(Гыйлем алган заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителгән рисалә)
Пакьлек һәм тәһарәт
Пакьлек – сәламәт булуның иң баш сәбәпләреннән. Ислам шәригате дә пакьлекне боера. Пакьлек – дөрес ният белән булганда саваплы бер гамәл. Дөньяда иң пычрак халыклар да чисталыкны мактыйлар һәм үзләреннән пычрак бер кавемне күрсәләр, алардан җиренәләр.
Гыйлем нур булганлыктан пакьсезлеккә тулысынча каршы нәрсә. Тышкы якта булган чисталык һәм пычракның күңелгә олы тәсире була. Моны исә һәркем үзе тәҗрибә итеп белер. Шушы сәбәпләр өчен гыйлем эстәүче шәкертләрнең чисталыкка гадәт итүләре һәм пычракка нәфрәт кылулары тиешле. Шәкерт чагында алынган тәрбия һәм өйрәнелгән гадәт адәм баласыннан аерылмас, каберенә кадәр барыр.
Тирләү һәм тузан куну сәбәпле, мәктәп һәм мәдрәсәдә тән керләнүчән, күлмәк һәм ыштан караланучан була. Әгәр дә боларга игътибар ителмәсә, тәндә кычытулар һәм кулда бетләр, киемнәрдә хәшәрәтләр барлыкка килеп үрчеп китә, бәлки кайбер авырулар да пәйда була. Шуның өчен атнада һәм һич булмаганда ике атнада бер мәртәбә мунчага кереп пакьлану һәм атнадан калмый күлмәк һәм ыштаннарны алмаштырырга кирәк, чәч төбендә, колак эчендә, тешләрдә һәм бармак буыннарында, тырнак асларында булган керләрне һәрвакытта пакьлау һәм тырнакны кисеп тору тиешле. Рәсүл Әкрәмнең тарагы һәм көзгесе өндә дә сәфәрендә дә яныннан аерылмас иде. Бу нәрсәләр исә, әлбәттә, чисталык өчен зарури.
Аш ашаганнан соң кул һәм авызны юу, мисвәк куллану (теш чистарту), кирәк булмаганда пычрак нәрсәләргә буялмау тиешле.
Пакьлек исә һәрвакыт юынып һәм төзәнеп торудан гыйбарәт түгел. Бәлки юылган һәм пакьлангән нәрсәләрне пакь хәлендә саклаудан гыйбарәт. Юкса, үрдәк кебек бер тарафтан юынып, икенче тарафтан пычранган кешегә пакь диелмәс. Бәлки су һәм сабын һәм вакыт исраф итү булганлыгыннан мондый эш бозык сыйфатлардан саналыр. Тәндәге керләрне бетерер өчен мунча файдалы. Ләкин мунчага кергән вакытта ялгыз булырга һәм кеше булса, өртүле булып керергә тиешле, чөнки зарури булмаганда кеше янында гаүрәт ачу һәм кеше гаүрәтенә күз төшерү гөнаһ. Ят кешеләр янында ялангач булырга мөселман кешенең инсафы риза булмас.
Әбү Хәнифә хәзрәтләре мунчада бер мәҗнүннең каплаусыз булуын күреп ике күзен йомган иде. Моны күреп мәҗнүн: «Йә, имам! Кайчан сукырайдың?» – диде. Имам хәзрәтләре җавабында: «Аллаһы Тәгалә хәзрәте синең пәрдәңне ертканнан бирле!» – дип җавап бирде. Өрту куллану – шәһәр мунчаларында да авыл мунчаларында да җиңел бер эш.
Бәшир бин әл-Хәрис: «Бер кешенең байлыгы ялгыз бер алтын булып та мунчада аулак юыныр өчен шуны бирсә, акчасын исраф итмәгән булыр»,– дигән. Бәшир хәзрәтләре кебек тәүлегенә ике кисәк икмәк ашауны да исраф санаган кешенең бу мәсьәлә дә бу рәвештә бәян итүе игътибарга алынырга тиешле.
Шәригатьнең кайбер мәшәкатьсез, ләкин кирәкле мәсьәләләре хакында бездә игътибарсызлык таралган. Җыелышып өртүсез мунча керү моңа мисал булса кирәк. Башка мәсьәләләр хакында да игътибарыбыз тиешле дәрәҗәдә түгел. Ләкин моның сәбәбе нәрсәдә? Сәбәбе исә бу мөбәрәк дин безгә ата һәм бабаларыбыздан мирас булып калудыр. Әгәр дә без бу юлны үз тырышлыгыбызны сарыф итеп тапкан булсак, бер хәрефен йөз алтын хисап итәр һәм аз гына нокталарына кадәр мәхәббәт белән үтәр идек. Адәм баласы күп вакытта мирас малының кадерен белмәс. Җан тирләрен чыгарып тапкан дәүләте дәрәҗәсендә күрмәс.
Хезмәтне бүгенге телгә яраклаштыручы: Мөхәммәтов Илдар Ринат улы, КДУ студенты
Ризаэддин Фәхреддин «Шәкертлек әдәбе» (Гыйлем алган заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителгән рисалә) / «Иман» нәшрияты, Казан – 2002/1423
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала