатьтә калка, 1.58 сәгатьтә бата. 10 сәгать 43 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 17.28 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

 

Кабыгы да шифалы

Тамак авыртканда, 1 уч суган кабыгын ярты литр суда кайнатып чыгаралар, 4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көн буена тамакны шуның белән чайкыйлар.

 

12 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай  Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 22.23 сәгатьтә калка,  2.41 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

 

Петрушкалы крем

Күз төпләре җилсенгәндә, мондый крем сөртү файдалы: 10 г петрушка яфрагын вак кына турыйлар, 20 г атланмайга кушып болгаталар да, иртән салкын су белән юынгач, кремны күз тирәсендәге дымлы тирегә сөртәләр.

 

13 июнь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай  Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 22.53 сәгатьтә калка, 3.46 сәгатьтә бата. 3  нче фаза. Көн озынлыгы  17.29 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәва чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

 

Бефстроганов

1 кг сөяксез сыер ите, 2 баш суган, 250 г каймак, 50 г томат пастасы, 50 г атланмай, 25 г он, тәменчә тоз, борыч, үсемлек мае кирәк. Итне 2 см калынлыктагы кисәкләргә турап, махсус чүкеч белән суккалап йомшарталар, озынча юка тасмалар ясап кисәләр, суганны вак итеп турыйлар. Калын төпле табада үсемлек мае кыздырып, атланмай кушалар, шунда 5-7 минут суганны кыздыргач, итне өстиләр. Көчле утта болгата-болгата 10 минут кыздырганнан соң, тоз һәм борыч сибәләр. Утны киметеп, капкачын ябып, 10-15 минут пешерәләр. Он сибеп, болгаталар, тагын капкачын ябалар. 3-5 минуттан соң каймакка кушылган томат пастасы өстәп, яхшылап болгаталар да, капкачын каплап, әзер булганчы сүрән утта пешерәләр. Табынга гарнир белән бирәләр.

 

Алсу Зәйдуллина

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру