Тарихи мирас Уку өчен 5 минут

Тукай тормышының шаһитлары

Татарстан радиосы фондында Габдулла Тукайга кагылышлы аудиоязмалар ничек саклана һәм алар эфирда ни дәрәҗәдә файдаланыла? Әлеге сәхифә сөекле шагыйребезнең тууына 140 ел тулганда үзенә күрә бер хисап тоту кебегрәк булыр.

Баштан ук шуны әйтеп куйыйк: Тукай исеме белән бәйләнгән һәр язма радио архивында күз карасыдай кадерләп саклана. Фондтагы берничә киштәне – һәр елны шагыйрьнең туган көнендә була торган Шигырь бәйрәмнәре, юбилей тантаналары, Тукайның Казандагы әдәби музеенда, Тукай клубында, Кырлай һәм Кушлавычта, уку йотлары, мәдәният-сәнгать оешмаларында уздырылган чаралардан репортажлар биләп тора. Аларда кемнәр генә катнашмаган да, кемнәр генә Тукайга кагылышлы фикерләрен әйтмәгән.

 

Тагын бер зур бүлектә шагыйрьнең әсәрләре тупланган. Биредә күренекле артистларыбыз укуында аның шигырьләре, публицистик чыгышлары урын алган. Өченче юнәлеш – Тукай турындагы әдәби һәм документаль әсәрләр.

 

Хезмәттәшебез, шагыйрь Рөстәм Акъегет Тукайның үз тавышын табып булмасмы дип эзләнүләр дә алып барган иде. Чыннан да, шагыйрь яшәгән заманда патефон тәлинкәләренә, балавыз цилиндрларга тавыш яздыру эше көйләнгән булган бит. Кем белә, бәлки шагыйрь тавышы кайсыдыр архивларда кемдер килеп табып алганын көтеп ятадыр. Рөстәм Акъегет үз максатына барып җитәргә өлгерә алмый калды, 2020 елның җәендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Аның эшен дәвам итүчеләр табылыр, дип өметләник.

 

Татарстан радиосы фондында аеруча кадерләп саклана торган тагын бер төр язмалар бар. Болар – шагыйрьне үз күзләре белән күргән, хәтта аралашкан шәхесләрнең хатирәләре. Без хәзер менә шушы язмаларга тукталырбыз. Аларны тыңлаганда шагыйрь гади бер җир кешесе, фани дөнья кешесе буларак күз алдына килеп баса, һәм иҗатының зурлыгы тагын да ачыграк аңлашыла башлый кебек. Менә кулыбызда 1966 елда Тукайның тууына 80 ел тулган көннәрдә, язып алынган магнитофон тасмасы. Анда Тукайның замандашлары тавышы. Әлеге ауодиоязмаларны тыңларга, кайберләренең кыскача эчтәлеген укырга тәкъдим итәбез (16+).

 

 

 

 

 

Касыйм Шамил (1892-1981), ТАССР ның халык артисты, татар театрына нигез салучыларның берсе:

 

– Габдулла агай «Болгар» кунакханәсенең дүртенче катында, 40 нчы бүлмәдә, ә без шул ук коридорда 29 нчы бүлмәдә тора идек. Ул таң белән тора да, бик озак коридор буйлап уйланып йөри, аннары бүлмәне эчтән бикләп яза иде. Ә инде көндезен, сәгать икедән соң, Казанны әйләнеп кайта. Бездә Балык базары дигән урын бар иде (хәзерге Тукай мәйданы – Ред.), шуннан бер көлтә кыяклы суган алып кайтып, баш астына куеп йоклый иде. Ни өчен, дигәндә. Табигать яратам мин, дия иде.

Безнең коридорда үзен инженер дип йөрүче бер кеше тора иде. Ул охранный отдел агенты булып чыкты. Тукайны беркөнне полиция идарәсенә чакырдылар. Гаеп таба алмагач, чыгардылар аны. Аннан соң Тукайны, Галиәсгар Камалны, Ибраһим Кулиевны, Бикчуринны Чистайга өч атнага сөргенгә җибәрделәр.

 

 

 

 

 

 

 

Шиһаб Әхмәров (1882-1966), күренекле мәгърифәтче һәм журналист (1912 елдан Әхмәров гаиләсендә татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшев тәрбияләнә):

 

– Тукаев миңа һәрвакыт килә иде. Шулай бер килүендә мин Сәйдәшне Тукай белән таныштырдым. Сәйдәш моңа бик шатланды, һәм шуннан соң аның әсәрләрен тагын да мәхәббәт белән укый башлады. Тукай да аның музыкаларын бик яратып тыңлый иде. Салих уйный, кайбер җирләрен алар икәү утырып төзәткәлиләр дә иде. Бик матур итеп дуслашып баралар иде, Тукайның гомере озын булмады. Алар 1912 елны таныштылар, 1913 елны Тукай инде вафат булды. Сәйдәшнең моңнарында Тукайның да тәэсире бардыр.

 

 

 

 

 

 

Гөлсем Болгарская (1891-1968), драма актрисасы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы:

 

– 1910 ел. «Сәйяр» театр труппасы Казанның «Эрмитаж» бакчасында спектакль куя. Әнигә, апаларга кунарга барам, дип әйттем дә, иптәш кызым Зәйнәб белән киттек «Эрмитаж» бакчасына. Бакчага килеп керүгә, каршыбызга бер кечерәк кенә буйлы кеше килә. Эшләпә, плащ кигән, кулында таяк, кызыл күлмәк. Зәйнәб: «Менә бу – Тукай», – диде. Шуннан ул мине Тукай белән таныштырды. Сәхнә артына алып кереп, иптәш кызым мине Габдулла Кариев, башка артистлар белән дә таныштырды. Тамаша урынына чыгып утырган идек, яныбызга билетер килде: «Туташ, сезне сәхнә артына чакыралар», – ди. Кердем, Кариев белән Мортазин әйтә: «Бездә, туташ, бер бәхетсезлек бар: хатыннар эшен уйнарга кешебез җитешми. Безгә уйнап бирмәссезме?» – ди. «Китегез, – дим, – беренче мәртәбә театрга киләм... Ничек уйныйм инде мин?». Ул арада Тукай да килеп керде. «И туташ, булышыгыз инде, нәрсә инде ул сезгә, берничә генә сүз, күп түгел бугай ул», – ди. Ризалаштым. Шуннан мин Тукай белән тынышып киттем. Шул хәтле ярата иде ул артистларны, буш вакыты булганда, көндез репетицияләрдә, кич театрда, ул гел безнең белән бергә иде. Репетицияләргә Фатыйх Әмирханны да коляска белән алып киләләр. Икесе бергә утырып, безнең репетицияләрне карап, җитешмәгән җирләребез турында чакырып алып әйтәләр иде.

 

 

 

 

 

Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1885-1974), драма актрисасы, режиссер, ТАССРның атказанган артисты:

 

– Кайвакыт без, артистлар, шулкадәр кайгыда утыра идек: ач, ашарга юк, акча юк, аласын алып бетергән, сатасын сатып бетергән... Шунда Тукай килеп керә дә: «Нәрсә, сезнең шәмегез сүнгән?» – дип сорый. «Ашыйсы килә, ашарга юк», – ди артистлар. Шундый чакларда ул бер шигырь әйтеп, безне юатып, кәефебезне күтәрә иде. Ипи биргәннән дә яхышарак итеп рухыбызны күтәрә иде. Шуннан, ачлыкны да онытып, тагын эшкә керешә идек.

 

 

 

 

 

Бакый Урманче, (1897-1990), нәкышьче, сынчы, график, педагог, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

 

– Фатыйх Әмирхан шәкертләр белән бик теләп аралаша иде, ә Тукай – башка, ул ят кешеләр белән аралашырга атлыгып тормый. Ялгызлыкны сөя торган кеше иде. Шуңа күрә аның белән сөйләшеп булмады, узып киткәнен генә күргәләдек. Тукайны якыннан күрүебез ул үлгәч кенә булды. Клячкин хастаханәсендә аның гәүдәсен салкын бүлмәгә чыгарып куйдылар. «Мөхәммәдия» мәдрәсеннән безнең сыйныфны Коръән чыгарга чакырдылар. Бүлек-бүлек иттереп бирделәр, без берничә сәгать эчендә Тукайга Коръәнне хәтем иттек. Иртә белән Тукайны аннан алып чыкканчы, шунда булдык. Менә шулай минем Тукайны күрүем.

 

 

 

 

Исмәгыйль Рәмиев (1895-1969), библиограф, журналист (1912-1914 елларда «Сәйяр» театр труппасында суфлер булып эшли):

 

– Шагыйрьне күреп-белүем 1911-1913 елларга туры килә. Шагыйрь физик яктан бирешкән булса да, рухи яктан көчле булып яшәде. Тирән уйга талган чагында аның акыл сирпеп торган күз карашы вакыт-вакыт бер ноктага текәлеп туктап кала. Шундый минутларда ул онытыла идеме, әллә иҗат итә идеме – билгеләве читен.

 

Казанда 1912 елда чыга башлаган «Кояш» газетасы идарәсе «Амур» мосафирханәсенә урнашты. Газетаның секретаре Фатих Әмирхан белән редакциянең штатында торган Тукай да «Амур»га күчтеләр. Шагыйрьнең бүлмәсе буйга – җиде, иңгә биш адым булыр. Ишек алдына караган ике тәрәзә. Анда күңелгә азык, күзгә ял булырдай нәрсә күренми. Тире-яры, йон-ябага складлары, нафталинга манчылган һава. Бүлмәдә дә рәхәтлек дигән нәрсә тоелмый. Ишектән кергәч тә фанер ширма, ширма эчендә карават, юынгыч, кием элгеч. Шуннан калган мәйдан – кунак бүлмәсе. Шагыйрь бер үк өстәлдә ашый-эчә һәм яза. Килгән кунак та шул өстәл тирәсендә. Иҗат өчен уңайлы шартлар турында ул чагында сүз булдымы икән? Булмагандыр. Кайчак ул, бигрәк тә 1912 елның көзендә, явым-чәчемле көннәрне авырсынып ята. Кышның үтә салкын көннәрендә җылыга туймый. Андый чакта ашны-чәйне бүлмәсенә алдыра. Ятакта килеш укый, яза. Төнге тынлыктан файдаланып эшли иде. Кәефе әйбәт чагында һавага чыга. Ләкин шагыйрьгә печән базары һавасы түгел, «Амур»ның куй мае исле һәм пәрәмәч исле һавасы түгел, дала һавасы, курорт һавасы кирәк иде. Кымыз кирәк иде, җан тынычлыгы кирәк иде. Моның өчен акча кирәк иде. Акча кайда? Наширләр кулында. Тукайның бер генә тапкыр булса да уч тутырып гонорар алганын кем күргән? Ваклап-төякләп, биш-ун сумлап алып килгәне билгеле. Ул даимән акчасыз торды һәм рәтсез яшәде. Кесәсе мөмкинлек биргән бердәнбер даруы – аспирин иде. Бу арзанлы дару аның өстәленнән өзелмәде. Ул аны капмый, ашый иде шикелле…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи