Күптән түгел генә эфирдагы ут күршеләребез «Яңа гасыр» телеканалының «Музыкаль сабантуй» программасында тарихи бер вакыйга булды. Күренекле композиторы Резеда Ахиярова автор-башкаручы Айдар Тимербаевның иҗатына югары бәя бирде. Бу – өч дистә ел дәвамында туктаусыз иҗат иткән, җырлары белән бөтен татар эстрадасын яулап диярлек алган, халыкның сөекле бер кешесенә әверелгән моң иясенә карата профессиональ музыка вәкиле тарафыннан әйтелгән беренче җылы сүз иде.

Автор-башкаручы, композитор, продюсер, Татарстанның атказанган артисты Айдар Тимербаев.
Хәер, 1980 еллар ахырыннан башланып, бүгенге көнебезгә кадәр дәвам иткән милли музыка сәнгате үсешен күзәткән, анализлаган, аның тискәре яисә уңай якларын күрсәтеп биргән бер генә хезмәт тә язылмады бугай бездә. Аерым иҗатчыларны тирәннән өйрәнү турында әйткән дә юк инде. Музыка белгечләребез әлеге катлаулы һәм гаять кызыклы процессны, нишләптер, гел читләтеп үтә. Ә бит шушы өч дистәдән артык ел эчендә татар эстрада сәнгатендә никадәр кызыклы яңалыклар булды, никадәр яңа, кабатланмас авторлар үсеп чыкты. Һәм менә шул авторларның берсе Айдар Тимербаевка карата, ниһаять, беренче тапкыр гадел бәя бирелде. Һәм аны кем дә түгел, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһановлар кебек бөекләр йолдызлыгына кергән классик композиторыбыз Резедә Ахиярова үзе әйтте!
1990 елларда үзлегеннән өйрәнә-өйрәнә, эзләнүләр, иҗат газаплары, бәргәләнүләр аша үтеп, бүген җыр сәнгатендә лаеклы урынын алган аһәңсазлар буынының бер вәкиле, бәлки иң күренеклеседер ул Айдар Тимербаев.
Ул 1971 елда Саба районының Татар Икшермәсе авылында дөньяга килә. Мәктәп елларында шигырьләр яза, көйләр чыгара башлый. Кешегә сиздермичә генә, әлбәттә. Оялчан малай була ул. Сизеп алсалар, көләрләр дип курка. Хәниф абыйсы Казанга укырга киткәндә гитарасын энесенә калдыра. Малайның авызы колагына җитә. Тик менә уйный торгач, гитараның кыллары бушап, бозылып китә. Ничек көйләргә? Икшермәдә дә, якын-тирә авылларда да гитара тота белгән кеше юк. Бәхетенә, нәкъ шул чакта Казаннан ниндидер бер ансамбль килеп төшә. Айдар сиздерми генә авыл мәдәният йортына керә дә, боларның репетицияләрен күзәтеп утыра. Менә гитараны көйли башлыйлар. Берсе ионикадан кирәкле авазларны биреп тора, икенчесе шул камертонга туры китереп, гитараның кылларын тарттыра. Айдар уен коралының кайсы кылы ничек яңгырарга тиешлеген отып кала һәм өенә чаба. Кайта да үзенең гитарасын клубта ишеткәнчә итеп көйләп тә куя. Бу бит инде, дуслар, абсолют ишетү сәләте һәм абсолют музыкаль хәтер дигән сүз. Бик сирәк кешеләргә генә бирелә торган сәләт!
...Айдар туган авылында урта мәктәп тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссура бүлегенә укырга керә. Кала тормышына беркадәр ияләшеп, икенче курска күчкәч кенә җырларын иптәшләренә күрсәтергә җөрьәт итә. Аның «Син биергә мине чакыр» дигән беренче җырын зур сәхнәгә алып чыгучылар – сабакташлары – «Болгар кызлары» вокаль төркеме була. Аннары «Гафу итмә мине, гафу итмә» җырын институттагы музыкант егетләр аранжировка ясап, Айдарның үзе башкаруында магнитофонга яздыра. Җыр тиз арада яшьләр арасында популярлашып китә. «Пятачок»ларда, дискотекаларда аны сорап-сорап җырлаталар. Бу хәлләрне танылган җырчы Равил Харисов ишетеп ала һәм студентлар тулай торагына Айдарны эзләп, әлеге җырны башкарырга рөхсәт сорап килә. «Мирас» төркеме өчен Оскар Усманов аранжировка ясый һәм җыр яңа бер югарылыкта яңгырый башлый. Айдарның «Сине көтәм» җыры исә әлеге төркемдәге Эльмира Җамалетдинова репертуарына килеп керә һәм яшь җырчының халык арасында танылуы шул җырдан башлана.
Институтны тәмамлагач, Айдарның җырлары дистә ел дәвамында тынып торды. Ул бизнеска кереп чумды. Гөлнарасы белән корган гаиләсен, балаларын тәэмин итәрлек матди нигез тудырырга кирәк иде. Тынып торды, ләкин иҗаты тукталмады, үзе өчен, моң белән тулышкан күңелен бушату өчен язды, эчтән көйрәде. Бу елларда ул туктаусыз шигырь укыды, кайчан килеп кермә, өстәле тулы ачып куелган шигырь китабы иде. Язучылар, шагыйрьләр белән аралашты. Иҗатчы образын үзләренчә генә күрергә күнеккән әдәби даирә әһелләре арасында шигырьләрне яттан белүче, үзенең ниндидер яңа җырлары турында сөйләүче бу егеткә ятсынып караучылар да буды, әлбәттә. Ул елларда Язучылар берлеге тирәсендә кызык эзләп йөрүчеләр шактый иде шул. Бик тиздән халыкның җанын иркәли, бәгърен телгәли торган җырлары белән дөньяга чыгар дип ышанучылар аз иде.
Һәм ул чыкты. Айдар җыр сәнгатенә шигърият аша килде. Аның кулында – шигырь китабы, телендә – шигырь булды. Чыннан да, бу гаҗәеп күренеш: ул шигырьгә көй язмый, ә бәлки шигырь эченә яшеренгән көйне-мелодиканы күңеле аша үткәреп, дөньяга чыгара. Шуңа күрә дә аның әсәрләрендә көй белән сүз гармониясе хакимлек итә, көй шигырьнең мәгънәсен бөтен тулылыгы белән ачып бирә. Безнең халыкта «җыр чыгару» дигән гыйбарә бар бит, Айдар Тимербаев – нәкъ менә җыр чыгаручы композитор.
Аның иҗаты көйрәп яткан җиреннән яңадан дөрләп кабынып китүендә минем дә бәләкәй генә өлешем булуына сөенеп тә, горурланып та яшим. Шулай бервакыт аңа танылып килүче җырчы Сәгыйть Гыйбашев мөрәҗәгать итә: «Айдар, син элек язгалый идең бит, миңа берәр яңа җыр чыгарып бир әле?» – ди. Шуннан Айдар тота да, минем «Кермә минем төшкә» дигән шигыремне көйгә сала. Ул җыр заманында шактый ук популяр булып, ниндидер конкурста җиңү яулады, радиолардан яңгырый башлады. Күңеле үсте Айдарның. Шул көннән бирле аның иҗаттан аерылганы да, тукталырга исәбе дә юк.
Айдар Тимербаевның «Айфара» төркемен оештырган шагыйрь Айдар Минһаҗев белән иҗади дуслыгын сөйли китсәң, шактый озак вакыт кирәк булыр иде. Шушы ике талантлы Айдар дистә еллар буе бер-берсенә бәрәкәтле йогынты ясап, гаҗәеп кызыклы әсәрләр тудырып килә. Айдар Тимербаевның автордаш шагыйрьләрен санап чыгу да җиңел эш булмас: Фәнис Яруллин, Нияз Акмал, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Расих Шамский, Әлфия Ситдикова, Сания Әхмәтҗанова... һәм, әлбәттә үзе, бүгенге көндә аның «Гафу итмә мине, гафу итмә», «Кагылма кеше ярына», «Төшләремдә сынды балдагым» кебек көен дә, шигырен дә үзе чыгарган дистәләрчә җыры бар.

Хәзер инде күп кенә шагыйрьләр Айдардан көй яздыру хыялы белән яши. Җырчылар да шулай. Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова кебек күптәннән сәхнә тотып килгән башкаручыларга да, әле тәүге адымнарын ясаучы яшь җырчыларга кадәр аның җыры белән тамашачы алдына чыгу – зур мәртәбә. Чөнки беләләр: Айдар Тимербаев җырын беренче ишетүдә үк халык үзенеке дип кабул итә, аның җыры башкаручыга популярлык китерә.

Әлбәттә, шагыйрьләргә дә, җырчыларга да композиторның таләпчәнлегенә түзеп торырга туры килә. Соңгы заманнарда «атасы-анасы булмаган» җыр сүзләрен күп ишетәбез бит, сер түгел. Ә менә Айдар беркайчан да моңа юл куймый. Шагыйрьләр алып килгән җыр текстларын энә күзеннән үткәрә, тәнкыйтьләп ташларга да күп сорамый, үзгәртә, төзәтә. Югыйсә аңа кулыңа килеп эләккән матур яңгырашлы шигырьгә көй язып ташлау, һәм шуның белән акча эшләү берни тормый кебек. Тик ул һаман үзен-үзе җәфалап, камиллеккә омтыла. Җырчылар аның җырларындагы сүзләрне җиренә җиткереп яңгыратмаса, туган телнең аһәңен бозса – монысы инде аның өчен иң авыр җәза.

Менә шундый кеше ул без яраткан җырлар авторы, Татарстанның атказанган артисты, дистәләрчә музыкаль конкурслар лауреаты Айдар Тимербаев – халык үзенеке дип, сөеп кабул иткән аһәңсаз!
Быел октябрь аенда аңа 55 яшь тула. Әлләни зур юбилей түгел түгелен, әмма саны матур – ике «бишле». Шул уңайдан Татарстан радиосы аның җырларыннан берничә концерт, әдәби-музыкаль программа һәм композиторның үзе катнашындагы тапшырулар планлаштыра. Газета укучылар игътибарына эфирга әзерләнеп килүче әнә шундый бер тапшыруның эскизын тыңларга тәкъдим итәбез.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала