Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам-монументалист Шамил Нигъмәтнең (1951-2004) тууына 4 гыйнварда 75 ел тулды.

Рәссам Шамил Нигъмәт.
Шамил Нигъмәтуллин Буа районының Зөя елгасы буенда урнашкан Килдураз авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. 500 елдан артык тарихы булган бу авыл кешеләренә аеруча үҗәтлек һәм максатчанлык хас, диләр. Шулай ук биредә сәләтле, иҗади халык яшәгәне билгеле. Кечкенә Шамил музыка яраткан, әти-әнисе кебек еш кына авылдагы концертларда чыгыш ясаган. Мәктәптә исә укытучылар аның рәсем ясау сәләтенә игътибар итә. Стена газеталарын бизәгәч, укытучысының: «Менә карагыз, бу малай үскәч рәссам булачак!» – дигән сүзләре аны тагы да үсендереп җибәргәндер мөгаен. 14 яшьлек туган көненә исә җизнәсе Шамилгә каладан майлы буяулар алып кайта... Хыяллары ташып торган булачак рәссам, VIII сыйныфны тәмамлагач, Казанга сәнгать училищесына юл тота. Кызганыч, ул вакытта авыл баласы шәһәрдә сәнгать мәктәбендә белем алган яшьтәшләре белән ярыша алмый. Әмма Шамил күңелен төшерми, өч ел тоташ уңышсызлыкка очраса да, бирешми – барыбер рәссам булачагына ышана. Ул арада Г.Камал исемендәге театрга рәссам-декоратор булып эшкә урнаша. Бер ел эшләгәч, азмы-күпме тәҗрибә туплагач, янә имтихан тота. «Зәңгәр шәл» спектакленә ясаган декорацияләре югары бәяләмә алган яшь рәссам, ниһаять, училищега кабул ителә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ул Мәскәүгә В.И.Суриков исемендәге сәнгать институтына укырга керә. Әүвәл – театр сәнгате бүлегендә, аннары монументаль сынлы сәнгать бүлегендә, монументаль-декоратив нәкыш остаханәсендә шөгыльләнә. Башкалада укыган елларында ук үзен монументалист рәссам буларак таныта.

«Килдураз хатыннары» (1984).
1981 елда Шамил Нигъмәтнең тормышында яңа чор башлана: ул сөйгән яры Рәфидә белән гаилә корып җибәрә һәм сәнгать осталыгының яңа юнәлешләрен өйрәнә башлый. СССРның халык рәссамы Харис Якупов җитәкчелегендәге иҗат остаханәсендә тәҗрибә туплый. Ул һәрвакыт эзләнүдә, иҗади сәяхәтләрдә була һәм аларда моңарчы рәсем сәнгатендә күренмәгән асылташларга тиң образлар тудыра. Себер һәм Әлмәт нефтьчеләрен дә, Лаеш һәм Тәтеш балыкчыларын да, Буаның чөгендер игүчеләрен дә киндергә төшерергә ярата. Аларны тулы канлы, тормыш дәрте ташып торган кешеләр итеп сурәтли. Авыл тормышы, бигрәк тә балачактан күңелдә калган җылы образларны аеруча якын күрә. Мәсәлән, бала вакытта аның белән көтүгә чыккан малай-шалай, әкиятләр сөйләгән әбиләр, халык җырларын көйләп утырган авыл картлары һәм башка күренешләр...
Рәссам иҗат өлкәсендә югары дәрәҗәгә ирешүне һәрвакыт ихласлыкта һәм образларның тормышка якын булып сурәтләнүендә күргән. «Үзеңнең дөньяга карашың белән шул сурәтләрдәге кешеләрнең дә уй-фикерләре тәңгәл килүгә ирешү зур осталык таләп итә. Әлбәттә, картина уңышлы чыксын өчен, төсләрне дөрес сайлый белергә кирәк», – дип әйтергә яраткан ул.

«Булачак капитаннар» (1990).
Шамил Нигъмәт портрет геройларын шәхсән белә һәм шуңа күрә аларның холкын картинада тулаем сурәтли ала. Күбесе – авылдашлары. «Әбием мәзәкләре» дигән картинадан тамашачыларга рәссамның дәү әнисе Мөсфилә ханым карап тора. «Ялгызак» картинасында тугыз баласын үстереп очырган һәм аларны сагынып утыручы әнисенең әнисе Рабига ханым сурәтләнгән.
Шамил Нигъмәт беренче монументаль әсәрләрен Казанда иҗат итә. Казан авиация институтының 3 нче уку бинасы вестибюлендәге «Беренче очучылар» һәм «Профессор Одинцов мәктәбе» дип исемләнгән темпералы рәсемнәр, Казандагы Спорт сарае һәм Чаллыдагы кунакханә эскизлары – болар барысы да аның пумаласыннан чыккан әсәрләр. 1990 елларда ул станлы нәкышь юнәлешенә игътибарын арттыра. Иҗатның нәкъ менә шул өлкәсендә татар халык сәнгатенең теле, аның полихромиясе, бизәкләре чагылыш таба.
Шамил Нигъмәт – актив җәмәгать эшчәнлеге һәм оештыру сәләте белән дә танылган шәхес. 1984-1993 елларда ул Россия Сәнгать фондының Татарстан филиалында эшли, 1993-2002 елларда Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары вазифасын башкара. Рәссам республика, «Зур Идел» зона күргәзмәләрендә катнаша. Ә 2001 елда аның шәхси күргәзмәсе оештырыла. Шамил Нигъмәтнең әсәрләре бүгенге көндә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Чабаксар шәһәренең Картиналар галереясында, чит илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.

«Килдуразның чөгендер игүчеләре» (1987).
Җәмәгате Рәфидә ханымның сүзләренчә, гади тормышта Шамил әфәнде ярдәмчел, күркәм холыклы һәм балаларга мөкиббән кеше булган. Уллары Бәхтияр белән Булат дөньяга килгәч, ул аларга бишек җырларын көйләгән, укырга һәм матурлыкны күрергә өйрәткән. Кыска гына гомерендә ул барлык ир-ат эшләргә тиешле нәрсәләрне чынга ашырган: йорт салган, зур үрләр яулаган, менә дигән уллар тәрбияләп үстергән һәм агач-куаклы җиләк-җимеш бакчасы калдырган.
Аяныч ки, талантлы рәссам 2004 елда бакыйлыкка күчә, әмма аның хакындагы истәлекләр һәм иҗаты әле дә яши. Картиналарының һәрберсендә тормыш сурәтләнгән. Шуңадыр да, Шамил Нигъмәт картиналарыннан тормыш сулышы бөркелеп тора, аларда кешелекнең табигый матурлыгы чагыла.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала