Күңел дәфтәре Уку өчен 1 минут

Күңел дәфтәре (13)

Күңел дәфтәре (13)

СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана. Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.

Бүген Ситдыйк Айдарны күмдек.

Бу артистны чын күңелдән ярата идем һәм якын күрә идем. Ничектер ул башкалардан ачыграк күңелдә сеңеп калган. Аның җыры яхшы, моңлы: ул халык моңын бирә ала иде. Аның композиторлар турында әйткән берничә сүзе истә калган. Ул анда: «Күп кенә композиторлар халык моңын аңламыйлар, шунлыктан халык көйләрен «эшлибез» дигән булып бозалар, алай ярамый», – дигән иде. Бик дөрес һәм акыллы сүз ул. Моны халыкны аңлаган кеше генә әйтә ала.

Бик иртә үлде, мескен.

Күмәргә бардык. Яхшы оештырмаганнар иде. Кеше үлгәч, ул зур хезмәт күрсәткән кеше дә булса, аның хезмәте турында бик нык ишетәсе килә. Гомумән, ул үлгән бит инде, яшәми, ул бик кызганыч һәм шунлыктан аңа, безнең арадан китүен кызганып, хөрмәт күрсәтәсе килә. Ул исән чагында, бәлки, җанын да кызганмагандыр. Так вот, ишетәсе килә. Ә бүген ни ишеттек?..

***

Ниләр булды соң әле бу арада? Берни дә булмады бугай. Хәер, миңа ял бирергә булдылар. Ә кайчан?

Ich weiss nicht.*

«Урман шаулый»ны альманахка басарга дип алдылар. И.Г. «ярый» диде. Тик бит мин аның диюе белән канәгатьләнә алмыйм. Бердән, ул аны аңламый, икенчедән, ул рәсми җавап кына бирә. Ә миңа чын күңелдән әйбернең ни икәнен белеп әйтелә торган җавап кирәк иде. Андый җавапны мин ала алмыйм әле. Үзе шуны аңлый микән ул? Гармония ягыннан монда усак булу дөрес түгел, ди. Мескен. Нәкъ менә ул, табигать белән моның хисләренең гармониясен бирү өчен шулай эшләнгән дә ул. Ә аның әйтергә теләгәне символ.

«Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп». Нигә укымыйлар икән?

Газетларда көзге чөчүне «уҗым чәчү» дип яза башладылар. Кайсы ахмагы уйлап тапты икән аны? Аны, бәлки, берәрсе научно доказать иткәндер әле!

1938, 19 сентябрь

* Мин белмим (алманча).

Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи