Узган гасырның ахырларында илдәге иҗтимагый-сәяси үзгәрешләргә, демократик кузгалышка нисбәтән, халкыбыз да озаккарак сузылган гафләти халәтеннән, Тукайлар чорындагы кебек, ниһаять, уяна, үзенең милли хокукларын көн тәртибенә куя, кую гына түгел, аларны теге яки бу дәрәҗәдә гамәлгә дә ашыра башлады.

Әнвәр Хәйри, Марат Мөлеков һәм Миркасыйм Госманов «Мирас» журналының тәүге саны чыгуга багышланган әдәби-музыкаль кичә вакытында. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры. Зөфәр Бәширов фотосурәте. 30 сентябрь, 1991 ел.
Су ташкынын тәмам тыя, туктата алмаган буа кебек, плотиналары зәгыйфьләнгән хакимият тә билгеле бер ташламалар ясарга мәҗбүр булды. Шул дулкында татар милли хәрәкәте шактый гына уңышларга иреште. Җөмһүриятебезнең үз суверенлыгын игълан итүе, үз Конституциясен кабул итүе, Мәскәү белән мөнәсәбәтләр турында махсус договор-килешүләр төзү һ.б. – шуның мөһим күренешләре. Татарыбызның ихласи, самими табигатенә хас булган, әмма озак дәверләр буе тыелып килгән сүз иреге, үз тарихына, милли рухи кыйммәтләрне белергә омтылышы үзгәртеп кору («перестройка») елларында, аеруча ике гасыр аралыгында шактый киң колач, реаль-хакыйкый төс алды. Болар шул чордагы күп кенә вакыйга-хәлләрдә, эш-гамәлләрдә ачык күренде. Бу язмабызда шуларның тик берсенә кыскача гына тукталырга ниятлибез. Ул да булса – инде 35 ел укучыларына, милләттәшләребезгә яхшы таныш «Мирас» журналы. Бу мәҗмугадан башка чирек гасырдан артык рухи тормышыбызны, әдәбиятыбызны, фәнебезне, мәгърифәтебезне һәм, гомумән, якын һәм ерак тарихыбызны күз алдына китерүе дә авыр, хәтта мөмкин дә түгел. Ул татар Яңарыш хәрәкәтенең карлыгачы, символы гына түгел, ә рухи мирасыбыз, милли тарихыбыз белән хәзерге буынны тоташтыручы ныклы бер мөнбәр-трибуна да булды.
Эшнең башында – Флүн Мусин, аннан соң – «Сәхапов журналы»
Мәгълүм ки, 80-90 нчы еллар аралыгында, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты кысаларында, бер төркем фән һәм иҗат әһелләре катнашында рухи мирасны өйрәнү комиссиясе төзелә. Бераздан ул «Мирас» гыйльми фонды исемен ала. Бу эшнең башында һәм аның тәүге җитәкчесе, президенты булып фән докторы, әдәби тәнкыйтьче Флүн Мусин торды. Шушы фондның инициативасы, тырышлыгы белән, «Мирас» дип аталган айлык журнал чыга башлады. Аның беренче саны 1991 елның апрелендә дөнья күрде. Һәм ул 19 ел буе диярлек, ягъни 2010 елга кадәр нәшер ителде. Аның тәүге саннарының баш мөхәррире – Флүн Мусин, аннан соң – Миңнәхмәт Сәхапов. Шунысын да искә төшерү урынлы булыр: бу зат галим, тәнкыйтьче, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул – Аяз Гыйләҗев иҗатын ныклап өйрәнеп – кандидатлык, Г.Исхакый тематикасын киң планда махсус тикшереп, докторлык диссертацияләре яклаган шәхес, татар, урыс, инглиз һәм төрек телләрендә дөнья күргән саллы монографияләр авторы. Академик, фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт премиясе лауреаты (2004), «Халыкара ел кешесе» (1995) һәм башка күпсанлы гыйльми, иҗтимагый дәрәҗәләр, бүләкләр иясе. Ә.Сәхапов чынлыкта – «Мирас»ның башыннан алып ахырына кадәр баш мөхәррире. Шуңа нисбәтән аны еш кына «Сәхапов журналы» дип тә йөрттеләр.
Янә бер-ике өстәмә факт. Мәҗмуга коллективы 1994-2009 нчы елларда балалар өчен татар һәм урыс телләрендә «Сабыйга» журналын да чыгарып килде. 1992 елда, «Мирас» инициативасы белән, Кол Гали исемендәге халыкара премия булдырылган иде. Ул «Татар халкының гасырлык тарихи-мәдәни мирасын кайтару өлкәсендәге казанышлары өчен» ел саен аерым шәхесләргә бирелеп барды. Алар арасында Хатыйп Миңнегулов та бар.
«Мирас»та зыялылар эшләде
Баш мөхәррирдән тыш, «Мирас»та халкыбызның шактый гына зыялылары эшләде. Болар арасында Һәнүз Мәхмүтов, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Хәләф Гарданов, Әнвәр Хәйри, Фирдәвес Зариф, Сиринә Трофимова һәм кайбер баш каләм әһелләре бар. Журналның күпчелек саннарын диярлек мәшһүр рәссамнар – Рушан Шәмсетдинов һәм Зөфәр Хәкимовларның гаҗәеп милли рухлы, сәнгати яктан камил рәсемнәре, иллюстрацияләре бизәп торды.

«Мирас», «Чын мирас» һәм «Безнең мирас» журналлары.
«Мирас»ның авторлар даирәсе киң һәм күптөрле иде. Журнал татарның элекке һәм соңгы чор каләм әһелләренә даими һәм төп урынны биреп барды. Болар арасында Кол Гали һәм Сәйф Сараи да, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Ризаэддин Фәхреддин дә, Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов та, соңгы гасырның күп кенә күренекле затлары да бар. Мөгаен, төп урынны бөек шәхесебез Гаяз Исхакый биләгәндер. Мәҗмуга башка халык һәм ил әдипләренең дә (Фирдәүси, Гомәр Хәйям, Нәваи һ.б.) әсәрләрен укучыларга тәкъдим итеп торды. «Мирас», әдәби материаллар белән беррәттән, тарихи, фәлсәфи, сәяси-иҗтимагый, мәгърифәти темаларны да яктыртып барды. Шуңа нисбәтән, аның укучылар даирәсе дә шактый киң һәм күптөрле иде. «Мирас»ның редакция коллегиясе һәм гыйльми советы да Татарстанның гына түгел, илнең, чит мәмләкәтләрнең аерым күренекле затларын үз эченә ала. Бу да – шактый мәгънәле, символик күренеш. Мәҗмуга «Бөтендөнья татарларының халыкара фәнни-популяр, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис академик журналы» дип тә исемләнгән. Әлеге атама аның бөтен эчтәлек-төзелешенә туры килеп тора.
Никадәр байлык, никадәр хәзинә!
Шактый еллар узгач, менә без фәкыйрегез журналның төпләмәләрен актарып утыра. Уртача 160 битлек 200дән артык (хәтерем ялгышмаса, 217) сан. Барлыгы – якынча 34 720 бит. Никадәр байлык, никадәр хәзинә! (Кызганыч ки, алар белән танышучылар хәзер бик сирәк шул.) Һич тә сайламыйча, очраклы рәвештә журналның 2007 елгы 3 нче санын кулга алам. Тышлыгын Кол Гали әсәрендәге Йосыф һәм Зөләйха образларын яктырткан матур гына манзара бизәп тора. Журнал баш редакторның, нигездә, Г.Ибраһимовның һәм Г.Исхакыйның 20 нче еллардагы иҗатларын чагылдырган кереш сүзе белән ачыла. Алга таба тарих фәннәре докторы, профессор Рәмзи Вәлиевнең шәхес культы корбаннары хакындагы «Гаепсездән гаеплеләр» язмасы килә.

«Безнең мирас» журналы сәхифәләре.
Басма «Әдәби мирас» сәхифәсендә 2005 елдан бирле «Кыйссаи Йосыф» поэмасын урнаштырып бара. Ул бу санда да дәвам ителә. Алга таба шушы ук рубрикада Мисырда мәмлүкләр династиясенә нигез салган атаклы кыпчак кешесе Солтан Бибарсның «Хәтер язмасы»ның дәвамы, шулай ук Акмулла шигырьләре, Хәйретдин Мөҗәйнең «Сугыш язмалары» исемле әдәби-документаль повесте, Ләбиб Гыйльминең «Чын мәхәббәт» романының дәвамы да тәкъдим ителә. Журнал биредә һәм, гомумән, авторларның әсәрләрен мөмкин кадәр тулы һәм дәвамлы рәвештә бирергә омтыла.
Мәҗмуга билгеле затларның күркәм юбилейларына даими урын биреп килә. 2007 елгы 3 нче санда да бу традиция саклана. Биредә, мәсәлән, Рәис Даутовның – Г.Ибраһимовның тууына – 120 ел, Әнвәр Хуҗиәхмәтовның Васыйл Гайфуллинга 70 яшь тулу уңае белән язылган мәкаләләре урнаштырылган. Алга таба «Татар әдәбияты тарихы», «Татар театры», «Педагогик мирас», «Милли шигърият», «Мирас» сәхнәсе», «Мирас» энциклопедиясе, «Татарстан мәмләкәте», «Татар диаспорасы» бүлекләре килә. Аларда Азат Әхмәдуллин, Салисә Гәрәева, Фатих Халиди («Рәдде бичара кыз»), Ринат Мөхәммәдиев, Изил Гарифуллин һәм кайбер башка авторларның язмалары укучыларга тәкъдим ителә. Журналның кайбер башка саннарындагы кебек үк, монысында да «Мирас китапханәсе» сәхифәсендәге материаллар да шактый бай һәм төрле. Биредә Г.Ибраһимовның «Безнең көннәр», Г.Исхакыйның «Теләнче кызы», Ф.Кәриминең «Истанбул мәктүпләре», төрек әдипләре Ришат Нури Гүнтәкиннең «Чалы кошы», Хөсәен Рәхим Гүрпынарның «Сихерче», үзбәк язучысы Айбекның «Нәваи» романнарының дәвамы белән таныша алабыз. Шулай ук бу өлештә Марсель Сәлимовның «Күк кешесе», Фәүзия Бәйрәмованың «Нух пәйгамбәр көймәсе», Илдус Тархановның «Бүгенге чор мәдәнияте», Җәүдәт Дәрзаманның «Казан сөйли», итальян авторы Никколо Макиавелли (1469-1527) язмаларының да дәвамнары бар.
«Мирас киштәсе» бүлегендә Рафис Әхмәтнең Ә.Сәхаповның «Бердәм агым» монографиясенә рецензия-бәяләмәсе урнаштырылган. Шуннан соң ук диярлек Шәрәф Әхмәдулланың «Толымбай авылы» исемле мәкаләсенең ахыры да бирелә. Мәҗмуга «Укучы хатлары»н, «Хроника», журнал эчтәлегенең урыс, инглиз һәм төрек телләрендәге резюмесен бирү белән ябыла. Ахыргы тышлыкта журналның Мәскәүдә үткән халыкара күргәзмәдә алган «Алтын фонды» бүләге – «Рәхмәт хаты»ның күчермәсе һәм белешмә характердагы кайбер башка мәгълүматлар бар. Мәҗмуганың 2007 елгы 3 нче санында телгә алынган һәм аларга якын сәхифә һәм атамалар журналның бүтән саннарында да күзәтелә. Аерым номерларда дин, мәгариф, тел, тарих, археография, медицина һәм башка темаларга мөнәсәбәтле бүлекчәләр дә бар.
Шунысы аеруча мөһим: журнал үзенең төп игътибарын укучылар өчен яңарак яки бөтенләй билгеле булмаган материалларга, онытылган яисә онытылырга мәҗбүр ителгән авторларга, аларның әсәрләренә юнәлтә. Болар арасында бигрәк тә Г.Исхакый әсәрләре, мөһаҗир әдипләрнең язмалары, архив материаллары, археографик экспедицияләр вакытында табылган факт-мәгълүматлар, кулъязма хәлендәге ядкярләр мөһим урынны били. (Киләчәктә, бәлки, нәсел шәҗәрәләре дә махсус сәхифәдә урнаштырыла башлар.) Күренекле шәхесләребезнең портрет-фотосурәтләре дә һәр санда диярлек бирелеп бара.
Безнең каләмгә кагылышлы язмалар
Хатыйп Йосыф угылы үзенең шактый озын гомер юлында, гыйльми-мәгърифәти эшчәнлегендә «Казан утлары», «Мәгариф», «Татарстан», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан», «Заман – Татарстан» һәм кайбер башка гәҗит-журналлар белән хезмәттәшлек итте, аларда үзенең күп санлы язмаларын бастырды. Болар арасында «Мирас» мәҗмугасы һәм аның дәвамчылары «Чын мирас», «Безнең мирас» басмалары аеруча мөһим урынны били. Бу җөмләдә «аеруча» сүзе юкка гына телгә алынмады, чөнки без фәкыйрегез фәнни-мәгърифәти эшчәнлегенең үзәген әлеге журналның төп мәсләген, эчтәлеген тәшкил иткән әдәби, рухи мирас мәсьәләләре алып тора.
Х.Миңнегулов әлеге мәҗмуганы (һәм аның дәвамчыларын) тәүге саныннан, хәзергәчә шәхси китапханәсенә алдырып, алар белән мөмкин кадәр даими танышып барырга, журналдагы материалларны үзенең фәнни-педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлегендә файдаланырга тырыша. Анда безнең язмаларыбыз да даими рәсештә басылып тора. Аларның саны, мөгаен, инде 60-70кә якынаеп киләдер. Хатыйп Йосыф угылының үзе һәм эшчәнлеге хакындагы язмалар да, шул исәптән, рецензия-белешмәләр дә журнал сәхифәләрендә еш яктыртыла (болар өчен без, әлбәттә, мәҗмуга хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтле).
Журналда безнең тарафтан әзерләнгән, язылган материаллар төрле. Әмма аларның зур өлешен текстологик характердагы материаллар тәшкил итә. Шуларның берничәсен генә биредә телгә алып китәм. Алтын Урда чорының мәшһүр шагыйре Сәйф Сараиның (1321-1396) хәзерге чорга мәгълүм булган әсәрләре («Гөлестан бит-төрки», «Сөһәйл вә Гөлдерсен» һ.б.) текстологик яктан әзерләнеп, тиешле шәрех-аңлатмалар, фәнни күзәтүләр белән «Мирас»ның күп кенә саннарында нәшер ителде. Бу мәҗмугадагы материаллар нигезендә, 1999 елда Сәйф Сараиның тулысынча безнең тарафтан әзерләнгән академик басмасы да дөнья күрде. Таҗеддин Ялчыголның (1768-1838) шактый зур күләмле мәшһүр «Рисаләи Газизә» әсәре дә шушыңа охшаш юл үтте: әүвәл – «Мирас» журналында, аннан аерым китап рәвешендә нәшер ителде.
Х.Миңнегуловның әлеге мәҗмугада басылган язмаларының зур өлешен мөһаҗирлектәге татар әдәбиятына һәм публицистикасына мөнәсәбәтле материаллар тәшкил итә. Алар арасында Сания Гыйффәт, Хәсән Хәмидулла, Хөсәен Габдүш, Минһаҗ Исмәгыйли һәм кайбер башка авторларның шигъри һәм чәчмә әсәрләре бар. Чит илләрдә нәшер ителгән «Яңа милли юл», «Яңа япун мөхбире», «Kazan» журналлары турында да «Мирас»та шактый гына мәгълүматлар бирелә.
Мәҗмугадагы безнең каләмгә кагылышлы язмаларның шактые Гаяз Исхакыйга мөнәсәбәтле, аның мөһаҗирлектәге тормышы, әдәби-публицистик һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында. Биредә шуларның берничәсен генә атап китәм: «Милли бәйсезлекне кыйбла итеп...», «Яшәү мәгънәсенең асыл гәүдәләнеше» («Олуг Мөхәммәд драмасы»), «Язмышлар дулкынында» («Дулкын эчендә»), «Гыйбрәтле тамаша» («Жан Баевич» комедиясе), «Исхакый васыяте» һ.б.
Хатыйп Йосыф угылының «Мирас»та басылган мәкаләләрендә кайбер башка авторлар (Кол Гали, Котб, Мөхәммәдьяр, Г.Тукай, Ш.Бабич, М.Әхмәтҗанов...) хакында да сүз бара. Мәсәлән, «Гакыллылар тыңлар, аңлар...» («Кыйссаи Йосыф»), «Олуг талант» (Ш.Бабич), «Мәрданәләр дик билеңне баглагыл» (Мөхәммәдьяр), «Тукай һәм Урта гасыр әдәбияты», «Урта гасыр әдәбиятын өйрәнү юлында». Шактый гына язмаларда әдәбият тарихы, теориясе, методикасы, әдәби традицияләр һәм багланышлар, шулай ук дини-суфыйчылык темалары яктыртыла: «Ни белгәйләр сине сүзләтмәсәң тел» (Алтын Урда әдәби традицияләре), «Газәл жанры һәм Гаташ иҗаты», «Татарларда ислам дине». Журналда төрле энциклопедия-сүзлекләр өчен язылган мәкаләләр дә бар. Аерым бүлекчәләр Х.Миңнегулов сәфәр-сәяхәтнамәләрен («Истанбул»ны мин дә күрдем») үз эченә ала.
***
Билгеле булганча, «Мирас» төрле сәбәпләр аркасында 2010 елда чыгудан туктап торды. 2012 елдан – «Чын мирас» (баш мөхәррире – Илфак Ибраһимов (М.Мирза)), 2014 елдан «Безнең мирас» (баш мөхәррире – Ләбиб Лерон) исемнәре астында дөнья күрә. Боларда төп эшне башыннан алып хәзергәчә, баш мөхәррир белән берлектә, Ленар Гобәйдуллин алып бара.
Әлеге язмабызда, нигездә, журналның «Мирас» чоры хакында гына сүз алып бардык. Әмма андагы фикер-күзәтүләрнең шактый өлеше теге яки бу дәрәҗәдә «Чын мирас» белән «Безнең мирас»ка да карый. Шулай да «Мирас»ның дәвамчылары хакында махсус мәкаләгә соралып тора. Биредә шунысын гына искәртеп үтәбез: тормыштагы яңа вакыйгаларга, чынбарлыктагы милли вазгыятькә, яңа җитәкчеләрнең шәхси уй-теләкләренә нисбәтән, «Чын мирас», «Безнең мирас» исемле басмалар да теге яки бу дәрәҗәдә үзгәреш кичерәләр, яңа темалар һәм сәхифәләр өстәлә, авторлар даирәсендә дә үзгәрешләр күзәтелә. Аерым район-төбәкләргә багышланган махсус саннар чыгару да традициягә әйләнеп бара. Әмма алар да чын мәгънәсендә «Мирас»ның дәвамчылары булып калалар. Халкыбызны хәтерле итүдә, инсани һәм әхлакый яктан саклауда һәм үстерүдә фидакарьләрчә хезмәт куялар. Журналның хезмәткәрләренә, авторларына игелекле, саваплы эш-гамәлләре өчен рәхмәтләр укыйк, вафатларның рухы шат, исәннәрнең гомере озын булсын!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала