Республикада Уку өчен 3 минут

Дөмәй тавы, Әхнәф чишмәсе

Туган ягым Мөслим районыннан күңелле хәбәр – чакыру килде: Салавыз-Мухан авылында чишмә ачылу бәйрәме һәм Авыл көне уздыралар икән.

 

Мөслим районы Салавыз-Мухан авылындагы «Әхнәф» чишмәсе. /Р.Минһаҗ фотосы.

 

 

Туган якка кайту үзе үк күңелле хәл булса, Салавыз-Муханны күрү – янә бер куаныч. Әбием – әнкәйнең әнисе Шәмсемөхәммәт кызы Зәйтүнә Биккинина 1919 елны Муханнан Мәлләтамакка, Әмирҗан бабам нигезенә килен булып төшкән. Миңа, төпчек малайга, әбием белән кан-кардәшләребез янына Вәрәшбаш, Метрәй, Катмыш авылларына әледән-әле куна бару насыйп булса да, Муханга баруыбызны һич хәтерләмим.

 

 

Флүн Фәррахов әтисенең сеңлесе Сахирә апа һәм әнисе Флүрә апа янәшәсендә.

 

 

Сер түгел, ике сүздән торган авыл исемнәре татарда шактый. Сәеррәк тоелганга, кабат кайдадыр очрамаганга һәм, әлбәттә, әбием туып үскәнгә, шәҗәрәбезнең бер тармагы булган Салавыз-Мухан авылы, аның атамасы мине электән кызыксындыра. Чишмә ачу тантанасы башланганчы да, соңрак та авыл агайларыннан авылның исеме нәрсәне аңлатуы турында төпчендем. «Авылыбызда сал агызучы Мөхәммәт (Мукан дип әйтүчеләр дә булды) дигән кеше яшәгән, бу атама шуңа бәйле», – дип җавапладылар. Моны фәндә халык этимологиясе диләр. Телче галимебез Рифкать Әхмәтьянов «Татар теленең этимологик сүзлеге» хезмәтендә «Салавыз» сүзенең мәгънәсен, мари телендә «илче фәрештә, Тәңренең мәсьүл фәрештәләреннән берсе», дип аңлата. Һәм шул ук вакытта, «мари теленә Идел буе болгарлары теленнән кергән», дип өстәп куя. Гомәр Саттаров «Татар исемнәре сүзлеге»ндә «Мухан» кәлимәсен, гарәп теленнән кергән сүз, «хезмәтче, эшләүче»не белдерә, дип шәрехли. Ай-һай, татар кешесе үз баласының «хезмәтче» булуын теләр микән?! Шул ук вакытта Орхон-Енисей буйларында табылган рун язуларында бу җирләрдә төрки бабаларыбыз яшәве, безнең эраның 553-572 елларында Бумын каһанның улы Мухан каһан идарә итүе хакында хәбәр ителә. Димәк, Ыкның уң ярында урнашкан Мухан авылы тарихы ерак гасырларга барып тоташа.

 

Инде ерак тарих турында сүз чыккач, Муханнан 10-15 чакрым гына ераклыкта урнашкан Күбәк авылы турында да берике сүз әйтеп китим. Себердәге Тубыл шәһәреннән ерак түгел Күбәк дигән авыл бар. Мөслимдәге Күбәк авылында да, Себер Күбәгендә дә Күчем нәселе (Себер ханлыгының соңгы ханы) дигән кешеләр бар. Күчмән бабаларыбыз җәйләрен Ык буйларына килеп, аннан кире Себер якларына китеп, даими күченеп йөргән (без – татарда йөремсәклек, сәяхлек менә шул заманнардан килә). Шул сәбәпле Себердә яшәүче татарларны Себер татарлары дип аерып чыгарырга тырышучылар буш эш белән шөгыльләнә. Их, шул ике Күбәк авылы кешеләренең (тәгаен Күчем нәселе вәкилләренең) ДНК анализларын алып чагыштырып карарга иде. Минемчә, бик якын булачак. Мухан кешеләренең ДНК анализларын алып Енисей буенда яшәүче хакасларныкы, тываларныкы белән чагыштырып карау да кызыклы нәтиҗәләр бирер сыман. Бер үк Алтын Урда татарлары булып чыгачакбыз, шәт.

 

 

ҖИР АНАНЫҢ НАЗЫ

 

Шунысы гыйбрәтле: 50 еллар элек Дөмәй тавы битеннән челтерәп агып яткан әлеге чишмәнең суы ни сәбәпледер качкан булган. Муханның булдыклы ир-атлары Флүн һәм Илшат Фәрраховлар уйлап-ниятләп йөргәннән соң, авылыбызга – ямь, тәннәребезгә сихәт бирер дип, чишмәне тергезергә булган. Ният – ярты эш, ди халкыбыз. Менә берничә ай эчендә Муханның гына түгел, бөтен Мөслим районының күрке булырдай «Әхнәф» чишмәсе дөньяга килгән.

 

Бик матур милли киемнәр кигән Мухан кызлары шагыйрьләребезнең чишмә-суларны данлаган шигырьләрен яңгыратып тантананы башлап җибәрде:

 

Туган якның изге чишмәләре,

Туган якның татлы сулары!

Тәнгә – сихәт, җанга дәва бирә,

Татып кына кара нибары.

 

Челтерәп чишмә ургый тау битеннән,

Чыңнарын да рәхәт тыңларга.

Җир-ананың назы саркып чыга,

Җир җылысы сеңгән суларга.

 

Бәйрәмнең төп оештыручысы, эшкуар Флүн Фәррахов сүзен кыска тотты. «Чишмә тергезү эшен бер генә кеше башкара алмый. Монда байтак кешенең көч-өлеше керде. Егетләребезнең һәммәсенә зур рәхмәт! Менә авылыбыз халкы рәхәтен, шифасын күрсен дип чишмәбезне тергездек. Бу шифалы су – муханлылар өчен генә түгел, бөтен Мөслим районы халкы өчен. Шушылай чишмәләребез артып торсын! Матур итеп, бердәм-тату булып яшәргә язсын!» – дип бәйрәм белән тәбрикләде ул авылдашларын.

 

Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин исеменнән муханлыларны котларга хакимият аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов килгән иде. «Шөкер, безнең җирлектә чишмәләр күп. Менә алар янына тагын берсе өстәлде. Табигатебез бай: мондый урман һәм сулыклары белән районыбыз хаклы рәвештә горурлана. Әлеге изге чишмәне ачып җибәрү авыл тормышына яңа сулыш бирер дип өмет итәбез, – дип ул җирлектәге казанышларны барлады. – Биредә мәчет, мәктәп бар. Клуб, фельдшерлык пункты эшли. Китапханә, почтаның ябылганы юк. Болар янына инде тагын бер нигъмәт – чишмә өстәлде. Бу чишмә озын гомерле булсын, озын-озак вакытлар муханлыларга, юлаучыларга шифасын биреп торсын!»

 

– Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, хикмәте, Әхнәф абый һәм Флүрә апаның малайлары Флүн белән Илшатның нияте, ярдәме белән бүген саф, шифалы су белән туендыручы чишмәбезне ачабыз. Шушы эшне тормышка ашырган егетләргә мәхәллә халкы исеменнән рәхмәтемне җиткерәм, – дип авыл мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Гыйзетдинов мондый изге эшнең әҗерсавапларын барлады. – Фәрраховларның шушы игелеге арабызда булмаган әтиләре Әхнәф абыйга һәрдаим дога булып ирешеп торсын. Әниләре Флүрә апага шифа биреп, киләчәктә дә балаларының игелеген күреп яшәргә язсын. Агымсуларның юлларын ачып, чистартып-хәстәрләп торган, бәндәләрнең йөри торган юлларын төзек хәлдә тоткан, мәчет-мәдрәсәләр төзеткән кешеләргә Раббыбыз җәннәт түрләреннән урын бирермен, дигән.

 

– Чыннан да, бик матур, күркәм чишмәбез дөньялыкка килде. Флүн, Илшат абыйларга, авылыбызның ир-егетләренә бик зур рәхмәт! Көндәлек мәшәкатьләрен читкә куеп торып, вакытларын, көчләрен кызганмыйча, булсын дип тырыштылар, – дип җирле үзидарә советы рәисе Илдус Шәмгунов та изге теләкләрен җиткерде. – Чишмәбез беркайчан да саекмасын, шифалы сыйфатларын югалтмасын, күп еллар халкыбызны сөендереп торсын иде. Туасы таңнарыбыз якты, күкләребез аяз булсын!

 

Ул көнне авылдашларын чишмә ачылу бәйрәме белән котларга хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәүче, район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, җирле «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе булып эшли торган Сиринә Җиһаншина-Муллакаева да кайткан иде. Ул күңел түрендәге хисләрен шигырь юлларына салып җиткерде. Сиринә ханым Флүн Фәррахов белән Ренат Гариповка яңа гына табадан төшкән «Тукталмасын гомер атларым» дигән шигырь җыентыгын бүләк итте. Аның әлеге тантанага атап язган «Әхнәф чишмәсе» дигән шигыре чишмә юлындагы яшел тактада да урын алган.

 

Чишмә ачу бәйрәме кичен Авыл көне буларак дәвам итте. Халыкның күңелен күрергә Казаннан җырчы Илназ Минвәлиев төркеме килгән иде. Бәйрәмгә җыелучылар анда күңел ачты: биеде, җырлады, спорт уеннарында катнашты.

 

«Авыл ничек көн күрә, игенчелек, терлекчелек тармагында җиң сызганып эшләүче муханлылар бармы?» – дип тә кызыксындым бәйрәм барышында. Тавык үстерүче Ситдыйковлар, җирдә эшләүче Биккинин, Ханнанов, Шәмсиевләр бар икән.

 

Шул ук вакытта авыл мәктәпләрендә укучылар саны отыры кимеп барган бу заманда сәер тоелганы – Мухан мәктәбендә балалар елдан-ел арта баруы булды. Моның сере гади дә, хикмәтле дә булып чыкты. Кул сузымында гына диярлек торган Метрәй авылында башлангыч мәктәп кенә булып, район үзәгеннән 6 гына чакрым ераклыктагы Муханда алтмыштан артык бала укысын әле. Егермедән артык укучы район үзәгеннән килеп укый икән. «Сәбәбе гади: болар барысы да дини гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар», – диделәр. Әллә гарәп теле, дин сабаклары керәме, дип төпчендем. Әллә Балтач районындагы кебек әхлак дәресләре укытыламы икән дип тә сорадым. Андый нәрсә һич юк, диләр. Дини гаиләләр, «үзебезнең мохит булыр, балаларыбыз аралашып үсәр», дип, Мухан мәктәбен үз иткән икән. Бу хәл, бу мохитне якын итү дә – Муханга бәрәкәт иңүнең тагын бер билгесе ич: килешәсездер!

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи