Журнал «Безнең мирас»

Миңгәр киез итеге

🏷 Admin

Миңгәр авылы үзенең итекчеләре белән дан тоткан! Бу хакта Миңнәхмәтовлар гаиләсе музей-йорты утарындагы татар мунчасы экспозициясендә бәян ителгән. Биредә итек басуның миңгәрлеләргә генә хас технологик үзенчәлекләре һәм 6 этабы бар икән. Киез итек басу – бик зур физик көч һәм түземлек таләп итә торган эш. Бабаларыбызның борынгы һәм хәзер дә актуаль булган һөнәре белән сезне дә таныштырырга булдык. 

 

1 нче этап

 

Сарык йонын башта чистарталар, язалар, аннары киптерәләр һәм махсус җайланма ярдәмендә тетәләр. Шуннан соң йон киезгә әйләнә, ягъни бертөрле җепсел структуралы һәм төргәкләп була торган бердәм катлам хасил итә. Аның калынлыгы уртада – 5 см, кырыйларында 0,5 см тәшкил итә.

 

2 нче этап

 

Киезне киң ләүкәгә түшиләр. Басасы киез итекләрнең зурлыгына карап, тиешле күләмдә материал алалар: 36 нчы үлчәм аяк киеменә – якынча 1,2 кг, ә 43 нче үлчәмлегә 1,6 кг йон кирәк.

 

3 нче этап

 

Киез сирәк очракта гына тигез басылганлыктан (аның калынлыгы уртада 5 см була һәм кырыйлары 0,5 см.га кадәр кими), аерым кисәкне тукыма белән каплыйлар һәм тулысынча тигезлиләр. Аннары тукыманы киез кисәгеннән алалар да, табанын турыпочмаклык үзәгенә төгәл туры китереп, өлге куялар. Өлгеләрне клеенкадан кисеп ясыйлар.

 

4 нче этап

 

Өлгене киез белән төрәләр дә, тукыма белән каплап кабат тигезлиләр. Йоны тагын да тыгызрак басылсын өчен, мунчада кайнап торган суда тоталар. Әзер эшләнмәне хәтерләткән бик зур үлчәмле киез итек рәвеше барлыкка килә. Табанындагы йоны – тыгызрак һәм калынрак, ә балтырындагысы юкарак була.

 

5 нче этап

 

Итек рәвешен янә тукымага төреп су белән юешлиләр һәм экспозициядәге төрле махсус кораллар (кәшәтаяк, бәләк, уклау һәм тукымалар) ярдәмендә суккалыйлар, аннары, йоны утырсын өчен, кайнар суда юалар. Шуннан соң киез итек рәвешен калыпка тарталар һәм гадәти үлчәмгә җиткергәнче, төрле яклап агач тукмак белән озаклап суккалыйлар.

 

6 нчы этап

 

Калыплар булачак аяк киеменең баш, урта һәм үкчә өлешенә кертелә, ә алар арасына, кирәк булган очракта, чөй кагыла. Бу эшләр тәмамлангач, киез итек берничә көн киптерелә. Аннары, кытыршы урыннарын шомарту һәм матурлау өчен, чыгып калган йоннары өтелә.

 

 

"Безнең мирас". – 2024. – №5. – Б.36-37.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру