Сәнгати мирас Уку өчен 4 минут

Фиринат Халиков: «Тарих мине үзе эзләп тапты»

Танылган рәссам, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Сәнгать академиясе академигы Фиринат Габделхәй улы Халиков, – Казан шәһәренең тарихи реконструкциясе белән тирәнтен кызыксынып, масштаблы картиналар тудыручы шәхес. Иҗатында ул борынгы башкала образын мөмкин кадәр төгәл итеп сурәтләргә омтыла. Бу максатка ирешер өчен, рәссам еш кына тарихчылар һәм археологлар белән дә хезмәттәшлек иткән. Хәзерге көндә Фиринат Халиков нинди иҗади идеялар белән янып яши? Остаханәсендә нинди картиналар барлыкка китерә һәм алар нинди тарихка ия? Барысы турында да шәхсән үзе белән сөйләштек.

 

Рәссам Фиринат Халиков

 

 

– Фиринат әфәнде, әңгәмәбезне балачак, әти-әни һәм рәсемгә беренче кызыксыну чаткылары уянган мизгелләр турында сөйләшүдән башлап җибәрәсе килә.

 

– Тумышым белән мин ерак Донецк якларыннан. Әти-әни бу якларга эш эзләп килгән. Әтием, берничә чакрым җир астына төшеп, күмер казыса, әнием 4 ел буе вагонеткалар эткән. Шахтадагы эштән соң, әти калган бар вакытын рәсем ясауга багышлаган. Ул бик оста итеп танылган рәссамнарның картиналарыннан күчермәләр ясаса, әни аларны базарда саткан. Шахтадагы бер фаҗигадән соң, без әтинең туган ягына – Балтач районының Шода авылына кайттык. Тик авылда 5 балалы гаиләне туендыра алырлык эш булмагач, Киров өлкәсендәге Лазаревода төпләндек. Танылган Виктор Васнецов туган Лопьял авылы да аның янәшәсендә урнашкан бит әле! Бу минем өчен үзенә күрә бер билге булды.

 

 

«Үткәннәр. Борынгы Казан». 2023 ел

 

 

Әтинең рәсем ясаганын күзәтергә бик ярата идем. Башта аны кабатларга тырышсам, җитлеккәч, үзем, төрле китаплар укып, рәсем сәнгатенә төшендем. Ялларда әти-әнием мине еш кына сеңелкәшләрем һәм энекәшләрем белән калдыра иде. Елаган вакытларында аларны минем рәсем ясаганымны карап тору тынычландырганын хәтерлим. Бу да рәсем ясавыма бер этәргеч булгандыр дип уйлыйм.

 

 

«Апанай мәчете». 2011 ел

 

 

– Авыл хуҗалыгы техникумында белем алсагыз да, тормышыгызны рәсем белән бәйләгәнсез. Бу сайлауга ничек килдегез?

 

– Сәнгать училищесына укырга керүне күптән максат итеп куйган идем. Әмма мәктәп директорына районнан барлык укучыларны 10-11 сыйныфка калдырырга дигән карар килгән булган. Ә училищега 9 сыйныфтан соң гына алалар. Нәтиҗәдә, мин мәктәптән зур гауга белән киттем. Училищега кабул итү печән вакытына туры килде, шуңа күрә документларны бирергә дә соңга калдым. Алай да имтиханнарга чакырдылар. Шулай итеп, әти-әни биреп җибәргән 30 сумның 15ен акварель буяуларга тоттым. Кунарга да акча калмагач, кире авылга кайтырга туры килде. Укымыйча, әти-әни «муенында» яши алмый идем. Шуңа, күрше малаена ияреп, авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Рәсемгә өйрәнүемне дә туктатмадым: китаплар сатып алдым, читтән торып Н.К.Крупская исемендәге халык сәнгать университетына укырга кердем, аларга картиналарымны хат аша җибәреп тордым.

 

 

«Татар милли киемен кигән Илзия агач өйдә». 2012 ел

 

 

Армия сафлары – тормышымның иҗади күзаллауга зур йогынты ясаган этабы. Германиянең картина галереяларындагы тарихи ядкярләр, мәсәлән, Эдвард Мункның «Крик» картинасы белән мин нәкъ менә армиядә таныштым. Язмышымның һәр вакыйгасы һәм шарты рәсем сәнгатенә илтте.

 

– Армиядән соң танылган Харис Якупов җитәкчелегендә Сәнгать академиясендә белем алгансыз. Ничек останың укучысы булып киттегез?

 

– Рәссам, тарихта калыр өчен, иҗатта үз йөзен булдырырга тиеш. Мәсәлән, Иван Шишкин – урман күренешләрен, Иван Крамской портретлар ясаган. Мин исә татарлар тормышы белән кызыксындым. Аларны чагылдырган картиналарым төрле күргәзмәләрдә катнашты, «Художник» журналында да бик күп тапкыр басылды. Харис абый, эшләремне күреп, минем белән элемтәгә чыкты һәм, укучысы булырга тәкъдим итеп, остаханәсенә чакырды. Җитди, профессиональ рәвештә булдырылган картиналарым миңа белемсез килеш тә югары сәнгать өлкәсенә ишекләр ачты.

 

 

«Борынгы Казан иртәсе». 2011 ел

 

 

– Фиринат әфәнде, сәнгатьтә үз стилегезне ничек таптыгыз? Нинди жанрларда иҗат итәсез?

 

– 1990 нчы елларда Казанга килгәч, тарихчы һәм галим Альфред Халиков белән таныштым. Аның «Кем без – болгарлармы, татарлармы?» дип аталган зур хезмәтен күптәннән белә идем. Альфред әфәнде яңа китабына иллюстрацияләр ясарга тәкъдим итте. «Нинди чыганаклар кулланыйм?» – дигәч, ул: «Мәгълүмат бер җирдә дә юк», – дип җавап бирде. Шулай итеп, миңа төрле елъязмаларга, китапларга һәм рәсми кәгазьләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бу процесс үземә дә кызык булып китте, Болгарда узган археологик казу эшләренә йөри башладым. Тарих мине үзе эзләп тапты.

 

Жанрларга килгәндә, тарихи темаларны күтәргән рәссам пейзаж да, портрет та, натюрморт та ясый белергә тиеш.

 

 

«Борынгы шәһәрдә сәүдә мәйданы». 2003 ел

 

 

– Чыннан да, картиналарыгызда тарихи тема өстенлек алган. Димәк, тарих белән кызыксыну Сезнең җитлеккән рәссам чорына туры килгән?

 

– Тарих белән мавыгу балачактан ук килгән дип саныйм. Шода авылында әбинең чормасына менеп, борынгы әйберләрне җентекләп карарга, аннары аларның тарихлары турында сораштырырга ярата идем. Рәсемгә һәм тарихка мәхәббәт күңелдә бер-берсе белән табигый бәйләнештә формалашкан дип әйтергә була. Яшь барган саен, бу кызыксыну артты гына. Борынгы әйберләр җыю белән дә мавыгам. Мәсәлән, остаханәмдә самавырларның зур коллекциясе саклана. Биш чиләк су сыярлык самавыр – иң сирәк очрый торган экземпляр.

 

– 1990 нчы елларда халыкны татар тарихы ни өчен аеруча җәлеп иткән дип уйлыйсыз?

 

– Ул әле лаеклы таралыш алмаган иде һәм мин бу гаделсезлекне юкка чыгарырга кирәк дип санадым. Мин – үз җиремнең һәм халкымның патриоты, ватанпәрвәрлек иҗади кыйбламны билгели. Кешелек тә үткәненә тартыла, гасырлар ташкынында калган вакыйгалар белән кызыксына башлады. Хәзер вазгыять бөтенләй икенче. Игътибар иткән булсагыз, картиналарым хәтта дәреслекләрдә дә басылып чыкты.

 

– Тарихи картиналарыгызда трагизм сурәтләнүнең сәбәбе нәрсәдә?

 

– Татар тарихы үзе бер фаҗига дип саныйм. Милләтемнең үткәне өчен күңел һәрвакыт әрнеп тора, ул миндә моңсу хисләр генә тудыра. Трагик ноталар шул сәбәпле чагыладыр да. Мин – татар тарихында, Харис Якуповтан соң, икенче сәнгать академигы. Шуңа күрә дә гади пейзажлар һәм натюрмортлар гына ясап утыра алмыйм. Аллаһ Тәгалә миңа бөтенләй икенче – зур рухи көчкә ия миссия тапшырган.

 

– Фиринат әфәнде, Сезне шулай ук монументаль картиналар остасы буларак та беләбез. Зур масштаблы картиналар ясауга ничек әзерләнәсез?

 

– Гадәттә, картина натурадан, бернинди эскизсыз һәм аз вакыт аралыгында барлыкка килә. Монументаль картина үзенең масштаблары белән аерылып тора. Андый рәсемнәрне 30 ел элек үк ясый идем инде. Киләчәктә татар халкының милли бәйрәменә – Сабантуйга багышланган диораманы булдырасым килә. Ни өчен Сабантуй? Ул – татар халкының барлык үзенчәлекләрен – кешеләрен, киемнәрен, ризыкларын, уеннарын һәм милли характерын күрсәтергә сәләтле бәйрәм. Яңартылган Үзәк универмаг (ЦУМ) бинасына ул бик туры килер иде дип уйлыйм.

 

– Кайсы картинагызны язу иң кыены булды, хәтерлисезме?

 

– Барысы да дип саныйм, чөнки һәрберсе каршында зур җаваплылык сизәм. Өстәвенә, һәр рәссам күңелендә яшәүче үз-үзеңне тәнкыйтьләү көче дә мораль яктан басым ясый. Картиналарым шәхси коллекцияләрдә югалып кала торган эшләр түгел, алар халкыбызның тарихын чагылдыра. Димәк, киләчәк буын аларны күрәчәк һәм өйрәнәчәк. Андый төр рәсемнәрдә хата ясау мөмкин түгел! Шуңа, һәр тарихи картинаны тәмамлагач: «Аллаһка шөкер, эшемне тәмамладым», – дип куям. Аннары бу процесс яңадан башланып китә.

 

– Сез – иҗат юлыгызда бихисап үрләр яулаган шәхес...

 

– Тормышымда үрләр, Мәскәүнең Җәмигъ мәчете һәм башка грандиоз проектлар, лаеклы исемнәр шактый булды. Аларның күбесе белән интернет киңлекләрендә танышырга мөмкин. Төрле илләрдәге күргәзмәләрдә катнашам, Рус музеенда картиналарым эленеп тора, рәхмәт хатлары һәм лаеклы исемнәр санап бетергесез... Остаханәмә дә танылган шәхесләр һәм түрәләр кунакка килеп тора. Язмыш миңа зур бүләкләр ясады, әмма моңа тырышлык куймыйча гына ирешеп булмас иде.

 

– Бүген нинди эш белән мәшгульсез?

 

– Рәссам һаман иҗат итеп торырга тиеш. Мин өйдә картиналар ясыйм, яңа проектларда һәм күргәзмәләрдә катнашырга тырышам, остаханәмдә кунаклар кабул итәм. Тормыш, рәсем сәнгате сыман, ачык төсләр белән тулы.

 

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 6
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи