Татар гаме Уку өчен 6 минут

Иске татар имлясы – милләтебез хәзинәсе

Иске имляда язылган мирасыбызны ничек танытып була? Гади халыкка, көндәлек тормышка ул ничек үтеп керергә тиеш? Татарның кулъязма һәм басма китап мирасын яшьләргә аңлаешлы һәм кызыклы итеп ни рәвешле җиткерергә? Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсендә уздырылган түгәрәк өстәлгә җитәкчеләр, мөгаллимнәр, шәкертләр җыелып, шул хакта сөйләште. Фәнни-гамәли җыен әлеге мәдрәсәдә иске имля белән язылган ядкярләр тупланган китапханә һәм Нәҗип Нәккаш оештырган күргәзмә белән танышудан, Коръән укып, дога кылудан башланып китте.

 

Түгәрәк өстәл Коръән укып, дога кылудан башланып китте

 

 

 

 

Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе:

 

– Иске татар язуы, гарәп графикасы нигезендә формалашкан язма мирасыбыз – безнең өчен бары тик телязу мәсьәләсе генә түгел, ул – халкыбызның хәтере, мең елдан артык дәвам иткән рухи-мәдәни үсешенең тере шаһите, мәгърифәт тарихы, мәктәп-мәдрәсәләр тормышы, әдәбият, фән һәм дин гыйлеме җимеше. Безнең бурыч – иске имляны бары тик юксыну вә сагыну объекты гына итеп түгел, ә бүгенге милли-рухи тормышыбызның мөһим өлеше, киләчәк үсеш өчен ныклы нигез итеп карау.

 

Диния нәзарәтебез, мәдрәсәбез, әлхәмдүлилләһ, соңгы елларда бу юнәлештә күзгә күренерлек нәтиҗәләргә иреште. Мөфтият язма мирасыбызны барлау буенча махсус ресурс (https://darul-kutub.com/) булдырды, «Хозур» нәшрияте дә әлеге юнәлештә нәтиҗәле эшләп килә. Гарәп графикасында язылган татар китапларын уку-өйрәнү буенча махсус дәресләр алып барыла, шәкертләребез иске татар текстларын үзләре укый, анализлый һәм фәнни эшләр яза. Бу – безнең өчен зур нигъмәт һәм җаваплылык.

 

Бүген без, иң беренче чиратта, әлеге эшкә нигез салган, 1990 нчы елларда һәм 2000 нче еллар башында иске имля дәресләрен торгызган остазларыбызның исемнәрен хөрмәт белән искә алырга тиеш. Алар – Зәкәрия хәзрәт һәм Җәгъфәр хәзрәт.

 

Зәкәрия хәзрәтнең шыгрым тулы сыйныф шәкертләренә иске татар хәрефләрен өйрәтүе әле дә күз алдымда. Аның тыйнаклыгы, шул ук вакытта таләпчәнлеге, дәрес вакытында иске китап битләрен кулына алып, иман, әдәп-әхлак турында сөйләве күпләребезнең күңеленә уелып калды. Ул безгә иске имляны «үткән заман теле» буларак кына түгел, ә бүгенге рухи дөньябызның ачкычы итеп тә күрсәтте.

 

Җәгъфәр хәзрәтнең хезмәте аерым ихтирамга лаек. Ул гомерен гарәп графикасында басылган иске татар китапларын җыеп, аларны гыйльми яктан тикшереп, кириллицага күчереп, яңа басмалар әзерләү эшенә багышлады. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, 30дан артык иске китап яңадан нәшер ителеп, киң катлам укучыларга иреште. Бу китаплар арасында дин гыйлеменә, фикъһка, тарихка һәм тәрбия мәсьәләләренә кагылышлы хезмәтләр бар. Шулай итеп, Җәгъфәр хәзрәт үткен каләмле мөселман галимнәребезнең, мәдрәсә мөдәррисләренең, мәгърифәтчеләребезнең тавышын, басмага салган фикерен тагын бер кат ишеттерде, аларның сүзен хәзерге көнгә кайтарды.

 

«Гыйлем эзләп юлга чыккан кешегә Аллаһы җәннәткә илтә торган юлны җиңеләйтер», – ди пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.). Бүген без Зәкәрия хәзрәт белән Җәгъфәр хәзрәтнең рухларына дога кылабыз, алар башлаган эшне дәвам итүне олы бурычыбыз дип саныйбыз. Алар салган нигез, әлхәмдүлилләһ, бүген дә мәдрәсәбездә яши. Соңгы елларда мәдрәсәбездә алып барылган мөһим эшләрнең берсе – китапханәбезнең, бигрәк тә борынгы китаплар бүлмәсенең системалы рәвештә барлануы һәм каталоглаштырылуы. Шәкертләребез үз көчләре белән китапларны теркәү, тәртипкә китерү, тематик төркемнәргә бүлү эшендә актив катнашты. Бу – үзе үк тәрбияви, гыйльми мәктәп. Аеруча Рөстәм хәзрәт Гыймрановның хезмәтен билгеләп үтәргә телим. Ул «Сәхифәләремез» электрон татар китапханәсен алып баруга гына түгел, мәдрәсәбездәге иске китапларны, кулъязмаларыбызны өйрәнү, аларны каталоглаштыру һәм санлаштыру эшенә дә зур өлеш кертте. Аның тырышлыгы белән, күп кенә сирәк басмалар яңадан ачылды, фәнни әйләнешкә кертү өчен җирлек булдырылды.

 

Республикабыз китапханәләрендә, архивларында, авыл мәчетләрендә, гаилә сандыкларында һәм шәхси коллекцияләрдә тагын меңләгән китап-дәфтәр, кулъязмалар ята. Аларның һәрберсе – аерым тарих, аерым язмыш, аерым гыйлем хәзинәсе. Безгә, бу хәзинәне табу, исәпкә алу, саклау, өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү өчен, тагын да күбрәк көч, илһам, бердәмлек кирәк.

 

Яшьләребезгә, шәкертләребезгә аерым мөрәҗәгать! Халкыбыз: «Иске китап – акыл хәзинәсе», – дип юкка гына әйтми. Иске имля сезгә беренче карашка катлаулы, чит тоелырга мөмкин. Әмма курыкмагыз, артка чигенмәгез. Иске хәрефләрне өйрәнү ул капка ачу кебек: бу капка артында милләтебезнең үзенчәлекле үз сүзләре, үз фикере, үз догалары, үз хикәятләре көтеп тора. Гарәп графикасын белгән кешенең күңел дөньясы да, үз-үзен тоемлавы да күпкә тирәнрәк, ныграк булачагына инанам.

 

Әйдәгез, Зәкәрия хәзрәт белән Җәгъфәр хәзрәт башлаган изге эшне дәвам итеп, иске китапларны каталоглаштыру, аларны нәшер итү, сканлаштыру, мәктәпмәдрәсәләрдә, югары уку йортларында иске имляне системалы укыту юнәлешендә уртак проектлар эшлик, гамәли планнар кабул итик.

 

 

 

Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТРның баш казые:

 

– 1980 нче елларда балаларга иң әүвәл иске имляны, аннары гына «Мөгаллиме сани»не1 укыта идек. Вәлиулла хәзрәт Якупов ярдәмендә, «Иман» нәшриятында Әхмәдһади Максудиның «Мөгаллиме әүвәл» китабын2 бастырып та чыгардык. Балаларга Габдулла Тукай шигырьләрен, революциягә кадәр чыккан «Дин вә мәгыйшәт» журналын да дәреслек буларак укыта идем.

Рус хәрефләрен файдалана башлаганга бер гасыр да юк. Аңа кадәрге барлык мирасыбыз, байлыгыбыз гарәп язуында. Шуңа күрә мәдрәсә шәкертләренә иске имляны, һичшиксез, укытырга, өйрәтергә кирәк. Иске имлядагы зур булмаган китапларны хәзерге язуга күчерергә өйрәтү дә актуаль. Шәкертләр арасында әлеге эш белән кызыксынып китүчеләр дә булмый калмас дип уйлыйм. Бу китапларыбызны шәкертләребез дә укый алмаса, алар кемгә кирәк?! Һәр шәкерт иске имляны белергә, алар нигезендә курс эшләре, дипломнар язарга тиеш дип саныйм.

 

 

 

Рөстәм хәзрәт Гыймранов, «Сәхифәләремез» сайтын3 һәм телеграм каналын4 оештыручы:

 

– «Сәхифәләремез» сайтында иске имлядагы татар газета-журналлары һәм китапларының электрон нөсхәләре тупланды. Китаплар 3900дән, вакытлы матбугат 14 меңнән артты. Идел-Урал буе китапларыннан тыш, Бакчасарайдагы «Тәрҗеман» газетасының нөсхәләре дә кертелде, чит илләрдә басылган татар китаплары да бар. Иске имлядагы китапларны уку өчен, башка төрки телләрне, аеруча госманлы-чагатай телен һәм гарәп-фарсы телләрен белү бик мөһим. Шунлыктан сүзлекләрне, библиографик күрсәткечләрне дә, цифрлаштырып, сайтыбызга урнаштырабыз.

 

Мәдрәсәбез китапханәсендә дә иске имлядагы китаплар системага салынды. Хәзерге көндә биредә 600дән артык китап саклана.

 

«Татар китабы йорты»нда «Иске имля» түгәрәге эшли. Күптән түгел анда иске имляда татарча диктант оештырдык. Әлеге традициянең дә дәвамлы булуын телим.

 

 

 

Ришат хәзрәт Хәмидуллин, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе:

 

– Мәдрәсәләребездәге дәреслекләрне, уку-укыту әсбапларын 19-20 нче йөз башындагылары нигезендә язсак, хәерле булыр иде. Сер түгел, 1990 нчы елларда безгә чит илләрдән бик күп әдәбият килде, алар нигезендә хәзер дә дәресләр алып барыла. Әмма безнең үз мирасыбыз да гаҗәеп бай, элек язылган дәреслекләребез дә, бу өлкәдә хезмәт куйган галимнәребез дә шактый күп. Әгәр дә шуларны күтәреп, алар нигезендә дәреслекләр булдырып, мәдрәсәләребезгә кайтарсак, искиткеч зур адым булыр иде.

 

Иске татар китаплары интернетта үз урынын таба башлады5 . 1990 нчы елларда Җәмил Зәйнуллин телевидениедә иске имля буенча дәресләр алып бара иде. 3 ел дәвамында аны карап кына да гарәп язуын өйрәнүче, шуның аша иске имляга мәхәббәте уянучы һәм дингә килүче милләттәшләребез дә гаять күп булды. ТНВга мөрәҗәгать иткән идек, кызганыч ки, ул тапшыруларның язмалары сакланып калмаган. Ни өчен хәзерге заманда да телевидениедә яки интернет челтәрендә шундый тапшырулар оештырып, иске имляны милләттәшләребезгә танытмаска?! Иске имля мәдрәсә кысасында гына калмасын иде. Гади халыкта да, язучыларда да язма мирасыбызга, гарәп язуына, иске имляга мәхәббәт уянсын иде.

 

 

 

Рөстәм хәзрәт Сабиров, «Апанай» мәчетенең имамхатыйбы:

 

– Иске имляны белү ни өчен кирәк? Беренчедән, иске имлядагы текстларны укып, бай дини әдәбиятыбыз белән танышу, икенчедән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү өчен. Иске имляның нигезендә Коръән язуы һәм дини текстлар булганлыктан, әлеге чыганакларны укып, һичшиксез, савапка ирешәбез, ә кириллицадагы китаплардан мондый бәрәкәт булмаска да мөмкин. Әлеге китапларны тәһарәтсез укуны да әдәпсезлек дип саныйм, чөнки аларда Коръән сүзләре бар.

 

Безнең мәчет янындагы «Иман» нәшриятында иске имляны өйрәнү өчен шактый китаплар дөнья күрде, заманында Вәлиулла хәзрәт Якупов газета да нәшер итә иде. «Иман» исемле басманы Нәҗип Нәккаш, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк кебек мөхтәрәм шәхесләребез әзерләгән. Мирасыбызны белергә, элекке язуыбызны балаларыбызга да өйрәтергә насыйп булсын!

 

 

 

Нәҗип Нәккаш, каллиграф:

 

– Гарәп имлясында язылган искиткеч бай милли әдәбиятыбыз бар. Алтын Урда чорында гына да татар әдәбиятында гаҗәеп гүзәл әсәрләр иҗат ителгән, фарсы теленнән тәрҗемәләр дә күп булган. Аларның хәзерге татар әдәби теленә шактый якын икәнен күрәбез. Татар теленең сүзлек фонды гаять зур. Татар кешесе гарәп-фарсы сүзләрен кабул иткән, татар телендә булмаган авазларны үзгәртмичә укырга тырышкан. Бу аның зур мәдәниятле һәм укымышлы икәнен күрсәтә. Иске имляда татар авазлары өчен махсус хәрефләр булдырып, укылышны шактый җиңеләйткәнбез. Татар әдәбиятын иске имлядан күчергән вакытта мөмкин булган кадәр хәзерге әдәби телгә яраклаштырырга кирәк дип уйлыйм. Заманында мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов Алтын Урда ядкяре булган «Кәлилә вә Димнә»не 19 нчы йөздә камил итеп, татарның үз сүзләре белән тәрҗемә иткән. Бу – хәзерге галимнәргә, язучыларга да үрнәк булырлык гамәл.

 

 

 

Айрат Фәйзрахманов, ТР Милли музееның генераль директоры:

 

– Хәзерге вакытта Ал мәчет һәм аның янындагы мәдрәсә Яңа Татар бистәсенең рухи мәркәзе, мирасны туплый торган үзәк булып тора. Мирасыбызны таныту ысуллары бик күп. Башка милләтләргә, әйтик, бурятларга игътибар итсәк, аларның борынгы графикага игътибарлы икәнен күрәбез. Казаныбыздагы паркларда, җәмәгать урыннарында иске имляга бәйле артобъектлар барлыкка килсен иде дип телим. Яңа Татар бистәсендә 35 мең кеше яшәрлек микрорайон төзелеп килә. Бу эшләр милли мирасыбызга битараф булмаган егетләр тарафыннан башкарыла. Анда Габденнасыйр Курсави урамы булачак. Шунда ук мирасыбызга караган арт-объектлар да булыр дип өметләнәм.

 

Ислам диненең 1980-1990 нчы елларда милләтебезгә кайту тарихы энциклопедик рәвештә өйрәнелергә тиеш дип уйлыйм, чөнки әлеге эш башында торучы шәхесләрнең күбесе иске имля нигезендәге китапларны бик яхшы укый һәм файдалана белгән. Мин әлеге хезмәтне Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар» әсәренең дәвамы рәвешендә күрәм.

 

 

 

Ирек Һадиев, ТР Милли китапханәсенең директор урынбасары:

 

– Иске имля – милли хәзинәбез. Гадәттә, хәзинәне бикләп, яшереп куялар да, гомер буе эзлиләр яки бик кадерләп саклыйлар, аннан файдаланалар. Иске имлядагы хәзинәбез файдалана торган байлык булсын иде. Аллаһка шөкер, иске имля белән язылган хәзинәбезне өйрәнү дәвам итә, әмма башкарасы гамәлләр дә бик күп. Милли китапханә әлеге хезмәттәшлеккә әзер: фондларыбыздагы кулъязма һәм басма мирас белән танышырга шәкертләрне көтеп калабыз.

 

Казан ханлыгы шагыйре Мөхәммәдьярның «Нуры содур» әсәрен күптән түгел генә оештырылган археографик экспедиция вакытында Арча районының Югары Курса авылында таптык һәм Раиф Мәрданов аны китап итеп әзерләде. Бу китап – «Нуры содур»ның иң тулы нөсхәсе. Гомумән, «Татар археографиясе» сериясеннән 36 китап чыгардык. Алар барысы да Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе порталына6 урнаштырылды.

 

Борынгы кулъязмаларны өйрәнеп, аларны хәзерге язуга күчереп, аңлатмалар бирүче булса, китап итеп укучыларга таратуның проблемасы юк дип уйлыйм.

 

 

 

Әхмәт хәзрәт Сабиров, мөгаллим:

 

– Татар халкы мең елдан артык гарәп хәрефләре белән иҗат иткән. Революциядән соң гарәп хәрефләре белән язылган китапларыбызны юк иттеләр, яшерделәр, әмма ул бик күпләрнең сандыкларында, чормаларында сакланып калды. Иске имляны берничә чорга бүлер идем: болгар, кадими, җәдиди һәм совет чоры. Совет чорында да гарәп хәрефләрендәге яңа имля белән мәктәпләрдә дәресләр алып барылды, бик күп китаплар басылып чыкты. Без иске имля буенча дәреслек әзерләдек һәм анда һәр чорга хас булган хәрефләрне тәкъдим иттек. Елы теркәлмәгән булса да, язуына карап кына да текстларның кайсы чорда язылганын әйтергә мөмкин.

 

Совет чорында, дин тыелган булса да, татар теле тыелмаган, әмма дини терминология юк ителгән. 1990 нчы елларда дини терминнар янә барлыкка килгәннән соң, язылышта төрлелек күзәтелә: дин әһелләре бер төрле, галимнәр башкача укый һәм яза. Киләчәктә бу мәсьәләгә дә төгәллек кертергә кирәк дип уйлыйм.

 

 

 

Сөләйман Рәхимов, галим:

 

– Төп проблема – татар теленең югалып баруы. Әгәр дә укучы татар телен камил белми икән, иске имляны берничек тә өйрәнә алмый. Болгар ислам академиясендә иске имляны укыттым. Кавказдан килгән егетләребез туган телләрен белә, ә татар егетләренең яртысыннан күбесе белми. Мәчетмәдрәсәләрдә, имля белән бергә, туган тел дәресләрен дә укытырга кирәк. Дини терминнар буенча сүзлек төзү дә актуаль.

 

 

 

Айрат Заһидуллин, ТР Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире:

 

– 1990 нчы елларда экспедициядә йөргәндә иске имляны белгән әби-бабайлар белән еш аралаша идек. Хәзер исә мәдрәсәдә укыган өлкәннәр гарәп телендә «Коръән»не укый алсалар да, иске имлядагы татар китапларын белмиләр. Мәдрәсәдә укучы шәкертләр мәчетләрдә иске имляны укытсалар яхшы булыр иде.

 

Археографик экспедицияләрдә ел саен иске имляда язылган шактый кызыклы китапларга юлыгабыз һәм Милли китапханә фондына алып кайтабыз.

 

 

 

Вәдүт Вафин, эшмәкәр:

 

– 2026 елда дин әһеле, мәшһүр мәгърифәтчебез, танылган фикер иясе Габденнасыйр Курсавиның тууына 250 ел тула. Арча районының Югары Курса һәм Казиле авыллары зиратында Курсави хәзрәтләренең әтисе, туганнары һәм шәкертләренең берничә кабер ташы саклана. Алар заманы өчен күренекле шәхесләр, данлыклы татар мәгърифәтчеләре булган затлар – бөтендөнья буенча таралган Нәкышбәндия остазларының алтын чылбырында (силсиләсендә) урын алган татар имамнары. Кызганыч ки, бу олуг шәхесләрнең иске имля белән язылган кабер ташлары ташландык хәлдә. Габденнасыйр Курсавиның тууына 250 ел тулу уңаеннан, аларны реставрацияләп, зират янына мемориаль стендлар куеп, халкыбызга танытасы иде.

 

Габденнасыйр Курсави Сәмәрканд һәм Бохара тарафларында белем алган, андагы галимнәр һәм дәүләт җитәкчеләре алдында мәшһүр шәхес булган. Кызганыч ки, аның бу төбәктәге язмышы турында төгәл мәгълүмат юк. Анда булган документларының, китапларының электрон күчермәләрен Казанга һәм мәгърифәтченең туган җире Югары Курсага кайтару да актуаль. Аларның күбесе иске имляда язылган дип уйлыйм.

 

Кызганыч ки, хәзерге көнгә кадәр Габденнасыйр Курсавиның кабере билгесез булып кала. Төрле чыганакларда аның 1812 елда хаҗга дип чыгып китүе, юлда ваба чире белән авырып, Истанбулда вафат булуы һәм «Өскедар» зиратында җирләнүе турында язылган. Шул уңайдан, Истанбулда яшәүче милләттәшләребезне дә бу эшкә әйдәп, «Өскедар» зиратында яки Истанбулның башка билгеле бер урынында Габденнасыйр Курсави истәлегенә мемориаль таш кую кирәк. Бу гамәл татар галименең, шул исәптән, татар халкының данын дөньякүләм танытуда янә игелекле бер адым булыр, әлеге ташны күреп, аның исемен яд итеп, Габденнасыйр хәзрәтләрен догадан калдырмаслар иде.

 

2024 елда, Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Югары Курса авылындагы тарихи мәчет бинасы тулысынча төзекләндерелде, хәзерге вакытта анда музей һәм янәшәсендә затлы китапханә эшли.

 

Татар җәмәгатьчелеге алдында Габденнасыйр Курсавиның иҗади мирасын популярлаштыру һәм 2026 елда аның тууына 250 ел тулуны зурлап билгеләп үтү бурычы тора.

 

Татар дин әһелләре, әдипләре, шул исәптән, Шиһабетдин Мәрҗани белән Габдулла Тукай да Габденнасыйр Курсави хәзрәтләренең мирасы кайтавазы тәэсирендә иҗат иткән. Мәшһүр галимнең дини һәм иҗтимагый-фәлсәфи хезмәтләрен бастырып чыгару, аны дөньяга таныту өчен дә күп көч куярга кирәк.

 

Илнур Мифтахов һәм Ленар Гобәйдуллин фотосурәтләре


1 Әхмәдһади Максудиның гарәп телендә укырга өйрәтә торган китабы – «Икенче мөгаллим». – Ред.

2 Әхмәдһади Максудиның татар телендә укырга өйрәтә торган китабы – «Беренче мөгаллим». – Ред.

3 https://sites.google.com/g2kzn.org/sahifelerimiz

4 https://t.me/sehifeleribiz

5 https://darul-kutub.com/

6 https://kitap.tatar.ru/tt/

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи